Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Математика патшабикәсеннән хатлар”

21263_html_7571c2925-6 яшьлек балалар өчен

 

Бурычлар:

1. Балаларны бөтен һәм кисәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Предметларны 2 һәм 4 кисәккә бүләргә өйрәтү; рәт һәм кире санауны, геометрик фигураларны ныгыту; кушу, алуга гади күнегүләр эшләү.

2. Фикерләү сәләтен үстерү. Куелган сорауларга дөрес һәм төгәл итеп җавап бирүне булдыру.

3. Балалар арасында дустанә мөнәсәбәт, уңышларың белән өлкәннәрне сөендерү һәм математика шөгыленә кызыксыну тәрбияләү.

Материаллар:

1. Күрсәтмә – геометрик фигуралар рәсемнәре, план.

2. Таратма – гади карандашлар, кызыл ручка, кызыл, сары, яшел, зәнгәр һәм ак төстәге конвертлар.

 

Дәрес барышы.

Тәрбияче: Балалар, килегез әле монда. Бүген хат ташучы килеп безгә математика патшабикәсеннан хат калдырып китте. Мөгәен, ул безне үзенең патшалыгына чакыра торгандыр. Әмма, сәяхәтебезне башлаганчы минем сезнен белемнәрегезне тикшереп үтәсем килә. Мин хәзер сезгә сораулар бирәм, ә сез тиз генә җавап бирерсез.

Тәрбияче: Хәзер нинди ел фасылы?

Балалар: Кыш.

Тәрбияче: Кышка безнең нинди айлар керә?

Балалар: Декабрь, гыйнвар, февраль.

Тәрбияче: Хәзер көнме, төнме?

Балалар: Көн.

Тәрбияче: Бер кулда ничә бармак бар?

Балалар: 5

Тәрбияче: Өчпочмакның ничә почмагы бар?

Балалар: 3

Тәрбияче: Туган көн елга ничә тапкыр була?

Балалар: 1

Тәрбияче: Өч мәченең ничә борыны була?

Балалар: 3

Тәрбияче: Ике тычкан баласының ничә колагы була?

Балалар: 4

Тәрбияче: Яхшы, сез бик игътибарлы, барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер, әйдәгез, урындыкларга утырыйк та, патшабикәнең хатларын укыйк. (Тәрбияче балалар каршына хатларны куя).

Тәрбияче: Безгә ничә хат җибәргәннәр?

Балалар: 5

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Математика патшабикәсе безгә 5 хат җибәргән. Әйдәгез беренче хатны ачып укып карыйк. Ул нинди төстә.

Балалар: Кызыл.

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Турыпочмаклык.

Тәрбияче: Әйе. Аның кәефе ничек? Сез ничек уйлыйсыз.

Балалар: Моңсу, аңа бик тә күңелсез.

Тәрбияче: Ә ни өчен аңа бик күңелсез?

Балалар: Чөнки ул үзе генә, аның дуслары юк.

Тәрбияче: Турыпочмаклык нәрсәләр белән дус?

Балалар: Шакмак, түгәрәк, овал, өчпочмак белән.

Тәрбияче: Әйдәгез без хәзер аңа дуслар булырдай безнең әйләнә-тирәдәге предметларны эзлик.

Балалар: Йорт түбәсе, кыяр, ишек, тәлинкә.

(Балалар дәфтәрләргә шул предметларны ясыйлар. Аннары аларның нинди геометирк фигураларга охшаганлыгын әйтеп чыгылар.)

Тәрбияче: Шакмак, түгәрәк, өчпочмак, овал, турыпочмаклык – аларның барысын да гомумиләштереп нинди сүз белән атап була?

Балалар: Геометрик фигуралар.

Тәрбияче: Әйе, балалар, сез хаклы. Без бу биремне эшләп чыктык. Әйдәгез хәзер азрак ял итеп алыйк.

 

Күзләргә гимнастика.

 

Арканы туры итеп утырдык, кулларны асылындырдык, күзләрне берничә мәртәбә ачып-йомып алабыз, күзләрне ачабыз һәм еракка карыйбыз. Уң кулны алга сузып уңга, сулга боргалаганны карап барабыз.

Тәрбияче: Калган конвертларда нәрсә икәнен беләсегез киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез, яшел һәм зәңгәр конверт арасында ятканын алыйк. Ул нинди төс?

Балалар: Сары.

Тәрбияче: Ә монда, балалар, саннар. Сез саннарның нәрсә икәнлеген беләсезме? (Балаларның җаваплары). Ә хәзер без ул саннар белән уйнап алырбыз.

 

“Дөрес итеп тезелеп бас!” уены.

Уен кагыйдәсе: көй уйнап торган арада балалар берешәр сан язылган карточка алалар. “Дөрес итеп тезелеп бас” дигән командага балалар тезелеп басырга тиеш.

Тәрбияче балаларга бер сан әйтә, ә алар ул санның күршеләрен  әйтергә тиеш.

 

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез саннар белән уеныбызны дәвам итик. Алдагы уен “Киресенчә” диеп атала.

Уен кагыйдәсе: балалар башта кире санауны кабатлап чыгылар, аннары саннар карточкалары тоткан килеш кире тәртип белән тезелеп басарга тиешләр. ( 10,9,8,7….)

Тәрбияче: Бу биремне дә без эшләп чыктык. Молодцы! Әйдәгез, азрак ял итеп алыйк.

 

Физкультминутка.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

 

Тәрбияче: Балалар, безнең укылмаган ничә хат калды?

Балалар: 3

Тәрбияче: Яшелен дә ачмыйк, зәңгәрен дә. Кайсы кала?

Балалар: Агын ачабыз.

Тәрбияче хатны ача һәм балаларга андагы яртылы рәсемнәрне күрсәтә. Яртылы геометрик фигураларның парларын табып балалар төзеп куялар.

Тәрбияче бер-бер артлы биремнәр укый:

1. Бер печеньены икегә бүлсәм, мин ничә кешене сыйлый алам?

2. Ике алманы тигез итеп икегә бүлсәм, ничә кеше алма ашый ала?

3. Бер грушаны дүрт кисәккә бүлеп мин ничә кешене сыйлый алам?

 

Тәрбияче: Безнең ничә хат калды?

Балалар: 2

Тәрбияче: Яшел хатны ачып укып карыйк әле. Балалар, мин кичә күрше балалар бакчасына кунакка кергән идем. Анда балалар сезнең кебек математикадан биремнәр эшлиләр иде. Ә хәзер миңа аларны тикшерегә кирәк. Сез миңа ярдәм итәсезме?

Балалар: Әйе. (Балалар кызыл ручкаларны алып биремнәрне тикшерәләр).

Тәрбияче: Балалар, безнең укылмаган ничә хат калды?

Балалар: 1

Тәрбияче: Әйе. Без ул хат турында нәрсә әйтә алабыз?

Балалар: Ахыргы, соңгы, бишенче…

Тәрбияче: Балалар, сез хаклы. Сез бүген бик яхшы шөгыльләндегез, математика патшабикәсеннән килгән хаттагы биремнәрне җиренә җиткереп үтәдегез.Бу – патшабикәнең рәхмәт хаты. Ул анда сезгә бүләкләр җибәргән.

Тәрбияче дәрескә йомгак ясый. Балаларның фикерләрен тыңлый. Бүләкләр өләшә.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Яңа Савин районы

“93 нче гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САБИРОВА ГӨЛҮСӘ МИНСУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий