Яңа фикерләр:

postheadericon Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк

Явызлыкның сәбәбе – Аллаһ Тәгаләгә буйсынмау.20150210_224915-1

Башта Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм бик каты борчыла, чөнки моңарчы аның беркайчан да фәрештәләрне күргәне булмый. Өенә кайткач, Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм үзе белән булган вакыйганы сөйли. Ул шул хәтле курыккан, хәтта калтырый иде. Шуңа күрә Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм Хәдичәдән, җылыныр өчен, үзен ябындыруын сорый. Һәм ул үзенең борчуларын аңа сөйләп бирә. “Аллаһ сине беркайчан да калдырмас, чөнки син бөтен кешеләргә дә мәрхәмәтле! — дип юатты ирен Хәдичә. — Син гаиләләр таркалмасын өчен тырышасың, көчсезләргә ярдәм итәсең, хәҗәтләре булганнар белән үзеңдә ни буса, шулар белән уртаклашасың, кунакларыңны тамаклары тук булганчы ашатасың. Син һәрвакыт авырлыкларны сабырлык белән кичерәсең, шул ук вакытта һәркемгә гадел булып каласың”.
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм үзенең хатынының да үзе кебек Аллаһка ышануына бик шат иде. Ул җылына һәм тынычлана. Шулай ук булачак пәйгамбәр фәрештәнең үзен борчыган сорауларга җавап бирәчәген аңлый башлый…
Менә бер көнне Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм каршында янәдән фәрештә пәйда була һәм шул вакыттан кешеләрне бердән бер Аллаһка гыйбадәт кылырга чакырырга тиешлеген җиткерә. Һәм Мөхәммәд пәйгамбәр салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм үзенең якын туганнарына безнең Раббыбыз – Аллаһ булуын, Аның кешеләрне бар итүен һәм кешеләр өчен бөтен кирәкле нәрсәләрне бар итүен аңлата башлаган. Һәм шуның өчен кешеләргә үзләрен Бар Итүчесенә рәхмәтле булырга кирәк. Алар бары тик Аллаһка гына дога кылып, Аңа гына буйсынырга тиешләр. Ул безгә ярлылар һәм авырулар турында кайгыртырга әмер итә, бөтен көчебезне яхшылык эшләргә һәм гаделлек кылып гомер итәргә куярга куша. Кеше үлгән вакытта, аның бу дөньядагы тормышы гына бетә. Аннан соң икенче – мәңгелек һәм гүзәл тормышы башлана. Һәм шул яңа тормышта без яхшы гамәлләребез өчен тиң булган бүләк алачакбыз. Ә начарлыкларны эшләүчеләр гадел җәзаланачаклар. Алар моннан явызлыкларыннан ихлас тәүбә итеп, Аллаһтан гафу үтенсәләр генә котыла алачаклар.
Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм ни өчен Мәккә кешеләренең ярлыларга карата шул хәтле саран һәм явыз булганнары турында бик еш уйлана торган булган. Хәзер инде моның чын сәбәбен инде ул белде. Бу хәл кешеләрнең Аллаһ Тәгаләгә буйсынмаганнарына күрә шулай була икән! Алар Аллаһның кешеләрне һәм бу дөньядагы бөтен нәрсәне бар итүен, һәм Аңа буйсынырга тиешлеген оныталар.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий