Яңа фикерләр:

postheadericon Мәктәпкә эзерлек төркемендә ата-аналар белән еллык эш планы

Мәктәпкә эзерлек төркемендә ата-аналар белән еллык эш планы

 figure_building_plan_from_blocks

Ай Үткәру вакыты Эш төре
Сентябрь 1 атна Ата-аналар почмагында көз темасына мәгълүмат әзерләү.Индивидуаль әңгәмә “Көндәлек реҗимны ничек үтәргә?”“Прививка кирәкме? Прививкалар календаре” күчмә папкасы әзерләү.
2 атна “Табигать бүләкләре” конкурсы.“6-7яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре” темасына ата-аналар җыелышы үткәрү.Мастер-класс “Бармакларны уйнатыйк”
3 атна “Баланың сөйләмен ничек үстерергә?” Логопед киңәшләре.“Ачык ишекләр” көне.
4 атна Консультация “Дөрес туклану”. Лэпбук ясау.
Октябрь 1 атна “Сез нинди әти-әни?” темасына анкета тутыру.
2 атна Консультация “Ял көннәрен ничек файдалы итеп уздырырга”.“Көзге уңыш” рәсем күргәзмәсе.
3 атна  Бәйрәмгә битлекләр, кирәк-яраклар әзерләү.“Алтын көз” бәйрәме.
4 атна Консультация “Сәламәтлекне саклыйк”.Индивидуаль әңгәмә “Гаиләдә хезмәт тәрбиясе”
Ноябрь 1 атна “Баланың сөйләмен ничек үстерергэ? Артикуляцион гимнастика” Логопед киңәшләре.
2 атна “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына балалар, ата-аналар белән лэпбук ясау.
3 атна  “Минем әнием-минем якыным” – әниләр портреты күргәзмәсе.“Уңган куллар”- кул эшләре күргәзмәсе.
4 атна “Әнием-кадерлем” бәйрәм кичәсе.
Декабрь 1 атна Ата-аналар почмагында кыш темасына мәгълүмат әзерләү.Ата-аналар җыелышы “Балаң игтибарлы булсын, дисәң…”
2 атна Мәйданчыкны бизәү , балалар өчен кардан тау ясау.
3 атна Яңа ел бәйрәменә төркемне бизәү.Котлау газетасы чыгару.Бәйрәмгә әзерләнү.
4 атна “Яңа ел маҗаралары” бәйрәм иртәсе.
Январь 1 атна Консультация “Грипп һәм ОРВИ –кисәтү-профилактика чаралары”
2 атна  Консультация “Юл йөрү кагыйдәләрен онытма!”
3 атна Консультация “Булачак укучының көн тәртибе”
4 атна Күчмә папка “Мәктәпкә әзерлек күрсәткечләре”
Февраль 1 атна Консультация “Кыш айлары файдалы узсын”
2 атна  “Муса Җәлил-безнең йөрәкләрдә” күчмә папка әзерләү.“Минем әтием-солдат” фотогазетасы чыгару.
3 атна  Әтиләр белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме.
4 атна Ата-аналар җыелышы “Балагыз мәктәпкә бара. Сез әзерме?”
Март 1 атна Ата-аналар почмагында яз темасына мәгълүмат әзерләү.“Алтын куллар” иҗади күргәзмәсе әзерләү.”Әбекәй-алтыным” рәсем күргәзмәсе.
2 атна “Әнием-кояшым” бәйрәм иртәсе.
3 атна “Нәүрүз” бәйрәме
4 атна Индивидуаль әңгәмә «Китап укырга яратасызмы?”“Бала мәктәпкә бара” кушымта әзерләү.
Апрель 1 атна Космонавтика көненә иҗади күргәзмә.
2 атна  “Чит планетага сәяхәт” спорт бәйрәме.
3 атна “Ачык ишекләр” көне
4 атна Мәйданчыкны бизәр өчен фигуралар, чәчәкләр, гирляндалар әзерләү .
Май 1 атна Консультация “Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә?”
2 атна “ Хәрби техника” конкурсы.Җиңү бәйрәме” музыкаль-спорт бәйрәме.
3 атна Ата-аналар җыелышы “Сау бул, бакча!”Мәктәп һәм укыту телен сайлау турында әңгәмә.
4 атна “Бакча белән саубуллашабыз” бәйрәм иртәсе.Җәйге –сәламәтләндерү чорына әзерлек.Консультация “Юлда йөрсәң- бул уяу!”
Ел дәвамында  Балалар бакчасында, шәһәр, республика буенча үткәрелгән балалар өчен конкурсларда, бәйрәмнәрдә, проектларда катнашу.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “14 нче катнаш төрдәге “Бөртеккәй” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

СОЛТАНОВА ЗӨЛФИЯ РАЗИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий