Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Белмәмеш белән сәяхәт”

аИкенче кечкенәләр төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты

 

Максат: Юлларда хәвефсез йөрү күнекмәләрен тәрбияләү, светофор билгеләрен үзләштерү; урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә, проблемалы ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү; балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, матур сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.

 

Эшчәнлек барышы

Т: Исәнмесез, балалар! Бүген безгә бик күп кунаклар килде. Әйдәгез әле, алар белән исәнләшик.

Т: Мин бүген эшкә килгәндә, юлда Белмәмешне очраттым. Ул олы юл аркылы йөгереп чыга иде. Шунда кинәт машина килеп чыгып, каты тавыш белән сигналга басты. Белмәмеш куркып калды. Мин аны кызганып, үзебезнең балалар бакчасына алып килдем. Ул да безнең эшчәнлегебездә катнашсын әле.

 

Слайд

Т: Балалар, без сезнең белән бүген шәһәргә кунака барабыз.

Белмәмеш: Мин бармыйм.

Т: Нигә бармыйсың?

Белмәмеш: Чөнки мин шәһәр урамнарында йөрергә куркам. Анда урамнар бик зур, машиналар да күп йөри.

Т: Борчылма, без сиңа булышырбыз. Балалар, карагыз әле (алда ике төрле юл ята – киң һәм тар юл), монда ике юл киткән, без кайсы юлдан барырбыз? Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

 

Слайд. Машиналар (йөк һәм җиңел машиналар)

б в

Т: – Нинди машиналар күрәсез?

– Ә ниндиләре йөк машиналары дип атала? (Йөк ташый торганнары).

– Җиңел машиналар кемнәрне ташый? (Кешеләрне ташыйлар).

– Машиналар кайдан йөриләр? (Юлдан)

Т: Дөрес. Ә тар юлдан кемнәр йөри? (Кешеләр.)

 

Слайд. Тротурдан узучы кешеләр.

г

Т: Кешеләр йөри торган юл нәрсә дип атала? (Тротуар.)

Т: Әйдәгез, без сезнең белән тротуардан барыйк.

Бергәләп:

 

Тротуардан атлыйбыз (балалар бер урында атлыйлар),

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйлар):

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга карыйбыз.

 

Белмәмеш: (светофорны күргәч) И-и-и,  матур да соң инде!!!

Т: Әйе шул, Белмәмеш! Синең белән килешми мөмкин түгел. Әйдәгез әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм.

 

Слайд. Светофор.

 

д

Авызы юк,борыны юк

Тик бар аның өч күзе

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе.

Я, нәрсә ул, балалар?

 

Т: Дөрес, балалар. Светофор ул юл чатында, юл хәрәкәтен көйләп тора:

 

Кызыл төс: “Туктап тор!”- ди

Сары төс: “Сабыр ит!”- ди

Яшел төс: “Чыгып кит”- ди.

 

Т: Менә сезгә беренче кагыйдә. Игътибар белән тыңлагыз.

 

Юллар чатында светофор

Һәр кешене күзәтә.

Юлны аркылы чыгарга,

Юл  йөрергә өйрәтә.

 

Т: Әйдәгез әле, балалар, без сезнең белән бер уен уйнап алыйк.

Ул уен “Светофорның төсләре” дип атала.

Тәрбияче светофорның төсләрен (кызыл, сары, яшел төстәге шарлар я флажоклар) бер-бер артлы “кабыза”. Яшел төскә балалар бер урында йөргән булып таптанып торалар; сары төскә кулларын чәбәклиләр; кызыл төскә тын гына торалар.

Т: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, юлыбызны дәвам итик. Игътибар белән карагыз әле: безнең каршыбызда нинди юл?

 

Слайд. Зебра.

е

(Балалар җавабы).

Т: Юл аркылы чыгар өчен урамнардагы юлларда ак сызыклы юллар, зебралар ясалган. Менә монысы сезгә икенче кагыйдә.

 

Юлны чыкканда

Сулга таба карыйбыз,

Уңга таба карыйбыз.

Ак-кара тасмалар буйлап

Алга таба атлыйбыз.

 

Шул вакыт юл уртасына туп тоткан Белмәмеш килеп чыга (машина тавышы ишетелә).

Барысы бергә: Тукта! Тукта! Белмәмеш! Син үзеңне кайда икәнеңне беләсенме?

Белмәмеш: Мин бары сезнең белән туп уйнамакчы идем.

Т: Менә сезгә өченче кагыйдә: урам аркылы чыкканда бары тик җәяүлеләр йөри торган урыннардан гына чыгарга кирәк. Машиналар күп йөри торган урыннардан чабып йөрмәскә, уйнамаска кирәк.

 

мСлайд. Юлда уйнаучы бала.

 

Машиналар чаба юлда

Син уйнама, ялгышма!

Юлда йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

 

Т: Әйдәгез, балалар, бакчага кире кайтыйк. Белмәмешкә бүләккә светофор ясап бирик.

Белмәмеш: Рәхмәт, балалар! Сезнең белән мин күп нәрсәләр өйрәндем. Киләчәктә юл йөрү кагыйдәләрен истән чыгармам. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

Сарман авылы

  “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ЗИАТДИНОВА ИЛГИЗӘ ИЛГИЗ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий