Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Халыкара туган тел көне»

123_04-7 яшьлек балалар өчен (ике телдә)

КҮЧЕРҮ – Татар теле – дуслык теле (Презентация)

 

Цель:

Познакомить детей с «Международным днем родного языка».

Дать понятие, что такое родной язык и почему его называют родным.

Развивать у детей любознательность и интерес к языкам.

Задачи:

– закреплять представления и знания детей о культуре и языке русского и татарского народа.

– развивать навыки общения между детьми разных национальностей.

– воспитывать у детей чувство гордости за свой народ, за свой родной язык и толерантное отношение к представителям других национальностей, к их языку, культуре.

Оборудование и материал: национальные костюмы для ведущих и для детей, платочки.

Предварительная работа с детьми: разучивание стихов, песен, народных игр.

 

 

Ход мероприятия:

В центр выходят дети в татарских национальных костюмах. Первая ведущая на татарском языке, вторая ведущая на русском языке.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Әкрен генә «Туган тел» көе яңгырый (Г.Тукай). Зал уртасына татар малайлар һәм кызлар туган тел турында шигырьләр сөйләргә чыгалар:

 

Тимур: Дөньяда иң-иң матур ул –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур ул –

Ул минем туган телем. (Энҗе Мөэминова)

 

Рузилә: Когда мы были малышами,

Нас русской речи обучали.

И с доброй маминой сказкой

Мы речи впитывали ласку.

 

Мадина: Бар күңеллек бөтен дөньяда

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? – Мин беләм,

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

 

Ранис: День родного языка,

Отмечает вся земля,

В этот день мы всем желаем,

Мира, радости, добра.

 

Презентация карау.

 

Җыр «Әссәламегаләйкем!»

1. Таң ата да кояш чыга,

Кояшны сәламли көн.

Саумы кояш, сүнмәс учак!

Әссәламегаләйкем!

 

2. Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем!

Үз телемдә сәлам юллыйм,

Әссәламегаләйкем!

 

3. Ачыйк бәхет ишекләрен,

Бәхетле булсын һәркем.

Әй кардәшләр, милләттәшләр,

Әссәламегаләйкем!

 

Балалар урындыкларга утыралар.

 

Алып баручы:

Хәерле көн димен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга.

Ә батырлык сезгә – егетләргә!

 

Ведущая: Добрый день, дорогие друзья! Сегодня мы собрались не случайно. Сегодня большой праздник – Международный день родного языка.

 

О язык мой, мы навечно

Неразлучные друзья

С детства стало мне понятно

Радость и печаль моя.

 

Бәйрәмгә әби белән бабай килеп керә.

Әби, бабай: Исәнмесез, балалар.

Алып баручы: Исәнмесез, әбекәй. Исәнмесез, бабакай. Нишләп йөрисез монда?

Әби: Менә матур җыр ишетеп килдек әле, кызым. Бигрәк матур җырлый балалар.

Алып баручы: Әйе,шул, әби белән бабай, бездә бүген бит бәйрәм.

Бабай: Нинди бәйрәм ул, кызым?

Алып баручы: Бүген Халыкара туган тел көне. Сез дә безнең бәйрәмгә кушылыгыз. Менә шунда утырып безнең бәйрәмне карагыз.

Бабай: Шулай итәрбез, кызым.

Әби: Без туган тел турында матур шигырьләр тыңлап китәрбез.

 

«Татар баласы»

Оскар: Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә:

Нинди гүзәл татар кызы! –

Күз тимәсен үзенә.

 

Камиля: Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы! –

Күз тимәсен үзенә.

 

Рүзәл: Үзе тыйнак, үзе горур,

Хак сүз булыр әйткәне.

Яратыр газиз Ватанны,

Сөяр әткәй – әнкәйне.

 

Диләрә: Дәү булгач та шулай калыр

Татар баласы булып.

Әйтерләр:

– Татар кызы бу!

Диярләр:

– Татар улы! (Ләбиб Лерон)

 

Алып баручы: Сез бик күп шигырьләр беләсез икән. Матур итеп сөйлисез.

Ведущая: Молодцы! Танец – это особый вид искусства. Он отражает чувства, через танец мы познаем мир. Вашему вниманию татарский народный танец.

 

Алып баручы:

Биюченең итәкләре

Бии, бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии, бии остара.

 

Татар халык биюе (татарский танец)

Алып баручы: Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган «әни», «әти», «әби», «бабай» сүзләрен башлап туган телдә өйрәнәбез. Туган үскән ил – җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз.

 

Ведущая: Каждый народ – это своя неповторимая культура, история, образ жизни, традиции и, конечно же, язык. Язык нам дорог как родня мать, наши предки назвали его родной язык. Ведь только тот человек способен учить другие языки, кто знает в совершенстве свой родной язык, читает и интересуется культурой своего родного народа, любит и гордится своим родным языком.

 

Алып баручы: Хәзер кызларыбыз «Энҗе – мәрҗән калфагым» турында шигырь сөйләп китәрләр.

 

«Энҗе – мәрҗән калфагым»

Әминә: Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап – ак,

Бик килешә йөземә.

 

Диана: Әй калфагым, калфагым,

Калфаклар кияр чагым.

Күңелемә ямь бирүче

Нур булды шул калфагым.

 

Алсу: Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр. (Р.Вәлиева)

 

Алып баручы: Әйдәгез әле, кызлар, егетләребезгә, килгән кунакларыбызга җырлы – биюле уен уйнап күрсәтәбез.

Ведущая: Давайте мы с вами поиграем в татарскую народную игру “Ручеек”

 

Җырлы – биюле уен «Чума үрдәк, чума каз» (Игра “Ручеек”)

 

Уйнаучылар кара – каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга – кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Ведущая: Играющие встают друг напротив друга в два ряда по парам и держатся за руки. В начале ряда один из игроков встает без пары. Дети все вместе поют:

 

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әлфия үзенә иптәш эзли,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Илназны ярата шул, ярата.

(Все повторяется два раза)

 

Правила игры:Играющие в ритм песни стоят держась за руки.Ребенок без пары, проходя мимо ряда выбирает себе пару, берет за руку и встает. Ребенок оставшись без пары встает в начало ряда.С началом песни играющий в таком же порядке выбирает себе пару.

Алып баручы: Рәхмәт, кызлар, булдырдыгыз. Ә хәзер, егетләребез, кызларыбызга һәм килгән кунакларыбызга «Түбәтәйле» уенын уйнап күрсәтик.

Ведущая: Ребята, а давайте теперь с вами поиграем татарскую народную игру “Тюбетейка”.

 

Уен «Түбәтәйле»

Уртада 5 – 6 урындык тора, урындыкларга түбәтәй куела. Балалар урындыклар тирәли түгәрәкләнеп басалар һәм, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.

 

Ведущая: А сейчас мы вам станцуем пляску с платочком.

 

Песня – пляска «Пляска с платочком» (Русская народная мелодия, слова А. Ануфриевой)

Дети стоят вокруг (около) педагога, у них в руках – разноцветные платочки. Все выполняют движения под пение и по показу педагога.

 

1.У кого в руках платочек,

Тот пойдет ко мне в кружочек.

Он платочек свой покажет.

И всем весело попляшет.

 

Припев: Вот какой, вот какой,

Вот какой платочек мой.

Покружись надо мной

Желтый, красный, голубой.

 

2. Мы возьмем за уголочки

Наши яркие платочки

И поднимаем выше, выше,

Выше наших ребятишек.

 

Алып баручы: Татар теле минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим…

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә.

 

Ведущая: Есть у каждого язык,

Что родной язык навеки,

Без родного языка

Нет человека!

 

Алып баручы: Хәзер барыбыз бергә «Туган тел» җырын башкарабыз.

 

Җыр «Туган тел» (Г.Тукай сүз. татар халык көе). Песня “Родной язык”.

 

Алып баручы: Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз.

Ведущая: Молодцы, ребята! На этом наш праздник заканчивается. Пришло время нам прощаться с нашими гостями! До свидания, дорогие гости!

На этом праздник заканчивается.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Киров районы

“82 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХӘЙРУЛЛИНА ЭЛЬЗИРА ИЛСУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий