Ибраһим галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Бәйрәмнән кайткач, кешеләр иләһләр торган өйгә керделәр. Бәйрәм көне булганга күрә, кешеләр иләһләргә гыйбадәт кылмакчылар иде. Ләкин кешеләр аптырадылар һәм бик каты курку белән курыктылар. Алар борчылдылар һәм ачуландылар.
59. Мөшрикләр килеп күргәч әйттеләр: “Безнең Илаһәләребезгә бу әдәпсезлекне кем кылды? Тәхкыйк ул кеше, залимнәрдән”.
60. Әйттеләр: “Бер егетне ишеттек ул, безнең иләһләребезне гаепләп сөйли иде, ул егетнең исеме Ибраһим”.
61. Алар әйттеләр: “Ул Ибраһимне тотып китерегез кешеләр күз алдына – шаять күргән кешеләр шәһадәт бирерләр”.
62. Әйттеләр: “Ий Ибраһим, безнең илаһәләребезгә бу эшне син эшләдеңме?”
63. Ибраһим әйтте: “Юк, – диде ул, – бәлки бу эшне ошбу зур иләһегез эшләде, үзен калдырып кечкенә тәреләргә гыйбадәт кылганыгыз өчен хурланмышдыр, инде ватылганнарыннан сорагыз, әгәр алар сөйләшә торган булсалар”. (Әнбия сүрәсеннән)
Кешеләр, әлбәттә, ул сыннарның таштан булуларын һәм ишетмәүләрен дә, сөйләшә белмәүләрен дә беләләр иде. Һәм зур иләһләренең дә таштан икәнен беләләр иде. Ул йөри дә белми, тик тора. Әлбәттә, ул башка сыннарны вата алмый иде.
Кешеләр Ибраһимга:
– Син бит иләһләрнең сөйләшмәвен беләсең! – диделәр.
– Алайса, ни өчен сез аларга табынасыз? – дип җавап бирде Ибраһим. – Алар бит бернинди файда да китермиләр, зыян да! Әллә сез бернәрсә дә аңламыйсызмы? Нишләп уйлап карамыйсыз
Кешеләргә оят булды һәм алар сүзсез калдылар.
Салкын ут.
Кешеләр җыелдылар һәм киңәшләшә башладылар:
– Нәрсә эшлибез? Ибраһим иләһләрне җимереп, аларга хыянәт итте.
– Ибраһимны ничек итеп җәзалыйбыз? – дип сорадылар кайберәүләр.
Ә җавап мондый иде:
68. Ачулары кабарып Намруд вә кавеме әйттеләр: “Ул Ибраһимны утка салып яндырыгыз, әгәр үзегезнең тәреләрегездән ярдәм сорый торган булсагыз, Ибраһимны яндырырга алардан ярдәм сорагыз!
69. Ибраһимны тау хәтле утка ыргыттылар, Ибраһим дөнья утыннан курыкмады, күңеле тыныч булды.
Ләкин Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә ярдәм итте, утка егеткә зарар кылмаска боерды:
Әйттек: “Ий ут, Ибраһимга салкын бул, һәм салкынлык белән дә зарар тидермә”, – дип.
Шулай булды да: Ибраһим өчен ут салкынча һәм хәерле булды.
70. Алар Ибраһимга мәкер вә зарар теләделәр. Һәм Без аларны хәсрәтләндерүчеләрдән кылдык. “Күпме генә көч куйсалар да максатларына ирешә алмадылар, бөтен көчләре җилгә очты”. (Коръән, 21:68-70)
Ибраһим галәйһиссәламгә ут бернинди зарар китермәгәнен күргәч, кешеләр бик нык аптырадылар. Ә инде аның сау-сәламәт булып, шатлыклы икәнен дә белгәч, бик каты гаҗәпләнү белән гаҗәпләнделәр.
Комментарии: |