Яңа фикерләр:

postheadericon Электрон китаплар

бүлектә мин  балалар өчен кызыклы китапларга сылтамалар бирермен. Китапларны онлайн уку һәм конспектлау өчен www.tatknigafund.ru  сайтында теркәлергә кирәк.

1. “Нәниләр тел өйрәнә”,  Т.Шакирова, Татарстан китап нәшрияты , 2010

Бу төсле рәсемнәргә бай сүзлек мәктәпкәчә балаларга тел өйрәтү максатында чыгырылган. Китапта, тематик төркемнәргә бүлеп, нигездә предметлы рәсемнәр һәм аларның татарча, русча, инглизчә атамалары бирелгән.Шулай ук темага бәйләнешле рәсемсез сүзләр, фразалар, үрнәк сораулар һәм җаваплар да бар.

Китапны укырга

 

2. “Кошлар: табигатькә сәяхәт”, Т.Шакирова, Татарстан китап нәшрияты, 2007 

Әлеге китап «Табигатькә сәяхәт» сериясеннән беренчесе. Серле табигатебезгә ямь бирүче канатлы дусларыбыз — кошлар хакында ул китап. Анда төсле буяулар белән һәр кошның рәсеме бирелгән. Шул рәсемнәргә карап, сез кошларны танырга өйрәнерсез, матурлыкларына карап сокланырсыз. Кошлар хакында язылган хикәя-текстларны укып, аларның яшәү рәвешләре: кайда, ничек кышлаулары, ничек итеп оя ясаулары, балаларын тәрбияләүләре; табигатькә һәм кешеләргә файдалары хакында мәгълүмат алырсыз.

Китапны укырга

 

3. «Рәсем ясарга өйрәнәбез», Э.Нигматуллина , Татарстан китап нәшрияты , 2010

 Рәсем ясарга өйрәнү ул әле карандаш белән кәгазь битен чуарлау гына түгел, моның өчен хыялланырга, күзәтә һәм күрә белергә дә кирәк. Китапта төрле материаллар һәм алар белән эшләү тәртибе хакында тулы мәгълүмат бирелгән. Рәсем ясарга өйрәнү өчен махсус күнегүләр дә бар.

Китапны укырга

4. “Балачак энциклопедиясе”,  Беренче китап, Т.Шакирова, Татарстан китап нәшрияты , 2009

Китапны укырга

 

5. “Юл хәрәкәте билгеләре”, Т.Шакирова, Татарстан китап нәшрияты , 2009

1

Китап гаиләдә, балалар бакчасында, гомуми урта белем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында ата-аналар, тәрбияче яисә укытучы җитәкчелегендә юл хәрәкәте билгеләрен өйрәнү өчен мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына атап чыгарыла. Җыентыкта юл хәрәкәте билгеләре һәм кагыйдәләре төрле рәсемнәр, мавыктыргыч ысуллар белән аңлатыла. Китапта шулай ук ЮХИДИ, транспорт төрләре, беренче светофорлар турында белешмә, юл хәрәкәтенә бәйләнешле терминнарның аңлатмалары, балаларның логик фикерләүләрен үстерү максатыннан сораулар һәм җаваплар, урамда яки җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дә бирелә.

Китапны укырга

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий

Диплом специалиста – документ, являющийся основным при устройстве на работу в различные организации и компании. К нему относятся такие отрасли как про http://edy-diplom.com/ Диплом специалиста – документ, являющийся основным при устройстве на работу в различные организации и компании. При этом, для его выдачи необходимо,