Яңа фикерләр:

postheadericon Һуд галәйһиссәлам. 4 нче кисәк

Һуд галәйһиссәламнең хикмәте.
anywalls_com-45601

Һуд галәйһиссәлам үзенең халкын туры юлга чакыруны йомшаклык һәм хикмәт белән дәвам итә.

Һуд галәйһиссәлам әйтә:
– И халык! Мин сезнең кардәшегез һәм кичәге дустыгыз. Сез мине танымыйсыз мени?
И кардәшләрем! Ни өчен сез миннән читләшәсез? Сез нәрсәдән куркасыз? Мин бит сезнең малыгызга кимчелек китермим.
И минем халкым! Мин сездән моның өчен бернинди байлык та сорамыйм – мине бер Аллаһ бүләкләячәк. (Һуд сүрәсе, 29 нчы аят)

И минем халкым! Нишләп соң сез Аллаһка иман китерүдән куркасыз? Мин сезгә Аллаһ белән ант итеп әйтәмен: әгәр дә сез Аллаһка иман китерсәгез, сез малыгыздан бер нәрсә дә югалтмаячаксыз! Киресенчә, Аллаһ сезгә малыгызга бәрәкәт бирер һәм сезнең көчегезне арттырыр.
И минем халкым! Ни өчен сез миңа иңгән вәхигә аптырыйсыз? Аллаһ бит һәр кеше белән аерым сөйләшми! Аллаһ бит һәр кешегә аерым: “Моны эшлә, тегене эшлә”, – дими!
Дөреслектә, Аллаһ һәр халыкка, туры юлга чакырсын өчен, шул халыкның үзенән пәйгамбәр җибәрә. Мине бит Ул сезне туры юлга өндәсен өчен җибәрде!
Сез әллә үзегез арасыннан бер иргә Аллаһтан вәхи иңдерелүгә гаҗәпләнәсезме? Ул исегезгә төшерү Аллаһның газабы белән сезне куркытыр һәм Аллаһ каршында гөнаһлы булудан сакланыр өчен һәм тәкъвалык кылганнан соң Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен килде. (Әграф сүрәсе, 63 нче аят)

Һуд галәйһиссәламнең иманы.

Һуд галәйһиссәламнең кавеме аңа җавап бирә алмыйча кала. Алар нәрсә дип әйтергә белмиләр. Әйтер сүз тапмагач, алар:
– Син безнең иләһләребезне ачуландырдың, һәм шул сәбәпле акылдан яздың. Синең өстеңдә – безнең потларыбызның ләгънәте!
Һуд галәйһиссәлам аларга:
– Дөреслектә, бу потлар таштан ясалган һәм аларның беркемгә дә зыян салырга да, файда китерергә дә көчләре юк. Дөреслектә, бу потлар таштан ясалган һәм алар сөйләшмиләр, ишетмиләр һәм күрмиләр. Дөреслектә, аларда нигъмәт тә, зыян да юк. Алар кешегә ярдәм дә итә алмыйлар, зыян да китерә алмыйлар. Сездә дә нигъмәт тә зыян да юк. Сез дә миңа зыян да китерә алмыйсыз, файда да. Дөреслектә, мин сезнең потларыгызны кабул итмим, аларны танымыйм һәм алардан курыкмыйм!
Минем сез гыйбадәт кылган нәрсәләргә катнашым юк! (Һуд сүрәсе, 54 нче аят)
Һәм сездән дә мин курыкмыйм.
Бөтенегез бергә миңа каршы үзегезнең хәйләләрегезне корыгыз. Дөреслектә, мин Аллаһка – үземнең һәм сезнең Раббыгызга тәвәккәллим (Һуд сүрәсе, 55 – 56 нчы аятләр)
Бөтен нәрсә дә Аның хакимлегендә, һәм хәтта яфрак та Ул белмичә төшми.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий