Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 7 нче кисәк

Казна сакчысы.
72039

Йосыф галәйһиссәлам чит милекне саклауга карата кешеләрдә салкын караш булуын белә.
Ул кешеләрдә чит малга кул сузу тамыр җәйгәнлеген белә.
Ул кешеләрнең Аллаһ Тәгаләнеке булганны үзләренә алганнарын күрә.

Йосыф галәйһиссәлам җир йөзендә бик күп хәзинәләр бар икәнлеген күрә. Ләкин алар исраф ителә. Алар патшаларның Аллаһтан курыкмаганнарына күрә исраф ителә.
Кешеләр ачлыктан интеккәндә, патшаларның этләре ашаганнар. Кешеләрнең киенергә киемнәре булмаганда, патшаларның сарайлары бизәлгән.
Җирнең байлыклары күпчелек кешегә бернинди дә файда китерми, аларның кайда икәнлеген белүчеләр генә гаделсез рәвештә үзләренеке иткәннәр, җыйганнар һәм саклаганнар.
Хәтта әгәр дә кешеләр байлыкны саклый алалар икән, кайдалыгын белмичә ничек алар аны сакласын ди?
Әгәр дә кеше малны сакларга куелган икән, ләкин ул аны саклый алмый икән, ул урлашу белән үзен туендырган.
Йосыф галәйһиссәлам кеше милкен саклый алырдай, әмәнәткә хыянәт итми торган кеше булган.
Ул халыкныкы булган милекне төрлечә сарыф итә торган патшаларга гамьсез булып кала алмаган.
Ул кешеләрнең ачтан үлгәнлегенә карап тора алмаган.
Ул дөреслекне әйтергә оялмаган да, курыкмаган да. Һәм әйткән ул падишаһка:
– Мине казна сакчысы итеп куй. Мин, әлбәттә, белүчемен һәм аны саклый алучымын.
Шулай итеп, Йосыф галәйһиссәлам Миср казнасының ышанычлы сакчысы була.
Кешеләр моның белән риза булалар һәм Аллаһ Тәгаләне мактый башлыйлар.

Йосыф галәйһиссәламнең абыйлары килә.

Йосыф галәйһиссәлам юраганча, Мисрда һәм Шәм җирләрендә ачлык башлана.
Йосыф галәйһиссәлам үзе Мисрның патшасы була.
Шәм кешеләре һәм Ягкуб галәйһиссәлам Мисрның башлыгының бик юмарт булып, кешеләргә ризык биргәнлеген ишетәләр.
Ягкуб галәйһиссәлам улларына акча бирә һәм аларны Мисрга ризык алып кайтсыннар өчен җибәрә.
Биньямин әтисе белән кала, чөнки Ягкуб галәйһиссәлам үзенең улын бик ярата һәм үзеннән аны аерасы килми. Ул Биньямин өчен кайчандыр Йосыф өчен кайгырткан кебек кайгырта.
Йосыф галәйһиссәламнең абыйлары аның каршына килеп баса. Алар үзләре каршында коеда калган энеләре Йосыф галәйһиссәлам икәнлеген танымыйлар.
Алар аны үлгән дип уйлыйлар.
Ничек инде аңа үлмәскә? Ул бит коеда калды. Ә кое тирән иде һәм куркыныч, караңгы урманда иде.
“Йосыфның абыйлары Мисрга килделәр. Ул аларны таныды, ә алар аны танымадылар”.
Алар Йосыф галәйһиссәламне танымадылар, ләкин Йосыф галәйһиссәлам аларны таныды. Ул абыйларының аңарга үлем теләгәннәрен белде, ләкин Аллаһ Тәгалә аны саклады.
Йосыф галәйһиссәлам аларга бер нәрсә дә әйтмәде, аларны фаш итмәде һәм мәсхәрәләмәде.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий