Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кунак каршылыйбыз”

Уртанчылар төркеме өчен

 

Максат:

  • Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык,  дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру.
  • Милли ризыклары белән таныштыру  (чәкчәк, коймак, кыстыбый, бәлеш, өчпочмак)
  • Тозлы камырдан әвәләп ясауга кызыксыну уяту, уен аша камырдан чәк-чәк ясау.
  • Татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту; балаларның иҗади сәнгатен үстерү.
  • Татар халкының гореф- гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү; табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен, кунакчыллык, чисталык, пакълык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

 

Алдан эшләнгән эшләр: “Кунак каршылаганда”, Бәйрәм өстәле әзерләу”дигән темаларга әңгәмә, шигырьләр өйрәнү. “Татар халык ашлары” альбом калау.

 

Сүзлек эше: сыйладык, кунакчыллык, кыстыбый, чәк-чәк, өчпочмак.

 

Җиһазлау: Милли ризык муляжлары, савыт саба, скәтер, самавыр, икмәк, тозлы камыр, әвәләү өчен такталар, алъяпкыч,  кәләпүш.

 

Матур әдәбият:

Ш. Галиев “Кунаклар”/ Балачак аланы -203 бит.

Р.Миңнуллин  “Иртән иртүк” / Балалар бакчасы -112 бит.

В. Хәйруллина “Табын янында” / Бал бабай -72 бит.

“Коймак” уены / Иң матур сүз- 317 бит.

“Түбәтәй” җырлы- биюле уен / Балачак уйнап- көлеп үсәр чак-112 бит.

 

 

Кунак каршылыйбыз

(“Әйлән-бәйлән” Ф.Әбүбәкеров музыкасы астында балалар түгәрәк ясап кереп басалар.)

Уятыйм әле кояшны-

Көннәрем якты булсын!

Уятыйм әле кошларны

Көнем җырлы булсын!

Уятыйм әле дусларны-

Көннәрем ямьле булсын!

Уятыйм әле Җир шарын-

Көннәрем гөрләп торсын! (Р. Миңнуллин“Иртән иртүк”)

 

Тәрбияче: Бүген без татар халкының күркәм сыйфатлары; кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык турында сөйләшербез.

-Әйтегез әле, кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка йөриләр?(балалар җавабы)

-Ни өчен кунак килгәнне яратабыз?   (балалар җавабы)

-Кунакны каршы алырга ничек әзерләнәбез?(балалар җавабы)

-Кунакны  нинди сүзләр белән каршы алабыз?(балалар җавабы)

-Кунакның күңелен ничек итеп ачалар?(балалар җавабы)

Әби-бабаларыбыз элек-электән үк кунакчыл булган, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән. Бүген безгә авылдан бик хөрмәтле кеше- Ак әбиебез кунакка киләчәк балалар.

(Әби керә. Өстендә матур итеп тегелгән күлмәк, башында ак яулык,аягында читекләр. Кулында ашъяулыкка төрелгән әйбер)

Әби:Исәнмесез, балакайларым,

Менә мин килеп җиттем.

Бакчагызның шау тормышын

Бер күреп китим, дидем.

Әссәламегаләйкем, улларым, кызларым!

Балалар:(Балалар Ак әбине каршы алалар, исәнләшәләр)

Тәрбияче:Кәефләрегез ничек, әби? Исән-сау гына килдегезме? Килүегез өчен бик зур рәхмәт.

Әби:Бик сөенә-сөенә килдем балалар.Балалар, безнең халкыбыз хуҗаларга ихтирам, хөрмәт йөзеннән кунакка һәрвакыт күчтәнәч белән йөргән. Бу матур гореф-гадәт хәзергә кадәр сакланган. (кулындагы төенчекне сузып) Менә мин дә сезгә күчтәнәч итеп ипи алып килдем. Икмәк- ул тормыш тоткасы. Шуңа күрә аның кадерен белергә кирәк.

Тәрбияче:Күчтәнәчең өчен рәхмәт әби. Аяк кулларың сызлаусыз булсын.

Әйдәгез әле балалар кунакны сүз белән генә сыйламыйлар, Ак әбиебезне табын артыначакырыйк.(Балалар әбигә урын тәгъдим итәләр.)

Без әби-бабаларыбызның бик кунакчыл булуын, кунак киләсе булса мул итеп ризык пешерүләрен дә беләбез.Килгән кунакны кыстый-кыстый сыйлыйбыз.

Әйтегез әле, балаларбезнең татар халкы кунакны нинди ризыклар белән сыйлый? (балалар җавабы)

Ничек итеп сыйлый? (балалар җавабы)

Шигырь уку: Ш. Галиев “Кунаклар”

Әби:Әйе, балакайларым, кунакчыллык турында халкыбыз бик мәгънәле сүзләр дә әйткән.

-Коры табынга кунак утыртмыйлар.

-Кунаклы йорт- хөрмәтле йорт ул балалар.

Тәрбияче: Балалар, Ак әбиебезгә үзебезнең тәрбияле балалар булуыбызны, табын янында әдәп кагыдәләрен белүебезне әйтеп үтик әле.(балалар җавабы)

Шигырь уку: В. Хәйруллина “Табын кагыйдәләре”

Әби: И балакайларым сез бик тәрбияле балалар икәнсез. Бик сөендем, ә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйм әле:

 

 

“Дөресен әйт!” уены.

Йомырка белән онны

Вак-вак кына итеп кисеп,

Бутап камыр басканнар.

Өяләр аны таудай.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Чак-чак кына алып, өзеп,

Почмаклар ясаганнар.  (Өчпочмак)

Аша дустым, син шулай.  (Чәк-чәк)

 

Чыҗ иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың.

Балга манып кабасың,

Ул нәрсә?  (Коймак)

 

Тәрбияче: Кунакны сыйлау- үзе бер хөрмәт, ләкин аның күңелен дә күрә белергә кирәк балалар. Әйдәгез әле  “Коймаклар” җырлы уенынуйнап алыйк.

(Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар)

 

Ямьле матур көн иде,

Чакырдык без кунаклар.

Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар.

Чыж-чыж итеп коймаклар (Балалар кулларын як-якка җәяләр),

Җәелде, әй, җәелде.

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды (Кысылалар),

Җыелды, әй, җыелды.

Аннан ары кабарды (Кулларын югары күтәрәләр),

Кабарды,әй, кабарды.

Шиңде, юп-юка калды (Чүгәлиләр),

Пеште инде коймаклар.

Сыйландылар кунаклар,

Тордылар, баш иделәр (Баш ияләр.)

Таралдылар, әй, шатлар.

 

Әби: Булдырдыгыз балалар.

Тәрбияче:Балалар әйдәгез әле татар халкының иң  дәрәҗәле ризыгы булган чәкчәк ясау серләрен өйрәник әле. Сез әбекәй безгә ярдәм итеп торырсыз, бу эштә өлкән кешенең ярдәме биктә кирәк.

Әби:Бик теләп ярдәм итәм. Чәкчәк-һәрбер өйнең түрендә. Аның белән мәртәбәле кунакларны каршы алалар балакайларым.

(балалар алдан әзерләнгән өстәл янына киләләр. Алъяпкыч ябалар, яулык бәйлиләр. Әби балаларның чәкчәк ясаганнарын карап йөри, ярдәм итә, мактый)

Тәрбияче: Менә балалар булдырдыгыз, безнең чәк-чәк әзер.

Әби:Рәхмәт сезгә. И, балакайларым онытып торам, мин сезгә кунаклар килгәч уйнала торган бер уен өйрәтим әле. Басыгыз әле түгәрәккә! Бу уен “Түбәтәй” уены дип атала.

(балалар түгәрәккә басалар ,түбәндәге  җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала,шуңа җәза бирелә)

 

Түбәтәеңне кигәнсең,

Ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

 

Әби: Балалар бик матур уйнысыз икән, бик акыллы уңганнар икән узегез.

Әдәпле кунак, китәр вакытын үзе белер- ди халык. Миңа балалар кузгалырга вакыт җитте, кайтыр юлым бик ерак. Мине шулай зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт  сезгә!  Бәхетле булыгыз,сәламәт булып,игелекле балалар булып үсегез.

Тәрбияче:

Безнең халык борынгыдан

Кунакчыл һәм юмарт булган,

Бу чәкчәгебез сезгә бездән күчтәнәч булсын. Рәхим итеп ал әбекәй.

Балалар: (саубуллашалар)(әби чыгып китә, балалар түгәрәктә калалар)

Тәрбияче: Балалар бугенге кичәбез сезгә ошадымы?(балаларның җавабы)

Кичәбездә нәрсәләр эшләдек?(балаларның җавабы)

Нәрсәләр белдек?(балаларның җавабы)

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

                 “БӘЛӘКӘЧ” 104нче балалар бакчасы – Баланың үсешен устерү үзәге”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

1 категорияле тәрбиячесе

 ХӘКИМУЛЛИНА АЙГӨЛ МӨДӘРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий