Яңа фикерләр:

postheadericon Һуд галәйһиссәлам. 5 нче кисәк

Әдитләрнең кирелеге.
1356857337_forgotten_ruins_by_matchack-d5oiztx

Әд кавеме кешеләре боларның бөтенесен дә тыңлыйлар, ләкин ышанмыйлар.
Һуд галәйһиссәламнең дәгъвәте бушка китә.
Алар:
– Йә, Һуд! Синең бит дәлилләрең юк! – диләр. – Ничек инде без синең яңа сүзеңә ышанып үзебезнең күптәнге иләһләребезне ташлыйк ди? Синең бер сүзеңә карап, без үзебезнең аталарыбыз табынган иләһләребезне калдырыйкмы? Беркайчан да! Беркайчан да! Без аларны ташламыйбыз!

Йә Һуд! Син безнең иләһләребезне танымыйсың һәм алардан курыкмыйсың. Без дә синең Аллаңны танымыйбыз һәм Аның үченнән курыкмыйбыз!
Йә Һуд! Кайда соң ул син безгә вәгъдә кылган җәза? Кайчан соң ул безгә килер?!
Һуд галәйһиссәлам аларга:
– Моның турында белем бары тик Аллаһта гына, – дип җавап бирә. – Ә мин – бары тик кисәтүче һәм аңлатучы дәгъвәтче генә. (Мүлк сүрәсе, 26 нчы аят)
Әд кавеме кешеләре исә:
– Дөреслектә, без ул җәзаны түземсезлек белән көтәбез! – диләр.
Һуд галәйһиссәлам аларның тәвәккәллекләренә бик нык гаҗәпләнә һәм аларның наданлыкларына көенә.

Җәза.

Әдитләр көн саен яңгыр көтәләр. Алар күк йөзенә карыйлар, тик анда бер генә дә болыт булмый. Аларга яңгыр бик кирәк була. Алар яңгырны түземсезлек белән көтәләр.
Бервакыт алар болыт күреп сөенәләр һәм кычкыралар:
– Бу – яңгыр болыты! Бу – яңгыр болыты!
Кешеләр сөенеп бииләр һәм кабатлыйлар:
– Яңгыр болыты! Яңгыр болыты!
Ә Һуд галәйһиссәлам Аллаһның җәзасы якынлашканын аңлый.
Ул аларга:
– Бу – нигъмәт болыты түгел, киресенчә, бу – интектергеч газап болыты!
Һәм шулай була да. Моңарчы әле беркем дә күрмәгән көчле давыл күтәрелә. Давыл агачларны тамырлары белән кубарып ала, өйләрне җимерә, хайваннарны биеккә күтәреп ташлый.
Сахраның бөтен комы күккә күтәрелә. Җир караңгылык белән каплана. Кешеләр бер нәрсә дә күрмиләр.
Куркуларыннан алар үзләренең өйләренә кереп бикләнәләр.
Балалар ата-аналарының кочакларына керәләр, кешеләр диварларга ябышалар, алар бүлмәләренә бикләнәләр.
Балалар елый, хатыннар кычкыра, ирләр дога кылалар һәм яңгыр сорыйлар.
Бөтен нәрсә гүя:
– Бүген беркем дә Аллаһның ихтыярыннан коткара алмас, – ди. (Һуд сүрәсе, 43 нче аят)
Бу җиде төн һәм сигез көн дәвам итә.
Кавем һәлак була, аларның тәннәре киселгән агач кебек ава.
Бу – коточкыч күренеш була.
Аларның йортлары җимерелә, аларда ябалаклар яши башлый.
Һуд галәйһиссәлам һәм башка иман китергән кешеләр үзләренең имннары өчен коткарылалар.
Ә Әд кавеменә аларның кирелеге һәм мөртәдлекләре, динне ташлаулары өчен афәт килә.
“Ләгънәт бу дөньяда да, Кыямәт көнендә дә аларның артларыннан калмас. Дөреслектә, Әдитләр үзләренең Раббыларына иман китермәделәр. Һудның кавеме Әдитләр юк булсын!” (Һуд сүрәсе, 60 нчы аят)

Абдул Хәсән Али Хәсән ән-Нәдәвинең “Пәйгамбәрләр тарихы”ннан

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий