Яңа фикерләр:

postheadericon Салих галәйһиссәлам. 1 нче кисәк

Әд кавеменнән соң.
xXNh0sMvOV

Нух галәйһиссәлам кавеменнән соң Әд кавеме килгән кебек үк, Әдитләрдән соң Сәмуд кавеме килә.
Сәмуд кавеме дә, нәкъ Әд кавеме Нух галәйһиссәлам кавеменең эзләре буенча киткән кебек үк, Әдитләр кавеме эзе буенча китәләр.
Сәмудләрнең җирләре дә яшел һәм матур була. Аларның, асларыннан елгалар агучы бакчалары һәм чишмәләре була.

Сәмудләр дә, Әдитләр кебек биналар төзү, бакчалар ясау, игенчелек белән мавыгалар.
Акыл һәм сәнгать ягыннан алар Әдитләрне дә уздырып җибәрәләр. Алар тауларны җимереп, аларда зур һәм матур өйләр төзиләр, ташларда искиткеч гүзәл бизәкләр чокып ясыйлар. Ташлар аларның акыллары һәм сәнгатьләре аркасында йомшара. Алар ташларны балавыз кебек эшкәртәләр.
Аларның шәһәрләренә кергән кеше, җеннәр төзегән сыман биек сарайларга һәм диварлардагы чын чәчәкләргә охшаган сурәтләргә карап гаҗәпләнә торган булган.
Аллаһ Тәгалә Сәмудләргә җирдәге һәм күктәге бәрәкәт ишекләрен ача. Аллаһ Тәгалә Сәмудләр каршында бөтен ишекләрне дә ача. Күк яңгырны кызганмый, җир үсемлек һәм яшеллекне, уңышны һәм чәчәкле бакчаларны кызганмый. Аллаһ Тәгалә аларның байлыкларына һәм гомерләренә бәрәкәт бирә.

Сәмудләрнең мөртәдлеге.

Ләкин Аллаһ биргән бөтен байлыкларга карамастан, Сәмуд кавеме Аллаһка гыйбадәт кылмый. Киресенчә, бу Сәмудләрнең мөртәдлегенә һәм фетнәлегенә алып килә. Алар Аллаһны оныталар һәм Аның бүләкләре белән мавыгалар. Алар:
– Кем соң бездән дә көчлерәк? – диләр.
Алар үзләрен беркайчан да үлмичә, сарайларын һәм бакчаларын калдырмаслар дип уйлыйлар.
Алар үлемне аларның җирләренә килеп җитмәс һәм аларны тапмас дип исәплиләр.
Бәлки, алар Нух галәйһиссәләмнең кавеме үзәнлектә яшәгәнгә күрә баткан дип уйлаганнардыр? Ә Әдитләргә давыл тигезлектә яшәгәнгә килгән дип исәпләгәннәрдер? Алар үзләренең шәһәрләрен куркынычлардан һәм һәлакәтләрдән саклаулы икәнлегенә ышаналар.

Потларга табыну.

Сәмудләр моның белән генә чикләнмичә, ташлардан потлар ясап, аларга гыйбадәт кылалар.
Шулай итеп, алар нәкъ Нух галәйһиссәламнең кавеме һәм Әдитләр кавеме кебек үк потларга табыналар.
Аллаһ аларны ташларның хуҗалары итә, ләкин үзләренең наданлыклары аркасында, алар ташларның колларына әвереләләр.
Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә аларны хөрмәтләп, бөтен нигъмәтләрне бирә. Ләкин алар үзләрен һәм бөтен кешелекне түбәнсетәләр.
“Дөреслектә, Аллаһ бернәрсәдә дә кешеләргә карата гаделсезлек күрсәтми, ләкин алар үзләре үзләренә карата гаделсез”. (Йоныс сүрәсе, 44 нче аят)
Алар тапкан һәм эшкәрткән ташлар аларга каршы чыкмадылар. Ташлар белән алар ни генә кылсалар да, алар Сәмудләргә буйсынганнар.
Ничек инде алар үзләре буйсындырган ташларга гыйбадәт кылалар?
Кемнең көчленең көчсезгә табынганын күргәне бар?
Кемнең патшаның үз колына табынганын күргәне бар?
Кешеләр Аллаһны оныталар.
Кешеләр үзләренең кем икәнлекләрен оныталар.
Кешеләр Кодрәткә ия булган Бердәнбер Аллаһка гыйбадәт кылырга теләмиләр. Шуңа күрә, Аллаһ аларны түбәнсетә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий