Сценарий: “И туган тел, и матур тел!”
Г. Тукайның иҗатына багышланган әдәби – музыкаль кичә
Уртанчылар, өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен.
Максатлар:
1. Г.Тукайның тормыш юлына, иҗатына күз салу.
2. Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү.
3. Балаларның игътибарлыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен үстерү.
4. Таныш әдәби сюжетлар буенча алган белемнәрен камлләштерү.
Җиһазлау:
1. Г.Тукай портреты.
2. Г.Тукай шәхесенә һәм иҗатына багышланган презентация.
3. Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре буенча “Урман әкияте” балеты.
-Исәнмесез, балалар, хөрмәле тәрбиячеләр. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар
бер ямь бүген, нәрсәдән бу мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Балалар, Татарстан республикасында бик күп татар шәхесләре бар. Алар арасында: Сәлих Сәйдәш, Муса Җәлил, Габдулла Тукай.
(Магнитофон язмасында “И, туган тел!” көе яңгырый).
Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры “ Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
Бүгенге ямьле язның матур көнендә без халкыбызның бөек шагыйре – Г.Тукайны искә алырга, аның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Чыннын да, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып, яшәргә өйрәнәбез. Шул нисбәттән, аның күпкырлы иҗатына да күз салып китәрбез.
Балалар, Г.Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында туа. Казан арты, Кырлай авылы – Тукай йөрәгендә аерым урын алып тора. Г.Тукайның гади крестьян тормышы белән танышуы да, табигатькә якынаюы да, туган илгә, аның гүзәллегенә мәхәббәт хисләре бөреләнә башлавы да нәкъ менә шушы авылдан башлана. Бу аның күпкырлы иҗатында да чагылыш таба.
Г.Тукай кечкенәдән үк ятим кала. Шуңа күрә, гомеренең соңгы көннәренә хәтле газиз әнисен юксынып яши. Һәм, әлбәттә, бу аның иҗатында да чагылыш таба. Ул бик күп бишек җырлары иҗат итә. Ул җырларда шагыйрьнең сагыну, юксыну хисләре ачык чагыла.
(Слайдлар күрсәтелә).
Балалар, минем сезгә шул бишек җырларының берсен сөйләп китәсем килә.
Шигырьнең исеме “Бишек җыры” (шигырь яттан сөйләнә).
Балалар, Г.Тукай дөньяда бары тик егерме җиде ел гына яшәгән, бары сигез ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур рухи байлык калдырган. Экрандагы рәсемнәргә карап, шигырьләрнең исемнәрен әйтеп карыйк.
Бу рәсем нинди шигырьдән?
-“Кызыклы шәкерт”.
-Бик дөрес. Бу рәсем “Кызыклы шәкерт” шигыренә ясалган. Ә хәзер безгә ул шигырьне өлкән татар төркеменә йөрүче балалар сөйләп күрсәтәләр (Шигырь сөйлиләр).
-Молодцы, балалар! Бик матур итеп сөйләдегез. Ә бу рәсем нинди шигырьдән?
-“Гали белән кәҗә”.
-Бик дөрес, бу рәсем “Гали белән кәҗә” шигыренә ясалан. Ә хәзер бу кызыклы шигырьне уртанчы татар төркеменә йөрүче Камил бик матур итеп сөйләп бирә (Шигырь сөйли).
-Булдырдың! Балалар, игътибар белән алдагы рәсемне карагыз әле, күз алдыгызга кайсы шигырь килеп баса?
-“Бала белән күбәләк”.
-Бик дөрес. “Бала белән күбәләк” шигырен дә безнең сөекле шагыйребез – Г.Тукай язган. Безгә бу шигырьне өлкән рус төркеменә йөрүче балалар әзерләде (Шигырьне сөйлиләр).
-Булдырдыгыз! Бик матур итеп, сәнгатьле итеп сөйләдегез. Хәзер Г.Тукайның башка шигырьләрен дә тыңлап китик:
“Утро” (“Иртә”) – өзек (уртанчы рус төркеме).
“Безнең гаилә” (уртанчы татар төркеме).
“Карлыгач” (өлкән татар төркеме).
“Фатыйма белән сандугач” (мэктәпкә әзерлек татар төркеме).
“Мышь, попавшая в молоко” (“Сөткә төшкән тычкан”) – мәктәпкә әзерлек логопед төркеме).
-Балалар, барыгыз да бик матур итеп, сәнгатьле итеп сөйләдегез. Чыннан да,
Г.Тукай иҗаты күпкырлы һәм сез аны яратып кабул итәсез. Шуңа күрә, “Туган тел” җырын бергәләп, бар күңелне биреп җырламыйча һич ярамас.
(гармун көенә Г.Тукайның “Туган тел” җыры күмәк рәвештә җырлана).
-Балалар, Г.Тукай шигырьләр белән беррәттән бик кызыклы, эчтәлекле һәм тәрбия көченә ия булган әкиятләр дә язган. Ә хәзер экранга карагыз әле, бу геройлар кайсы әкиятләрдән икән? (әкият геройлары белән слайдлар күрсәтелә).
1. “Су анасы”.
2. “Кәҗә белән Сарык” .
3. “Шүрәле”.
Бу вакытта татар көе уйный башлый һәм сәхнәгә Шүрәле керә.
Шүрәле. Исәнмесез, балалар! Мин дә бәйрәмгә килеп җиттем. Сез миннән курыкмагыз, мин сезгә зыян салмам. Үзем белән сезгә дип бер әйбер алып килдем!
-Нәрсә икән ул, балалар?!
Шүрәле.
Алдымда да кесәләр, артымда да кесәләр.
Бик күңелле булыр иде: нәрсә икәнен белсәләр. (Балалар төрле җаваплар әйтеп карыйлар.) Ә-ә! Белмәдегезме? Менә алар – китаплар!
-Бик зур рәхмәт сина, Шүрәле! Бүләгеңне бик шатланып кабул итәбез. Китап бит ул – белем чишмәсе. Без аларны балалар белән бергәләп укырбыз.
Шүрәле. Туктагыз әле, ашыкмагыз. Минем сезгә тагын бер бүләгем бар әле. Бу минем турында язылган “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп куелган. “Урман әкияте” балеты. Рәхим итеп карагыз.
-Рәхмәт сиңа, Шүрәле! Хәзер без аны балалар белән бик рәхәтләнеп карарбыз.
(Экранда “Урман әкияте” балеты күрсәтелә. Фильмны караган вакытта, һәрбер вакыйгага аңлатмалар бирелә, ахырда әңгәмә үткәрелә. Балалар фильмга карата үз фикерләрен, мөнәсәбәтләрен әйтәләр).
-Балалар, хөрмәтле тәрбиячеләр, бүгенге бәйрәм бик күңелле узды. Без Г.Тукайның ачы тормышы, күпкырлы иҗаты турында сөйләштек, шигырьләрен сөйләдек, әкият геройлары белән таныштык. Хәтта, кунакка бүләкләр белән Шүрәле дә килеп китте. Бүгенге көн – ул истәлекле, онытылмас көн һәм һәркемнең күңелендә уелмас эз калдырыр дип ышанып калабыз.
Ул илнең сөйгән улы,
Горурлыгы татар халкының,
Киләчәккә узып бара ул
Яклаучысы булып хаклыкның.
Татар телен, туган телемне мин
Яратырга синнән аннан.
“Туган телне” сабый чагымнан ук
Матур көйгә салып көйләдем.
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре
“САЛАВАТ КҮПЕРЕ” 297 нче балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
БИКМУЛЛИНА ЛӘЙСӘН ФОАТ КЫЗЫ
Комментарии: |