Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!»

512-3 яшьлек балалар өчен

 

Күңелле музыка астында балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап урындыкларга утыралар.

 

Алып баручы: Җыр күтәрә күңелне

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме,

Сигезенче март бүген.

 

Күмәк җыр “Яз килә” Ф.Шәймәрдәнова муз.

 

Кояш: Ой, нинди матур җыр. Мин кая килеп эләктем. Сезнең матур җырыгыз мине йокымнан уятты.

Алып баручы: Исәнме, кояшкай. Бүген безнең бакчада бәйрәм, әниләребез, әбиләребез, кызларыбыз бәйрәме.

Кояш: Бу бакчаның балалары,

Кара, ничек уңганнар,

Әниләрнең бәйрәмендә

Миннән иртә торганнар.

Ах! Соңга калганмын ахрысы! Рәхмәт сезгә, балалар, мине вакытында уятканыгыз өчен. Мин яз җитүен сизми кала язганмын. Гафу итегез,балалар. Миңа тамчылар янына ашыгырга кирәк. Алар да соңарса ни булыр.

Алып баручы: Кояшкай, син алай борчылма.Тамчылар инде биредә.

 

“Тамчылар” биюе.

 

Кояш: Тамчылар артыннан мин дә китәм. Кошлар килүгә ояларын җылытасым бар.

Алып баручы: Безгә синнән башка күңелсез булачак. Балалар сиңа ярдәм итәрләр.

 

Уен “Матур сүзләр әйтү”

(Балалар 1 ягымлы, матур сүз әйткән саен ояга бер түгәрәк сала бару)

 

Кояш: Рәхмәт сезгә, балалар. Мондый матур сүзләрдән күңелләр җылынды.

1 бала

Син,әнием,минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

2 бала

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга,

Таптамагыз һич ярамый

Әни сүзен таптарга.

 

3 бала

Сигезенче март-

Әни бәйрәме.

Бүләк итәрмен

Чәчәк бәйләме.

 

Кояш: Балалар, сез хаклы, чәчәкләрдән башка бәйрәм була алмый. Ә безнең чәчәкләребезнең таҗлары коелган, аларны дөрес итеп җыярга кирәк.

 

Уен ”Чәчәкне җый”

 (Әниләргә чәчәкнең уртасы бирелә. Һәр бала чәчәк төсенә туры килгән чәчәк таҗларын сайлап куярга тиеш)

 

Кояш: Рәхмәт сезгә, балалар. Бу чәчәкләр сезгә минем бүләгем булсын.

 

“Кояш гомере” дигән җыр астында “кояш” белән күмәк бию

 

Алып баручы: Көннәр һәрчак аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын.

Әниләр дә кояш кебек

Озын гомерле булсын.

 

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“Арчаның 9 нчы номерлы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МИННЕБАЕВА ГӨЛҮСӘ МИННЕГАЛИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий