Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Теремкәй (төрле өйләр)»

ТЕРЕМКИкенче кечкенәләр төркеме өчен

КҮЧЕРҮ – Теремкәй (презентация) 

 

Максат: өй рәсеме ясалган рәсемнән геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) танып әйтү, аларның яссылыкта урнашуын (өстә, аста) дөрес әйтү.

Бурычлар:
Белем бирү бурычы: ничәнче дигән сорауга дөрес җавап бирергә өйрәтү; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга өйрәтүне дәвам итү;
Тәрбия бирү бурычы: балаларга бер-берсенә юл куярга өйрәтү; күтәренке                               кәеф булдыру;
Үстерелешле бурыч: фигураның зурлыгына карап тиешле урынга өстәмә элементларны куя белү; төп төсләрне танып аера белү.

Күрсәтмә мат-л:  “Теремкәй” әкияте буенча геройлар, теремкәй рәсеме; 3 кәрзин һәм сары, кызыл, яшел кәгазьдән киселгән алмалар.
Тарату мат-лы:  һәр балага савыт белән геометрик фигуралар, өчәр кәрзин, бишәр алма (алар сары, яшел, кызыл төстә)

 

1. Әзерлек эше

Бер-берегезгә карап елмаегыз. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм:

Нәкъ басу уртасында

Бик матур өй тора.

Бик биек тә түгел,

Тәбәнәк тә түгел. Нәрсә ул? (Теремкәй).

 

Теремкәйне әйбәтләп карыйк әле. Аның нәрсәләре бар? (Стенасы, тәрәзәсе, ишеге һ.б.)
– Балалар, тәрәзәсе, стенасы, түбәсе, төтен чыга торган пиче нинди геометрик фигурага охшаган?

 

2. Дид/уен “Шундый фигураны күрсәт”. (Тарату материалы белән эш)

– Әйдәгез әле, сез дә шушы фигуралардан теремкәй ясап куегыз. (Балалар савытлардагы геом. фигуралардан өй төзиләр).

 

Бервакыт теремкәйне күреп, аның янына нәрсә  килгән? Ул нәрсә дип сораган?

-Чи-чи-чи, теремкәйдә кем яши?

Аңа берәр җавап бирүче булганмы?

Юк, булмаган.

Тычкан теремкәй эченә керә дә, шунда яши башлый. Бераз вакыт үткәч, теремкәй янына нәрсә  килә? Ул нәрсә дип сораган?

– Теремкәйдә кем яши?

– Мин, тычкан-Чиелдык. Ә син кем буласың?

– Ә мин бака-Бакылдык булам. Мине дә керт әле?

– Ә син нәрсә эшли беләсең?

– Мин яхшы итеп саный беләм. Сезне дә өйрәтәм.                                                                                                                     (Уң, сул кул белән кәрзиндәге алмаларны  5 кә кадәр саныйлар).

 

3. Алмаларны 5 кә кадәр саныйлар

Алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар. (Тарату материалын саныйлар)

Бервакыт теремкәй янына куян килә. Ул нәрсә дип сораган? Куянга нәрсә дигәннәр? Син нишли беләсең соң, Куян? – дип сорагач, Куян: “Балаларны уйната беләм”, – дип җавап биргән. Әйдәгез аның белән уйнап алабыз.

 

4. Физкультминут:

Бергәләп басыйк әле,

Түгәрәк ясыйк әле.

Менә нинди түгәрәк,

Бик кечкенә түгәрәк.

 

Кулны кулга тотынып,

Артка таба барабыз.

Менә нинди түгәрәк,

Бик зур түгәрәк.

Уңга таба барабыз,

Аяк очында биеп барабыз.

Ә хәзер сулга барыйк,

Тыпырдып та алыйк.

Менә шулай ял иттек,

Вакыт күңелле үтте.

 

Менә җәнлекләр теремкәйдә өчәү тора башлаган, ди. Тагын бервакыт теремкәй янына төлке килгән. Ул нәрсә дип сораган? Җәнлекләр үзләре белән  матур итеп  исемнәрен әйтеп таныштырып чыгалар.

–  Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши?

– Төлке-Хәйләбай,син нәрсә эшли беләсең? –дип сораганнар җәнлекләр.

 

5. Ә мин сезгә башваткыч тәкъдим итәм. Рәсемдәге һәр предметны үзегез  табып, нәрсәләр булуын әйтегез.

 

Хәзер алар теремкәйдә дүртәүләп яши башлаганнар. Бервакыт теремкәйне күреп, тагын нәрсәдер килгән. Нәрсә икән ул? Әйе, бүре килгән. Ул нәрсә дип сораган? Җәнлекләр үзләренең исемнәрен әйтеп чыккач бүредән нәрсә эшли белүен сораганнар.

Ә мин сезгә күчтәнәчкә күп итеп алмалар җыеп килдем. Алмалар барысы да бертөслеме? Нинди төсләрдә? (Кызыл, яшел, сары).  Миңа алмаларны  һәрберсен үз төсендәге кәрзингә салып бирегез.

 

6. – Әйдә әле бүре дуска без алмаларны төсләре буенча аерып бирәбез. Аннары ул алмалар  белән теремкәйдәге дусларың сыйлар. (Тарату материалы белән эш)

Сары кәрзингә – сары  алмалар.

Кызыл кәрзингә – кызыл алмалар.

Яшел кәрзингә – яшел алмалар

Бүрене дә теремкәйгә кертәләр. Хәзер алар бишәү, җырлый-җырлый, яши башлыйлар.

Көтмәгәндә теремкәй янына,  лап-лап атлап, аю килгән . Җәнлекләр аюны да үзләре янына керткәннәр.

Җәнлекләр теремкәйдә хәзергә кадәр дус булып яшиләр, ди.

 

 

Татарстан Республикасы

Саба  муниципаль районы

“Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САФИНА ЧУЛПАН НӘКИП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий