Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштыру”

1Зурлар төркеме

 

Программа эчтәлеге: Йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштырып, яшәү шартларына җайлашуларын бәйләнешле сөйләм телендә бирә белү.

Материал: “Кызыл китап”ка кергән хайваннарның рәсемнәре, дидактик уен “Нәрсәсе белән охшаган”.

Алдан башкарылган эш: Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен уку; йорт һәм кыргый хайваннар турында шигырь, хикәяләр уку, әңгәмә үткәрү; йорт һәм кыргый хайваннарның рәсемнәрен ясау.

 

Шөгыльнең структурасы һәм методик приемнар:

  1. Кереш өлеш:  сюрприз момент, балалар белән әңгәмә.
  2. Төп өлеш: балаларга сорулар, рәсемнәр күрсәтү, физкультминут.
  3. Йомгаклау: нәтиҗә, балаларга сораулар, материалны ныгыту, мактау.

 

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер кызыклы әкият сөйләмәкче булам. Бервакыт куян, бик ашыйсы килгәч, авылга яшелчә бакчасына юнәлгән. Ләкин аның игътиба­рын читлек эчендәге йорт куяны җәлеп иткән. Ул аны бик кызганган һәм ни өчен аны читлеккә ябып куюларын сораган. Йорт куяны, көлеп, үзенең кешеләр белән яшәве турында әйткән. Куян аның нәрсә ашап торуы белән кызыксынган.

Йорт куя­ны нәрсә дип җавап бирде икән? (Балалар җавабы)

 

Ә сиңа кем азык бирә соң? - дип сораган аннан йорт куяны.

 

– Балалар, куяннар урманда нәрсә белән туена икән? (Балалар җавабы)

 

Сиңа бик күңелсездер монда бер үзеңә читлек эчендә? - дигән куян. Ә йорт куяны, Актүш исемле эт белән хуҗа кызы Алиянең аның янына уйнарга килүләре турыңда әйткән. Куянның исе киткән.

Ничек тими соң ул сиңа? - дип сораган. Куян этнең аңа тимәве, аның әйбәт булуы, йортны саклавы турында сөйләгән.

 

Тәрбияче. Ни өчен кеше этне кулга ияләштергән? Балалар. Яхшы ис сизүе, җитезлеге, тугрылыгы өчен.

Тәрбияче. Йорт куяны болай дип җавап өстәгән: мин урманда төлкеләр, бүреләр яшәгәнен беләм, сез ничек курыкмыйсыз?

Балалар, куяннарны усал җанварлардан нәрсә коткара икән?

Балалар. Йөгерек аяклары, ә кышын ак туннары.

Тәрбияче. Ни өчен куяннар кыш көне ак тун кияләр соң? (Балалар җавабы)

Тәрбияче. Дөрес әйтәсез, алар яшәү өчен җайлашканнар. Ә йорт куяннары туннарын алыштыралармы?

Балалар. Язын, көзен йоннарын коялар, ә төсен алыштырмыйлар.

Тәрбияче. Ни өчен? (Йорт куяннарының дошманнары юк төс алмаштыру алар өчен мөһим түгел.) Ә куяннарның йоныннан кешеләр ничек файдаланалар?

Балалар. Бияләй, башлыклар, кофталар бәйлиләр.

 

Тәрбияче (дәвам итә). Алар шулай озак кына сөйләшкәннәр, йорт куяны аны кишер, кәбестә белән сыйлаган, тагын кунакка чакырган.

Балалар, сез ничек уйлыйсыз, йорт куяны урманда яши алыр идеме икән?

Балалар. Юк, чөнки ул урманда яшәргә җайлашмаган, үзенә азык эзләп табу аңа кыен булыр иде һәм усал җанварлардан да качьш котыла алмас иде.

Тәрбияче. Күз алдыгызга китерегез әле, бүреләрне, төлкеләрне йортта тота башладылар, ди. Нәрсә булыр иде?

Балалар. Казларны, үрдәкләрне, тавыкларны, сарыкларны тотып ашап бетерерләр иде.

Тәрбияче. Әйе, алар иректә яшәргә җайлашкан. Ә ни өчен кешеләр сарыкларны, сыерларны йортка ияләштергәннәр соң? Алар да бит кайчандыр кыргый булганнар, урман-кырларда яшәгәннәр.

Балалар. Алар кеше өчен файдалы, сарыклар – йон, ит, сыерлар – сөт, май, каймак бирә, атны йорт эшләрендә файдаланалар һ.б.

Тәрбияче. Әгәр йорт хайваннары урманда яши башласа? (Ерткыч җанварлар тотып бетерер иде, чөнки анда яшәүгә җайлашмаганнар.) Шул турыда нинди татар язучысының әкияте бар әле? (Г. Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте искә төшерелә, аларның акыллы булулары һәм югалып калмаулары әйтелә.)

Тәрбияче. Шулай итеп, урманда иректә яшәгән хайваннарны без ничек атыйбыз? Ә йортта, кешеләр янында яшәгәннәрен? (Йорт хайваннары дип.)

 

Тәрбияче “Нәрсәсе белән охшаган” дигән дидактик уен тәкъдим итә.

 

Максат. Тышкы кыяфәте белән бер-берсенә охшаган йорт һәм кыргый хайваннарны табып күрсәтергә һәм нәрсәсе белән охшаганын аңлатырга. (Мәсәлән, сыер һәм поши, эт һәм бүре һ.б.)

Тәрбияче. Кыргый хайваннар арасында ерткыч, үләннәр белән тукланучы хайваннар бар. Шуларны әйтеп күрсәтмәссез микән? (Балалар җавабы.) Ә керпе турында нәрсә беләсез? (Ул ерткыч җанвар.)

Тәрбияче. Балалар, кешелек дөньясы алга киткән саен, кыргый җанварларның саннары кими бара. Аңа бик күп нәрсәләр сәбәп булырга мөмкин, сез ничек уйлыйсыз?

Балалар. Кешеләр хайваннарны агулыйлар, завод-фабрикалардан чыккан пычрак һава табигатьне зарарлый.

Тәрбияче. Бик дөрес, кырларны ашлаганда зарарлы химикатлар кулланалар, кырларда бик күп көтүләр йөртәләр, кайбер җирләр су саклагыч астында кала. Болар бар да борындыклар, байбаклар, бакча йоклачлары, әрлән-йомраннар, кыр тычканнарының саннарын азаюга китерде. (Рәсемнәре күрсәтелә, сөйләнә.) Нәтиҗәдә, бу җәнлекләр “Кызыл китап”ка кертелә. (Күрсәтә)

Тәрбияче (дәвам итә). Ә урманнарны кисеп, җәнлекләрне аулап, кешеләр көрән аю, таш сусары, чәшке, кама, ас кебек җәнлек, җанварларның санын киметтеләр. (Рәсемнәре күрсәтелә.) Бу җәнлекләр дә “Кызыл китап”ка эләкте.

Безнең республикада да, илебездә дә сирәк очрый торган хайваннарны аулау тыела, аларны саклап калырга тыюлыклар, милли парклар ярдәмгә килә.

 

Тәрбияче Казлар-аккошлар” хәрәкәтле уен тәкъдим итә.

 

Максат. Табигатьтә һәр төр хайванның файдалы һәм зыянлы булуын күрсәтү, физик активлыкны үстерү.

 

Тәрбияче. Балалар, нинди ерткыч хайван турында уен уйнавыбызны табышмактан белегез әле:

 

Сорыдыр үзе, Үткендер теше. Урманда йөри. Куяннар күзли.

 

Бүре зур, көчле ерткыч. Ул авыру, хәлсез җәнлекләрне тота. Ә сәламәт, җитез хайваннар аннан качып котыла. Бүре моның белән урманда сәламәт, көчле хайваннар тууга ярдәм итә. (Урман санитары турында искә төшерелә, файдасы һәм зарары турында билгеләп утелә.)

Тәрбияче. Балалар, әле бит җир шарының төрле ягында яшәүче хайваннар да бар, искә төшерик әле. (Балалар җавабы. Җылы якларда – җираф, маймыл, көнгерә һ.б., салкын якларда – ак аю, тюлень һ.б. рәсемнәре күрсәтелә.)

Алар безнең якларда яши алырлар идеме? Чагыштырыйк әле. Ни өчен? (Балаларҗавабы.) Дөрес, алар безнең якларда яшәүгә җайлашмаганнар. (Мисаллар китерелә.)

Соңыннан шөгыльгә йомгак ясала: сез бүген нинди яңа әйберләр белдегез? Нәрсә аеруча исегездә калды? (Балалар җавабы.)

Балалар, сез бүген бик актив булдыгыз, барлык сорауларга да яхшы, дөрес җавап бирдегез. Афәрин!

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

“МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

педагог-психологы

СОЛТАНОВА АЛСУ МӘКСҮТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий