Яңа фикерләр:

postheadericon Ибраһим галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

Потлар сатучы. 1337633_5

Күп еллар элек бер авылда бик мәшһүр кеше яшәгән. Ул кешенең исеме Азар булган. Ул иләһләрнең таш сыннарын сату белән шөгылләнгән. Әлеге авылда бер бик зур өй булган. Анда шундый сыннар бик күп булган һәм кешеләр, аларны Аллаһ урынына күреп, гыйбадәт кылганнар, түбәнчелек белән баш игәннәр. Азар да аларга табынган.

 

Азарның улы.

Азарның бер бик акыллы улы булган. Аның исеме Ибраһим булган. Ибраһим кешеләрнең таш сыннарга табынганнарын, бөтен нәрсәне алардан сораганнарын, баш игәннәрен күргән. Ул аларның таштан ясалганнарын белгән. Тагын Ибраһим әлеге сыннарның ишетмәвен дә, сөйләшмәүләрен дә белгән. Тагын ул аларның файда китермәүләрен дә, зыян салмауларын да белгән. Ул шушы Аллаһ урынына күргән сыннарга чебен кунып, алар аны куа да алмавын күргән. Тагын кешеләр шушы сыннарга куйган ризыкны тычканнар ашаганда да алар берничек тә комачау итмәвен күргән.
Ибраһим бик аптырый: “Шулай булгач, нишләп соң кешеләр сыннарга табыналар? Ни өчен алар шулардан хәҗәтләрен сорыйлар?”

 

Ибраһимның дәгъвәте.

Ибраһим әтисеннән сорый иде: “И, әтием! Ни өчен сез иләһләргә табынасыз? Ни өчен аларга догаларыгыз белән мөрәҗәгать итәсез? Ни өчен хаҗәтләрегезне алардан сорыйсыз? Алар бит ишетмиләр дә, сөйләшмиләр дә! Алар файда да китермиләр, зыян да салмыйлар! Ни өчен сез алар каршына ашамлыклар, эчемлекләр куясыз? Алар бит ашамыйлар һәм эчмиләр!”
Азар улының сүзләрен аңларга теләмичә, аңа ачуланды. Ибраһим үзенең туганнарына бу турыра җиткерергә теләсә дә, алар аны аңламыйча, ачуланалар гына иде. Ибраһим шунда үз-үзенә болай диде: “Кешеләр киткәч, мин бу сыннарны ватам. Шунда гына алар аңларлар!”

 

Ибраһим потларны вата.

Бәйрәм көне килеп җитте. Кешеләр сөенделәр. Бөтенесе бәйрәмгә чыктылар, балалар да чыкты. Ибраһимның әтисе Азар да бәйрәмгә чыкты. Әтисе Ибраһимнан сорады:
– Син нәрсә, безнең белән бәйрәмгә бармыйсың мени?
Ибраһим:
– Мин авырыйм, – дип җавап бирде.
Кешеләр китте. Ә Ибраһим өйдә калды.
Ибраһим иләһләр янына килде дә:
– Сез сөйләшмисез мени? Сез ишетмисез мени? Менә бу – ризык һәм эчемлек! Сез аларны ашамыйсыз һәм эчмисез мени? – дип сорады.
Иләһләр дәшмәделәр. Чөнки алар таштан булып сөйләшә алмыйлар иде. Ибраһим сорады:
– Ни өчен соң сез сөйләшмисез?
Иләһләр дәшмәделәр. Шунда Ибраһимның ачуы килде. Ул балта алды һәм иләһләрне җимерде. Ул бөтен кечкенә иләһләрне ватып бетерде, ә зур иләһне калдырды һәм аның муенына балтасын элеп куйды.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий