Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Курчакны юындырабыз”

курчакБеренче кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру буенча ачы шөгыль конспекты

 

Максат:

1. Актив рәвештә әңгәмәләрдә катнашырга, сорауларга аңлаешлы итеп җавап кайтару. Сөйләм әъзаларын камилләштерү, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

2. Сабын, сөлгене дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту. Чисталыкка һәм пөхтәлеккә өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек өстендә эш: сабын, су, сөлге.

Җиһазлау: курчак, сабын, су, сөлге.

Алдан эшләнгән эш: рәсем карау, курчаклар юындыру.

Методик алымнар:

1) Ситуация: “Безгә бүген кунакка пычрак курчак килгән”.

2) Балалар белән бергә курчакны юындырабыз.

3) Балалар белән бергә кулларны юабыз.

4) “Чиста куллар” уен уйныйбыз.

5) Йомгаклау.

 

 

Шөгыль барышы

 I   Тәрбияче: “Балалар, әйдәгез матур итеп төркем бүлмәсенә керәбез һәм матур итеп урындыкларга утырабыз. Безгә бүген күп кунаклар килгәннәр. Әйдәгез әле бергәләп исәнләшәбез.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген шөгыль карарга Алсу исемле курчак килергә тиеш иде, чыгып карыйм әле, килмәде микән? Килгән икән, тик нигәдер кермичә торган, оялган. Балалар, бу курчакка нәрсә булган?

Балалар: – Пычранган; бите пычрак; куллары да пычрак.

Тәрбияче: – Дөрес, курчак Алсу юынмаган, пычрак. Юындырабызмы?

Балалар: – Әйе.

Тәрбияче: – Безгә аның өчен нәрсәләр кирәк булачак? Монда карыйбыз һәм әйтеп барабыз. Бу нәрсә?

Балалар: Сабын, су, сөлге.

Тәрбияче: Дөрес, балалар.

 

II Тәрбияче: Ә хәзер инде курчакны юындырып алабыз. (Шигырь уку: “Йомшак су, йөгерек су” Җ. Тәрҗемәнов.

Йомшак су, йөгерек су! Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын, битләрем аллансын,

Кулларын агарсын.

Тешләрем тазарсын… авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су! Һәммәсен чиста ю!

 

– Менә хәзер инде курсак чистарды (Сөлге белән корытабыз) Әйдәгез без дә кулларны юып алабыз.

 

III (Юыну бүлмәсенә керәбез һәм кулларны юабыз).

 

IV  – Хәзер урындыкларга утырабыз “чиста куллар” уенын уйнап алабыз.

Тәрбияче: Кайда, кайда безнең куллар?

Балалар: (кулларын алга чыгарып күрсәтәләр, биетәләр һәм такмак әйтәләр).

Менә шул, менә шул

Безнең чиста куллар!

 

V Тәрбияче: Безгә бүген кем килде?

Балалар: Алсу исемле курчак!

Тәрбияче: Без нәрсә эшләдек?

Балалар: Юындырдык. Кулларыбызны юдык.

Тәрбияче: Хәзер инде саубуллашабыз.

Балалар: Сау булыгыз!

 

 

Кулланылган  әдәбият.

1. Закирова К.В.“Әхлак нигезе – матур гадәт” (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма/К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.-383 б.

2. Балалар бакчасы: Әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы. – Казан: Ранннур, 2003.-656 б.

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “76 нчы гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МИННЕБАЕВА АЛЬБИНА ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий