Яңа фикерләр:

postheadericon Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам. 7 нче кисәк

Ачык чакыру.20150210_224639-1-1

Әкренләп пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм Аллаһ турында үзенең дусларына да сөйли. Башта бары тик берничә кеше генә Аллаһ Тәгаләнең пәйгамбәре салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм сөйләгән сүзләрне тыңлыйлар. Мөгаен, башкалар акча эшләү мәсъәләсе белән бик мәшгуль булганнардыр. Ә бәлки, алар бөтенләй дә Аллаһ турында уйларга теләмәгәннәрдер.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең сүзләренә беренчеләрдән булып ышанган кешеләрдән аның дусты Әбу Бәкер һәм Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм өендә тәрбияләнеп яшәүче туганы Али ибн Абу Талиб исемле малай була.
Шул вакытта Җибрил галәйһиссәлам пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм янына килүен дәвам итеп һәрвакыт аның ни өчен җибәрелүе турында исенә төшереп торган. Фәрештә аңа пәйгамбәр итеп сайланганлыгын һәм кешеләрне Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга һәм яхшы гамәлләр кылырга чакырырга тиешлеген әйтә.
Соңрак пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм кешеләргә Аллаһ Тәгаләнең динен ачык рәвештә чакыра башлый. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм аларга үзләрен Бар Итүче каршындагы бурычлар турында матур итеп сөйли. Моның өчен ул кешеләр йөрәгендә чагылыш табар дип өметләнеп, иң матур һәм яхшы сүзләр сайлый. “Әгәр дә сезнең ризыгыгыз җитәрлек булып, сезнең тирәдә ачлыктан тилмергән кешеләр булса, — дигән ул салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм, — сез үзегезнең ризыгыгызның бер өлешен аларга бирергә тиешсез, һәм тәннәрен каплар өчен киемнәрегезне дә. Авыруларны карарга, ятимнәр турында кайгыртырга кирәк. Әгәр дә сез Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәсәгез, Ул сезне бүләкләр. Ләкин әгәр дә сез моннан баш тартсагыз, сезне Ул бик каты җәзалар”, — дип кисәткән пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм.
Кызганычка каршы, Мәккәлеләрнең күпчелеге пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм чакырганнан бары тик көлде генә. Ләкин иң начары шунда, алар Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга баш тарттылар, һәм акчаның иң мөһим нәрсә дип уйлауларын дәвам иттеләр. Кәферләр пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм йөзенә карап, аны ялганчы, шагыйрь, хәтта сихерче дип атап, ачык көлделәр. Ә алардан иң явызлары бер Аллаһ Тәгаләгә ышанып, пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә ияргән берничә кешене җәзалап үтерделәр. Мәккә кешеләренең Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә карата нәфрәтләре артканнан арта бара. Ахыр чиктә алар пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне, аның гаиләсен, туганнарын һәм беренче мөселманнарны Мәккәдән куып чыгарырга булалар. Усал кәферләр аларны шәһәрдән ерак булмаган сахрага куалар һәм беркемгә дә аларга ризык алып килергә рөхсәт итмиләр. Хәтта алар Мәккәдә мөселманнар белән сату-алу эшен алып барырга, аларга ничек тә булса ярдәм итәргә, аларның хатыннарына өйләнергә, ә кызларын аларга кияүгә бирергә, ирләренә кияүгә чыгарга хәтта алар белән сөйләшергә тыя торган указ элеп куялар. Бу указ шулай ук Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне курайшитларга бирергә риза булмаган туганнарына да кагыла. Һәм пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм, аңа иярүчеләр һәм аның күпчелек туганнары шушы буш, кешеләр яшәми торган урында өч елга якын яшәргә мәҗбүр булалар. Алар төннәрен салкыннан, көндезләрен ачлыктан интегәләр. Сахрада яшәгәнгә күрә, алар үзләренә еш кына ризык та таба алмыйлар, шунлыктан, хәтта агач яфраклары да ашарга мәҗбүр булалар. Шәһәрдәгеләр арасында йөрәгендә мәрхәмәт булган берничә кеше дә табыла: алар мөселманнарга көчләре килгәнчә, яшерен рәвештә ярдәм итәләр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий