Яңа фикерләр:

postheadericon Ибраһим галәйһиссәлам. 3 нче кисәк

Кем минем Раббым?MIVS4yUjrx8

Бер төнне Ибраһим галәйһиссәлам йолдызны күрде һәм үз-үзенә әйтте: “Менә бу минем Раббым!” ләкин шул йолдызның яктылыгы беткәч, Ибраһим галәйһиссәлам әйтте: “Юк! Бу минем Раббым түгел!” Шул вакыт Ибраһим галәйһиссәлам айны күрде һәм әйтте: “Бәлки, бу минем Раббымдыр?” Ләкин ай да юкка чаккач, ул әйтте: “Юк! Бу да Раббым түгел!” Кояш чыкты. Һәм шунда Ибраһим галәйһиссәлам әйтте: “Менә минем Раббым! Ул иң зурысы!”
Кич белән, кояш баегач, ул әйтте: “Юк! Бу да минем Раббым түгел!
Дөреслектә, Аллаһ – Мәңгелек, Ул беркайчан да үлми.
Дөреслектә, Ул беркайчан да бетми.
Дөреслектә, Ул – Кодрәтле, Аны беркем дә җиңә алмый.
Йодыз яктылык каршында көчсез. Ай да кояш каршында көчсез. Кояш та төн каршында көчсез, хәтта аны болытлар да каплый.
Йолдыз миңа берничек тә ярдәм итә алмый, чөнки ул көчсез, ай да миңа ярдәм итә алмас, ул да көчсез, кояш та миңа ярдәм итә алмас, ул да көчсез. Миңа Аллаһ ярдәм итәр! Чөнки Ул – Мәңгелек һәм үлемсез, Ул беркайчан да югалмый, Кодрәтле һәм Аны беркем дә җиңә алмый!”

 

Минем Раббым – Аллаһ.

Ибраһим, галәйһиссәлам, үзенең Раббысының Аллаһ икәнен белде. Чөнки Аллаһ бар һәм Ул үлемсез. Ул – мәңгелек, югалмый. Әлбәттә, Аллаһ – бөтен нәрсәдән дә көчле, Аны беркем дә җиңми. Ибраһим, галәйһиссәлам, Аллаһ Тәгаләнең йолызлар, ай, кояшның Раббысы икәнен белде. Дөреслектә, Аллаһ – кешеләрнең дә Раббысы.
Аллаһ Ибраһим галәйһиссәламгә иман бирде. Һәм аны пәйгамбәр, рәсүл, Үзенең дусты итте. Аллаһ Ибраһим галәйһиссәламгә халыкны хак юлга чакырырга һәм сыннарга гыйбадәт кылудан баш тартырга чакырырга боерык бирде.

 

Ибраһим галәйһиссәламнең дәгъвәте.

Ибраһим галәйһиссәлам үзенең халкын хак юлга чакырырып, сыннарга табынудан баш тартырга чакыра башлады.
Менә ул үзенең әтисенә һәм халыкка әйтте:
– Сез нәрсәгә табынасыз?
Алар:
– Без иләһләргә табынабыз, – диделәр.
– Сез аларга мөрәҗәгать иткәндә, алар сезне ишетәләрме? – дип сорады ул халыктан. – Ярдәм итәләрме алар сезгә? Зыян китерәләрме?
Алар әйттеләр:
– Ләкин без ата-бабаларыбызның аларга табынганын күрдек.
Ул әйтте:
– Мин бу потларга гыйбадәт кылмаячакмын! Киресенчә, алар – минем дошманнарым! Мин бары тик галәмнәрнең Раббысына гына гыйбадәт кылам.
“Мине бар иткән һәм туры юлга бастырган; мине ризыкландыручы һәм эчертүче, ә әгәр дә авырсам, Ул шифа бирүче, яңадан тормыш бирер өчен, миңа үләргә әмер бирүче, мине Кыямәт Көнендә гафу итүче”.
Һичшиксез, потлар бар итүче түгел, алар туры юлга да бастырмыйлар. Һәм, әлбәттә, алар ризыкландыра алмыйлар… Һәм авыру килгәч, терелтә дә алмыйлар. Кешене үтерергә дә көчләре юк, аны үлеменнән соң терелтә дә алмыйлар.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий