Яңа фикерләр:

postheadericon Салих галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

Салих галәйһиссәлам.
bc7baee50eac

Аллаһ Тәгалә моңарчы Нух галәйһиссәлам кавеменә һәм Әдитләргә җибәргән кебек үк, әлеге кавемгә дә пәйгамбәр җибәрергә тели.
Дөреслектә, Аллаһ Үзенең коллары кәферлеккә батканлыгын һәм җирдәге бозыклыкны яратмый.
Сәмудләр арасында Салих исемле кеше була. Ул затлы гаиләдә туа һәм акыллы, сәләтле булып үсә. Ул бик әдәпле, зирәк егет була.
Кешеләр аңа күрсәтеп:
– Бу – Салих! Салих! – дип әйтә торган булганнар.

Алар аңа зур өметләр баглаганнар.
– Бу егет бөек кеше булачак!
– Бу егет зур кеше булачак!
– Ул кабиләнең байлар һәм башлыклары сафына керәчәк.
– Аның матур сарайлары һәм гаять зур бакчалары булачак…
Салих галәйһиссәламнең әтисе дә шуларга охшаш планнар кора: имеш, аның улы үзенең акылы сәбәпле күп байлык җыя. Ә инде ул үзенең токымлы атына утырып, күпсанлы ялчылары озатуында урамга чыккач, бөтенесе аны сәламләячәкләр. Бөтенесе:
– Бу фәләннең улы, бу фәләннең улы, – диячәкләр.
Ләкин Аллаһның ихтыяры башкача була. Ул аны пәйгамбәр булу хөрмәте белән бүләкли һәм аны кавеменә, караңгылыктан яктылыкка алып чыксын өчен җибәрә.
Әйтегезче, моннан да хөрмәтлерәк һәм бөегрәк вазифа бармы икән?

Салих галәйһиссәламнең дәгъвәте.

Салих галәйһиссәлам үзенең кавеме каршына баса һәм бөтен тавышка:
– И халкым минем! Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, чөнки Аннан башка иләһ юк сезгә! – ди. (Әграф сүрәсе, 59 нчы аят)
Байлар мәҗлесләр һәм файдасыз күңел ачулар белән мәшгуль булалар. Алар потларга табыналар һәм башка бернәрсәне дә кабул итмиләр.
Салих галәйһиссәламнең дәгъвәте аларга берничек тә тәэсир итми.
Сәмуд кавеменең байлары, ачуланып:
– Кем бу? – дип сорыйлар.
Аларның хезмәткәрләре:
– Бу – Салих, – дип җавап бирәләр.
– Нәрсә ди ул?
– Ул: “Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, чөнки Аннан башка гыйбадәткә лаеклы затлар юк, – ди. – Дөреслектә, сезне Аллаһ үлемегездән соң торгызачак һәм сез гамәлләрегез өчен җавап бирәчәксез, мин – Аллаһның пәйгамбәре, Ул мине минем халкыма илче итеп җибәрде, – ди, – дип әйтәләр.
Байлар көләләр:
– Мескен! Ничек ул пәйгамбәр була ала ди? Аның сарае да, бакчасы да, чәчүлеге дә, финик бакчасы да юк! Ничек ул пәйгамбәр була алсын ди?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий