Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк

Төшләрне юрау.
1284811981_4

Йосыф галәйһиссәлам үзенең чыгышын тәмамлады һәм теге икәүнең төшен юрады.
– Берегез патшасына эчемлек биреп торачак, ә икенчегез, җәзаланып, башыннан кошлар чукыячаклар.

Һәм әйтте ул берсенә:
– Патшага минем турында әйт әле, – дип.
Шул ике кеше зинданнан чыгарыла.
Берсе патшалыкка эчемлек биреп торучы итеп эшкә алына, икенчесе җәзаланып үтерелә.
Эшкә алынганы Йосыф галәйһиссәлам турында патшага бер нәрсә дә әйтми. Һәм ул зинданда әле күп елларга кала.

Патшаның төше.

Миср патшасына сәер бер төш керә. Ул төшендә җиде нечкә сыерның җиде таза сыерны ашауларын күрә. Шулай ук җиде яшел башак белән җиде кипкән башакны.
Падишаһ бу төшкә нык гаҗәпләнә һәм сарай кешеләреннән бу төшне юрауларын сорый. Алар исә:
– Бу төш бер нәрсә дә аңлатмый. Йоклаган кешегә нәрсә генә кермәс!
Шул вакытта эчемлек биреп торучы әйтә:
– Хәзер мин сезгә ул төшне юрыйм.
Һәм Йосыф галәйһиссәлам янына зинданга килә. Ул падишаһның төшен сөйләп бирә һәм аннан аны юравын сорый.
Йосыф галәйһиссәлам киң күңелле була, начар хәтерле булмый. Ул төшне юрап бирә һәм киләчәккә әзерләнергә куша:
– Җиде ел буена сез тырышып уңыш утыртачаксыз. Җыйган вакытта бераз үзегез ашардаеннан кала, башакларда калдырыгыз. Аннары җиде авыр ел башланачак. Ул еллар, сез бераз саклаганнан кала, моңарчы әзерләнгәнне ашап бетерәчәк. Шуның артыннан кешеләр уңыш алырдай яңгырлы еллар башланачак.
Эчемлек биреп торучы бөтен Йосыф галәйһиссәламнән ишеткәннәрен патшага сөйләп бирә.

Падишаһ Йосыф галәйһиссәлам янына кешеләр җибәрә.

Төшенең юралуын һәм киләчәктә ниләр эшләргә кирәклеген белгәч, падишаһ нык аптырый һәм сорый:
– Төшемне юраган һәм нәрсәләр эшләргә кирәген аңлаткан кеше кем ул?
Эчемлек ташучы әйтә:
– Ул – изгелекле Йосыф. Миңа да ул патшалыкта эчемлекләр ташучы булачагымны әйткән иде.
Падишаһның шундук Йосыф галәйһиссәламне күрәсе килде һәм ул аның янына кеше җибәрде.
– Алып килегез аны минем яныма! – диде ул. – Ул минем якынайтылганым булачак.

Йосыф галәйһиссәлам эшен тикшерүләрен сорый.

Патша җибәргән кеше Йосыф галәйһиссәлам янына килә һәм падишаһның аны күрәсе килгәнлеген әйтә.
Ләкин Йосыф галәйһиссәлам зинданнан болай гына чыгарга риза булмый.
Кешеләр аның турында:
– Бу үзенең патшасына хыянәт иткән һәм зинданга ташланган Йосыф. Ул тәкәббер, ләкин шул ук вакытта акыллы һәм хикмәтле. Әгәр дә аның урынында башка кеше булса, падишаһ үзен чакырганлыгын ишетү белән, ишекләр янына йөгереп барыр иде, ләкин Йосыф ашыкмый.
Йосыф галәйһиссәлам патша җибәргән кешегә болай ди:
– Мин эшем буенча тикшерүне телим! Зинданга эләккән эшемне янәдән карауларын телим.
Падишаһ Йосыф галәйһиссәлам турында бөтен дөресен белә. Патша һәм башкалар аның гаепсез булуын белеп алалар.
Акланган Йосыф галәйһиссәлам зинданнан чыга һәм падишаһның хөрмәтенә лаеклы була.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий