Конспект: “Җир асты патшалыгына сәяхәт”
Зурлар төркеме өчен экологиядән шөгыль конспекты.
Максат:
Балаларны туфрак белән таныштыру.
Туфракның әһәмияте һәм анда яшәүче бөҗәкләрнең эшен күзәтү.
Аның үсемлекләр үсешендәге роле турында аңлату.
Җиһазлар: урманчы киеме, карта, ачкыч, суалчан.
Шөгыль барышы:
– Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь укыйм. Бу шигырь нәрсә турында ?
Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп
Агач төпләренә гөмбә тезеп –
Урман буйлап йөри алтын көз.
– Әйе, балалар, бу шигырь көзге урман турында.
Сезнең көзге урманны күргәнегез бармы? Әйдәгез алайса, көзге урманга “сәяхәткә ” чыгыйк. Урман – үзе бер дөнья ул. Менә килеп тә җиттек. Сизәсезме, биредә нинди саф һава ?
(Урманчы чыга.)
– Туктагыз әле, туктагыз ! Мин – Урманчы, минем рөхсәттән башка беркем дә аяк баса алмый.
– Балалар, әйдәгез, Урманчы белән исәнләшәбез!
– Исәнме, Урманчы! Без сиңа кунакка килдек. Урман патшалыгына керергә рөхсәт итәсең бит?
– Әлбәттә, кунакларга мин бик шат. Тик минем сезгә берничә соравым бар.
1. Көз турында нинди шигырьләр беләсез?
2. Минем урманда нинди җәнлекләр яши ?
3. Алар нәрсәләр белән туклана?
4. Көз көнне җәнлекләр нишли ?
(Балаларның җаваплары тыңлана.)
– Рәхмәт, балалар, бик куандырдыгыз. Рәхим итегез урман патшалыгына. Мин сезне җир асты патшалыгы белән таныштырып китәм. Ләкин аның ачкычын мин каядыр яшердем. Игътибар белән әйләнә – тирәгезгә карасагыз, бәлки берәр тамга табарсыз!
1. Тукталыш:
Тамгалы урында туфрак эченә сандык белән ачкыч күмелә.
– Бу ачкыч – җир асты патшалыгының ачкычы. Кешеләр җир өстеннән йөреп, аның кадерен бер дә белмиләр. Ләкин безгә яшәгән җиребезне яратырга кирәк. Мин сезгә туфрак бирәм, ә аны алыр өчен безгә җир өстендә чокыр казырга кирәк.
Чокыр эченнән чыккан туфракны урманчы балаларның һәрберсенә ак кәгазь бите белән бирә.
Балалар туфракны тотып, уып карыйлар. Туфрак эчендәге вак ташларны, үсемлек тамырларын табалар.
– Балалар, минем җир асты өемнең стенасына карагыз әле. Стена сырлы – сырлы. Туфракның югары катламы кара төстә була. Туфракның бу өлешендә үсемлекләр үсәргә бик яраталар. Тирәнәя барган саен туфракта минераль матдәләр кими бара.
(Балалар белән туфракның өлешләрен карау).
2. Тукталыш :
Табигатьтә бернәрсә дә юкка чыкмый. Хәтта көз көне саргаеп коелган яфраклар да каядыр югала ?
(Балалар җавабы).
– Коелган яфраклар, сынып төшкән ботаклар вакыт узу белән туфракка әверелә. Дусларым, сезне кипкән яфраклардан туфрак ясаучы дустым белән таныштырасым килә. Менә ул!
(Урманчы балаларга тартмадагы туфракта суалчанны күрсәтә.)
– Күрәсезме, балалар, сезне күргәч ул ничек шатлана! Нәрсә эшли соң ул анда?
(Балалар җавабы).
Хәзер аның эше бик күп, әйдәгез җибәрәбез аны. Сау бул, суалчан дус!
3. Тукталыш:
Балаларга хайваннар турында табышмаклар әйтелә:
а) Сорыдыр төсе, үткендер теше,
Урманда йөри, куяннар эзли. (Бүре)
б) Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)
в) Килә бер батыр атлап,
Аягын баса лап – лап,
Урманда йөри, умартадан бал көри. (Аю)
г) Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
д) Бер нәрсә дә тегә белми, энәләр тагып йөри. (Керпе)
– Балалар, без сезнең белән көзге урманның матурлыгын күзәттек, туфрак һәм аның әһәмияте белән таныштык. Карагыз әле, дусларым, вакыт үткәнен сизми дә калганбыз икән бит без. Әйдәгез Урманчы белән хушлашыйк та юлга кузгалыйк.
Татарстан Республикасы
Әлмәт муниципаль районы
Елховой авылы
“Күбәләк”гомумүстерешле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
II квалификацион категорияле тәрбиячесе
БИЛАЛОВА ВЕНЕРА ХӘСӘНҖАН КЫЗЫ
Комментарии: |