Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

Кызыклы төш.
intro-25093-806097-20120731211701
Исхак галәйһиссәламнең Ягкуб исемле улы була. Ул да пәйгамбәр була. Ягкубның 12 улы була. Аларның берсе – Йосыф.
Йосыф галәйһиссәлам турында Коръәндә искиткеч кыйсса бар. Хәзер шуны сөйләрбез.
Йосыф кечкенә малай була. Аның унбер абыйсы була. Йосыф бик матур була. Тагын ул бик акыллы була.

Аның әтисе Ягкуб аны башка балаларыннан артыграк ярата.
Бервакыт төнлә Юсыфка бер кызыклы төш керә. Төшендә ул унбер йолдыз, кояш һәм айның үзенә сәҗдә кылганын күрә.
Кечкенә Йосыф бик аптырый. Ул бу төшнең ни аңлатканын аңламый. Ничек инде ул йолдызлар, кояш һәм ай кешегә сәҗдә кыла ала ди?
Кечкенә Йосыф үзенең әтисе янына йөгереп килә һәм кызыклы төшен аңарга сөйләп бирә.
Менә Йосыф үзенең әтисенә:
– Әтием, мин төшемдә унбер йолдыз, кояш һәм айның миңа сәҗдә кылуларын күрдем, – ди.
Аның әтисе пәйгамбәр була. Һәм ул бу төшкә бик сөенә.
– Бу – яхшы төш, ул – гыйлем һәм пәйгамбәрлек билгесе, – ди Ягкуб. – Синең Раббың сине сайлаячак, сине төшләрне юрарга өйрәтәчәк һәм моңа кадәр синең аталарың Ибраһим һәм Исхакны камил рахимлек белән бүләкләгән кебек сине һәм Ягкубның нәселен дә бүләкләячәк. Дөреслектә, синең Раббың – Белүче, Хикмәтле.
Ягкуб өлкән яшьтә була һәм ул кешеләрнең табигатен яхшы белә. Ул шәйтанның ни рәвешле кешеләргә килүен һәм шәйтанның кешеләр белән нинди уеннар уйнавын белә.
Ул әйтә:
– Улым! Үзеңнең бу төшеңне абыйларыңа сөйләмә, югыйсә алар сиңа каршы начарлыклар уйларга мөмкиннәр, – ди.

Кардәшләрнең көнчелеге.

Йосыфның Биньямин исемле энесе була. Ягкуб аларның икесен дә бик ярата. Ул берәүне дә аларны яраткан кебек яратмый. Бу аларның ун өлкән абыйсында көнләшү һәм хөсетлелек барлыкка китерә иде. Һәм алар әйтәләр иде:
– Ни өчен безнең әтиебез Йосыфны һәм Биньяминны бездән күбрәк ярата? Алар бит кечкенә һәм зәгыйфь? Ни өчен ул безне Йосыф һәм Биньяминны яраткан кебек үк яратмый, без бит көчле? Бу безгә һич аңлашылмый.
Йосыф кечкенә була һәм онытылып, төшен абыйларына сөйләп бирә.
Төшне ишеткәч, абыйларының йөрәгендәге хөсетлек бик күпкә үсә төшә.
Бервакыт өлкән абыйлар җыелышалар һәм әйтәләр:
– Йосыфны үтерегез һәм башка җиргә алып барып ташлагыз! Шул вакытта әтиегезнең йөзе тулысы белән сезнең тарафка карар. Һәм мәхәббәте аның бары тик сезгә генә булыр.
Алардан берсе әйтә:
– Йосыфны үтермәгез, көе төбенә ыргытыгыз. Берәр карәвән аны чыгарыр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий