Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 5 нче кисәк

Йосыф галәйһиссәламнең хикмәте.
-_1_~2

“Әлбәттә, бу ике кешене миңа хаҗәт китергән! – диде Йосыф галәйһиссәлам үз-үзенә. – Һәм, әлбәттә, аларга карата яхшы булырга, алар әйткәнне тыңлый белергә кирәк. Һәм, әлбәттә, мин аларны дөрес ишетергә тиеш. Аларга әйткән сүзләрне бөтен кеше дә ишетәчәк”.

Ләкин Йосыф галәйһиссәлам тыныч иде. Ул:
– Сезне ашата торган ризыкны әле алып килергә җитешмәячәкләр, ә инде мин сезнең төшләрегезне юрап бирермен. Бу – минем Раббым өйрәткәннәрдән.
Шунда Йосыф галәйһиссәлам туры килердәй вакыт сайлап, үзенең дәгъвәтен башлады.

Бер Аллаһка чакыру.

Йосыф галәйһиссәлам әйтте:
– Бу – минем Раббым өйрәткәннәрдән. Ләкин Ул гыйлемне бөтен кешегә дә бирми. Әлбәттә инде, хакыйкый гыйлемнәрне Ул мөшрикләргә бирмәс. Сез беләсезме, Аллаһның ни өчен мине боларга өйрәткәнен? Чөнки мин аларның юлы белән китмәдем.
Мин, – дип дәвам итте ул, – минем аталарым: Ибраһим, Исхак һәм Ягкуб дине буенча киттем. Безгә Аллаһтан башка беркемгә дә гыйбадәт кылырга кирәкми!
Йосыф галәйһиссәлам әйтте:
– Бер Аллаһка гына табыну безгә генә түгел, бөтен дөньяга җибәрелгән дин. Безгә һәм бөтен кешелеккә Аллаһның рәхмәте киң. Ләкин күп кешеләр Аллаһка рәхмәтле түгел.
Шуннан соң ул торып басты һәм сорады:
– Алар: “Коры җирләр иләһе, диңгез иләһе, ризык иләһе, яңгыр иләһе” диләр. Ә без әйтәбез: Аллаһ – галәмнәрнең Раббысы. И минем зиндандагы кардәшләрем! Күп төрле иләһләр яхшыракмы, әллә Бердәнбер, Кодрәтле Аллаһмы?
Әйтегез әле – кая алар: Коры җирләр иләһе, диңгез иләһе, ризык иләһе, яңгыр иләһе??? Һәм алар берәр нәрсәне бар иткәннәрме? Яисә, бар итүдә катнашканнармы?
Карагызчы күкләргә, җиргә һәм кешеләргә. Аларны Аллаһ бар иткән. Аннан башка бүтән берәү дә бар итә алмый!
Ничек инде ул коры җирләр иләһе, диңгез иләһе, ризык иләһе, яңгыр иләһе була алсын ди??? Бу бары тик сез һәм сезнең аталарыгыз уйлап тапкан исемнәр генә!
Җир патшалыгы, һәртөрле карар һәм бөтен гамәлләр Аллаһ Тәгаләнеке генә!
Ул Үзеннән башка беркемгә дә гыйбадәт кылмаска боерган. Һәм бу – дөрес дин, ләкин күп кешеләр моны белмиләр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий