Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 3 нче кисәк

Ягкубта.
436x328_26167_121068

Кардәшләр елашып, әтиләре янына кайттылар һәм:
– Әтиебез! Без ярыштык, ә Йосыфны әйберләребезне сакларга дип калдырган идек, аны бүре ашаган! – диделәр һәм канлы күлмәкне аңа күрсәттеләр.
Алар әлеге канны Йосыфның каны диделәр.

Ягкуб галәйһиссәлам пәйгамбәр иде. Ул тәҗрибәле һәм улларыннан күпкә акыллы иде. Ул бүренең корбанының киемен ертасын белә иде. Ул күлмәкнең бер җире дә ертык булмыйча, бары тик канга буялганын гына күрде. Һәм ул улларына:
– Сезнең бу кыйссагыз сезнең үзегез тарафыннан уйланылган! Ә миңа тәкъдир белән килешергә генә кала.
Ягкуб галәйһиссәлам ул Йосыф өчен озак кайгыра, ләкин сабыр булып көтә.

Йосыф коеда.

Абыйлары, Йосыфны коеда калдырып, өйгә кайталар.
Абыйлары ашап-эчеп, үзләренең урыннарына йокларга яталар. Ә Йосыф коеда ризыксыз һәм җылы ятаксыз кала.
Абыйлары Йосыфны оныталар һәм йоклап китәләр. Ә Йосыф йокламый һәм беркемне дә онытмый. Хәзер Ягкуб Йосыф турында уйлый, ә Йосыф Ягкуб турында уйлый. Йосыф караңгы, тирән кое эчендә утыра. Ә кое урманда. Бу бөтенесе төнлә иде. Ә төн караңгы иде.

Коедан – сарайга.

Бу урман аша карәвән үтә. Кешеләрнең су эчәселәре килә. Коены күреп, алар үзләренең кешеләрен су артыннан җибәрәләр.
Ул кое янына килә дә чиләк ташлый. Чиләкне чыгарганда, ул никтер авыр була. Чиләкне коедан чыгргач, ул анда малайны күреп ала. Ул сөенеп:
– Бу бит малай! – дип кычкырып җибәрә.
Кешеләр бу хәлгә сөенешәләр һәм Йосыфны яшереп куялар.
Мисыр җирләренә килеп җиткәч, алар Йосыфны базарга алып киләләр һәм:
– Кем бу малайны сатып алыр? – дип кычкыра башлыйлар.
Шәһәр патшасы Йосыфны берничә дирһәмгә сатып ала. Сатучылар аны сатып җибәрә.
Патша Йосыфны сарайга алып килә һәм хатынына:
– Бу малайны яхшылап тәрбиялә, дөреслектә ул акыллы малай, – ди.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий