Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Уӊыш бәйрәме»

bb7b55ac8f59Катнаш кечкенәләр төркеме өчен.

 

Катнашучылар: Алып баручы, Көз.

Атрибутлар: бала санына җитәрлек яфраклар, Көз костюмы, яшелчәләр белән кәрзин (кыяр, помидор, алма, сары һәм кызыл яфраклар), гөмбәләр биюенә эшләпәләр; яӊгыр биюнә зонтлар, 2 кәрзин, күчтәнәч.

Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы тәрбияче белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, кем ничектер, мин үзем

Яратам елның көзен,

Бик еш болытлар каплап

Торса да саф күк йөзен,

Иссә дә ачы җилләр,

Койса да салкын яңгыр

Нигъмәткә бай алтын көз

Ямьлерәк күк барыбер.

 

-Балалар, без сезнең белән бүген уңыш бәйрәменә “Алтын көз” бәйрәменә җыелдык. Балалар, әйдәгез бергәләп искә төшерик әле, хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: Урамда хәзер көз.

 Тәрбияче: Әйдәгез хәзер көзнең билгеләрен санап чыгыйк.

 Балалар:

  1. Көннәр суытты.
  2. Яңгырлар ява,
  3. Салкын җилләр исә.
  4. Агачтагы яфраклар төрле төскә керә.

 Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, Көз бөтен җирне төсле яфраклар белән түшәгән. Әйдәгез әле аларны җыеп уйныйк. (Көй яңгырый, балалар уйныйлар)

Тәрбияче:: Балалар, тыңлагыз әле! Безгә кемдер килә, ахры!

(Көз керә. Кулында кәрзин. Кәрзиндә яшелчәләр, шигырь сөйли)

 Көзсылу: Исәнмесез, нәни дуслар,

Сезне күреп килдем мин

Матур бәйрәмегез икән,

Йөзегездән белдем мин.

 Тәрбияче: Балалар, бу бит Көзсылу үзе, безнең яраткан көзебез. Матур итеп исәнләшик әле.

Балалар: Исәнме көз, алтын көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга куакларга сары чуклар элдеңме?

 Көзсылу: Саумысыз, нәни дусларым,

Сезне сагынып килдем мин,

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

 Балалар: Яңгыр, яу, яу, яу, яу!

Бар табигать юынсын

Тирә-як көлеп торсын!

 Көзсылу: Яу, яу дип телисез,

Ә үзегез качып йөрисез!

 

(“Зонтиклар” биюе)

 

Тәрбияче: Көзсылу, синең кулыңда нәрсә?

Көзсылу: Кулымда – кәрзин, кәрзинемдә – файдалы яшелчәләр.

Тәрбияче: Кәрзинеңдә нинди яшелчәләр?

Көзсылу: Мин сезгә җырлыйм, сез булышасызмы?

Балалар: Әйе.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле бергә “Көз һәм балалар җыры”н җырлыйк.

 

Җыр “Көз һәм балалар җыры”

 

 Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

 Көзсылу: (Яшелчә,җиләк-җимеш күрсәтә)

Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

 Балалар: Көз, көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

 Көзсылу: (төсле яфраклар күрсәтә)

Кәрзинемдә сары, кызыл

Алтын матур төсләр бар.

 Балалар: Көз, көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

 Көзсылу: (яңгыр макеты күрсәтә)

Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, салкын көннәр бар.

 

Көзсылу: Булдырдыгыз, балалар!

Абау, нинди яшелчәләр генә юк икән монда! Нинди матур булып, зур булып үскәннәр.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле хәзер яшелчәләр белән якыннанырак танышып китик. (Шигырьләр сөйлиләр)

 

Ә мин помидор булам,

Кызарып пешеп торам.

 

Ә мин булам кәбестә,

Мин бик тәмле бәлештә.

 

Таныйсызмы? Кишер мин

Кишердә күп витамин.

 

Кыярны һәркем таный,

Кыяр салатка ярый.

 

Минем исемем – Суган

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

 

Әй, бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

 

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

 

Көз: Ә гөмбәләр юкмыни?

Тәрбияче: Әнә ич гөмбәләр үзләре кунака килгәннәр.

 

(Гөмбә маскалары кигән балалар бииләр)

 

Көзсылу: Бигрәк акыллы балалар килгән бүген бәйрәмгә, бөтен яшелчәләрне дә беләләр, молодцы!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез шалкан әкиятен уйнап күрсәтәбез.

 

(Балалар шалкан әкиятен уйнап күрсәтәләр)

 

Көзсылу: Кадерле балалар, миңа китәргә вакыт. Сезнең белән бик күңелле булды. Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез, уйнадыгыз, шигырләр сөйләдегез. Барысы өчен рәхмәт сезгә. Мин сезгә көз күчтәнәчләре өләшәм. (Алмалар тарата).

Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!

(Китә)

 

Балалар: Сау бул, Көзсылу!

Тәрбияче: Балалар, сезгә күӊелле булдымы? Яхшы. Хәзер төркемгә кереп көз күчтәнәчләрен ашыйбыз.

 

Татарстан Республикасы

Нурлат муниципаль районы

Киекле авылы

“28 нче номерлы “Умырзая” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ӘҺЛИУЛЛИНА ЭНҖЕ СӘЛИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий