Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әбекәй-алтыным, минем иң якыным”

ck_0310_12_133-7 яшькә кадәр (катнаш төркем)

 

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Сөйкемле, ягымлы, йомшак кунелле әбиләребез! Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, кунелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак , без бик шат булыр идек.

Бу очрашу сезнең кунелләрегездә матур истәлекләр калдырсын иде. Сезне ихлас кунелдән бугенге бәйрәм белән котлап җыр буләк итәбез.

 

Жыр: “Әбием-әбекәем”. Рөстәм Бакиров сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы.

 

Алып баручы: Ак яулыклы көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә.

Кем ул, диеп сорасагыз –

Минем әби, әлбәттә.

 

Тәмле бәлеш пешеруче

Дәу әни безнен өйдә.

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.

 

Балалар, сезнең дә әбиләрегез берсеннән-берсе тәмле ризыклар пешерәләр, шулай бит. Нинди ризыклар белән сыйлыйлар алар, әйтегез әле? (Балалар берсен-берсе уздырып дәү әниләре аларга пешергән ризыклар турында сөйлиләр). Ә хәзер бергәләп әбиләргә ничек булышу турында җырлап курсәтик.

 

“Кулъяулык” – жырлы-биюле уен.

Алып баручы: Әбиләребез нәни оныкларын тәрбияләудә купме көч куя. Әти-әниләрегездән кала иң нык яратучылар –ул сезнең әбиләрегез. Матур җырлары, әкиятләре белән куңелләрегезгә нәфислек, хөрмәт хисе тәрбиялиләр. Әниләрегез эштә чакта алар сезне биләугә салып тирбәткәннәр, бишек жырлары җырлаганнар. Әйдәгез әле әбиләребез шул җырларын искә төшерсеннәр әле.

 

Әбиләр бәби төрәләр, бишек жырлары жырлыйлар.

 

– Шушылай матур итеп жырлаучы, оныкларым диеп өзелеп торучы әбиләр кайда бар микән. Әйдәгез әле без дә узебезнең матур шигырьләребезне әбиләргә бүләк итик әле.

 

Балалар шигырләрен сөйлиләр:

 

1. Минем әби гомер буе (Нәргизә)

Авыр эштә эшләгән.

Авырлыклар күп күрсәдә

Күңелен төшермәгән.

 

Сарай алдына баруга,

Сыеры дәшә аңа.

Маэмай да аны күрүгә,

Койрык болгый, шатлана.

 

2. Иртән торсам, кояш чыгып, (Рамазан)

Нурларын сипкән иде.

Әбиемнен чәе кайнап,

Коймагы пешкән иде.

 

 

Аяклар тими идәнгә

Дәртләнеп биегәндә.

Йөрәкләр җырлый берләшеп,

Парлашып биик, әйдә.

 

Парлы бию “Каз канаты”

 

3. Өйгә кайтсам, өй балкыган – (Нияз)

Өйгә нур ингән!

Ерак җирне якын итеп

Әбием килгән.

 

Узен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

Курим әле улымны дип,

Әбием килгән.

 

4. Яратам әбиемне, (Ильяс)

Сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да курмим,

Миннән кубрәк белә.

 

Аңламасам анлата

Татлы тел белән генә.

Яхшы йөр, кеше бул,

Иреш , ди, теләгеңә.

 

Ә хәзер әбиләребез сезне яшь чакларыгызга алып кайтыйк әле.

Балалар белән бергәләшеп “Чума үрдәк, чума каз” уены.

 

Әбекәйләребез, яшь чакларыгызга кире кайткандай булдыгызмы? Яшь чакларыгызны, аулак өйләргә йөргән чакларыгызны искә төшердегезме?

Әйдәгез әле, берсен искә төшерик.

 

Йөзек салыш уены.

Йөзек салынган әбигә бирем бирелә. Шул биремне үтәргә кирәк. Мәсәлән, бәйрәм белән котларга, балаларга үгет-нәсыйхәт әйтергә, җыр җырларга һәм башкалар. (Ромашка чәчәге ясала, шуннан биремнәр алына)

 

Чәчәк бәйләме сузсак,

Үрелеп ала алмассыз.

Жыр бәйләме бүләк итсәк,

Кабул итми калмассыз.

 

Жыр: “Дустым бар” Л. Хикматуллина сүзләре һәм музыкасы.

 

Чулпыларын чылтыратып

Кем бии, әнә кара:

Аягүрә баскан килеш

Әйтерсең йөзеп бара.

 

Ә хәзер әбиләребез биеп күрсәтсен әле.

5. Зәңгәр күгемдә ал кояш (Зәринә)

Сүнмәсен, балкып торсын

Әбиләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

 

6. Минем әби бик әйбәт (Лиана)

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

 

Әбием hәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнен күнелне күрә.

 

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда.

 

Балалар, әбиләребезнең куллары җылы, йомшак, алай гына түгел, алтын да!

Алар үзләренең күңел җылыларын кушып бияләй, оекбашлар бәйлиләр. Шул оекбашларның җылысы аша әбиләребезнең җан җылысы безгә дә күчә. Шуңа да нинди суыкларда да безнең аяк-кулларыбыз туңмый. Без аларга барысы өчен дә бик зур рәхмәт әйтәбез.

Сабыр, йомшак кунелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп озак яшәгез, ә б и л ә р е б е з! ! !

 

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итә.

 

 

Татарстан Республикасы

Минзәлә муниципаль районы

“Җәмәк “Салават купере” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАСАНОВА ГӨЛНАЗ МИРГАСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий