Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

Кардәшләрнең хәйләсе.
01_06_13137004181433471
Инде алда әйтеп үтелгән карарга килеп, Йосыфның абыйлары әтиләре Ягкуб янына киләләр.
Ягкуб галәйһиссәлам улы Йосыфның куркынычсызлыгы турында кайгыра. Чөнки ул Йосыфның кардәшләре аңа көнләшүен һәм яратып бетермәүләрен белә. Ул абыйлары белән Йосыфны беркая да җибәрми.
Йосыф абыйлары белән уйнаган, ләкин өйдән ерак китмәгән.

Абыйлары моны беләләр иде. Ләкин алар явызлык эшләргә уйлыйлар. Алар әтиләренә:
– И әтиебез! Син ни өчен безгә Йосыфны ышанып тапшырмыйсың?Син нидән куркасың? Ул – безнең яраткан энекәшебез. Без – бер ата угыллары. Кардәшләр бит һәрвакыт бергә уйныйлар. Ни өчен соң без дә бергә йөрмибез һәм уйнамыйбыз? Син аны иртәгә безнең белән җибәр ул рәхәтләнсен, уйнасын, ә без аны сакларбыз, – диләр.
Ягкуб өлкән яшьтәге йомшак һәм акыллы кеше була. Ул Йосыф турында бик кайгырта һәм үзеннән аны аерасы килми. Ул:
– Сез аны караусыз калдырып, бүре ашап китәр дип куркам мин, – ди.
Алар:
– Беркайчан да! Ничек инде без янында чагында бүре аңа тисен ди?! Ничек инде ул Йосыфка якын килсен ди – без бит көчле!
Шуннан соң Ягкуб аларга ризалыгын бирә.

Урманга.

Кардәшләр, әтисе Йосыфны үзләре белән җибәргәнгә сөенәләр. Алар урманга баралар һәм кечкенә Йосыфны коега ташлыйлар. Алар кечкенә Йосыфны да, олы яшьтәге Ягкубны да кызганмыйлар.
Йосыф әле бик кечкенә була, һәм аның йөрәге дә әле бик кечкенә була. Ул берүзе караңгы һәм тирән кое эчендә утыра.
Ләкин Аллаһ Тәгалә аңа сөенечле хәбәр җиткерә: “Курыкма һәм борчылма, Аллаһ синең белән. Сине бөек эш көтә. Алар әле сиңа киләчәкләр һәм син һичшиксез аларның бу гамәлләрен исләренә төшерерсең”.
Кардәшләр үзләренең бу мәкерле эшләрен тәмамлагач, алар җыелышып әйтәләр:
– Әтиебез аны бүре ашар дип курыккан иде. Без шулай дип әйтербез дә: “И әтиебез! Син дөрес уйлагансың! Йосыфны бүре ашады!”
Кардәшләр бу тәкъдим белән ризалашалар һәм әйтәләр:
– Дөрес! Бүре ашады диярбез.
Кайсы берләре:
– Моны ничек исбатларбыз? – диделәр.
– Каны белән! – диделәр икенчеләре.
Шулай алар бәрән суйдылар һәм аның канын Йосыфның күлмәгенә сыладылар.
Һәм сөенешеп:
– Хәзер безгә әтиебез ышаначак! – диделәр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий