Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Аллаһ Тәгаләнең булачак пәйгамбәре, әлбәттә, үзенә нәрсә тынычлык бирмәгәнен аңлаган. Аны Мәккәдәге хәлләр инде күптәннән дулкынландырган: ярлылар анда бөтенләй дә ярдәмсез булганнар. Аларның тормышлары бөтенләй начар булган. Мәккәлеләр ятимнәр турында да бөтенләй кайгыртмаганнар һәм авыруларның да хәлләрен белешмәгәннәр. Әйтерсең лә, Мәккә кешеләрен бары тик акча гына кызыксындыра. Һәм аларның акчалары ни кадәр күп булса, аларга ул шул кадәр күбрәк кирәк! Һәм иң начары шул: бу кешеләр тулысы белән Ибраһим һәм Исмәгыйл гыйбадәт кылган бердәнбер Аллаһка гыйбадәттән бөтенләй читләшкәннәр. Алай гына да түгел, таштан һәм агачтан ясалган сыннарга гыйбадәт кыла башлаганнар. Алар бу сыннарның, кыймылдый һәм сөйләшә алмый торган булуларына карамастан, аларга Аллаһка якынаерга булышырлар дип уйлыйлар. Аларның ул сыннары бөтенләй бер нәрсә дә эшли алмый. Шундый уйлар Мөхәммәдне инде бик күп еллар борчый. Тагын булачак пәйгамбәр төшендә күргән вакыйгаларның чынга ашуына игътибар итә.
Һәм менә Аллаһның аңа беренче вәхий җибәрер вакыты килеп җитте. Бу вакыйга Рамазан дип аталган айда була. Һәм аңа бу вакытта кырык яшь була.
Бер заман, Хира куышлыгында, гадәттәгечә, уйланып утырганда, кинәт кенә каршында Җәбраил исемле фәрештә пәйда була.
— Укы! — дип әмер бирә Мөхәммәдкә фәрештә.
— Мин укый белмим, — дип җавап бирә ул аңа.
Шунда Җибрил фәрештә аны шундый көчле итеп кыса, хәтта ул моны көч хәл белән түзә. Шуннан соң фәрештә Мөхәммәдне җибәрә һәм янәдән әмер итә:
— Укы!
Һәм булачак пәйгамбәр янәдән аңа:
— Мин укый белмим, – дип җавап бирә.
Фәрештә аны тагын да катырак итеп кыса һәм янәдән әмер итә:
— Укы!..
Һәм менә Җибрил фәрештә Мөхәммәдне өченче һәм соңгы тапкыр кыса. Мөхәммәдкә моны чыдарга тагын да авыррак иде. Шуннан соң фәрештә аны җибәрә һәм әйтә:
— Укы сине бар иткән Раббың исеме белән. Ул кешене оешкан каннан бар итте. Укы, синең Раббың бик хөрмәтле һәм юмарт. Ул каләм белән язуны өйрәтте. Кешегә белмәгән нәрсәләрне өйрәтте…
Комментарии: |