Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Зур һәм кечкенә”

1Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү буенча шөгыль-дәрес конспекты

 

Максат:

1) зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү,  предметларның размерларын әйтә белергә, зур һәм кечкенәне аера белергә өйрәтү;

2) балаларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасын баету,     игътибарларын, хәтерләрен ныгыту;

3) үзара дуслык, кунакчыллык тәрбияләү, дәрескә кызыксыну уяту.

 

Җиһазлау: курчак (зур һәм кечкенә), сумка (зур һәм кечкенә), рәсемнәр, зур һәм кечкенә кәрзин, уенчык савыт-сабалар.

Методик алымнар: рәсемнәр карау, әңгәмә, дидактик уеннар “Бу кем?”, “Кем тизрәк?”, “Кем юкка чыкты?”, физкультминутка.

 

Дәрес барышы

–         Балалар, карагыз әле кемнәр кунакка килгән безгә: курчаклар. Берсе зур, икенчесе кечкенә курчак. Әйдәгез, исәнләшик әле алар белән.

–         Исәнмесез, курчаклар!

–         Ә кулларында нинди матур сумкалар! Зур курчакның сумкасы – зур, кечкенә курчакның сумкасы кечкенә. Алар буш түгел, матур-матур рәсемнәр белән тулы. Әйдәгез әле, бу зур сумкада нәрсәләр бар икән, карыйк. Балалар, бу кем?

–         Тиен.

–         Ә монысы кем?

–         Куян.

–         Дөрес, балалар. Күрсәтегез әле миңа зур тиенне һәм кечкенә тиенне.

–         Зур куян кайсы, кечкенә куян кайсы?

–         Ә менә бу рәсемнәрдә кемнәрне күрәсез?

–         Зур аю, кечкенә аю.

–         Зур керпе, кечкенә керпе.

–         Молодцы, балалар. Безнең тагы кечкенә сумкабыз да бар бит әле, анда ниләр бар икән? Кечкенә курчак сезгә уеннар алып килгән икән.

 

“Кем тизрәк?” уены.

Менә ике кәрзин. Зур кәрзингә зур чикләвекләрне салырга, кечкенә чикләвекләрне кечкенә кәрзингә җыярга кирәк.

 

–         Молодцы, балалар. Ә хәзер кишерләрне җыябыз. Зур кишерне зур кәрзингә, кечкенә кишерне кечкенә кәрзингә салабыз.

–         Булдырдыгыз. Әйдәгез ял итеп алыйк әле.

 

Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык – киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып,
Шөгыльне дәвам итик.

–         Балалар, карагыз әле, бу рәсемдә кем юкка чыккан?

–         Аю.

–         Нинди аю юкка чыккан?

–         Зур аю.

–         Дөрес, ә хәзер кем юк?

–         Керпе.

–         Әйе, ә кайсы керпе юк?

–         Кечкенә керпе.

–         Молодцы, балалар. Менә курчаклар сезгә нинди матур уеннар алып килгәннәр, әйдәгез без кунакларыбызны чәй белән сыйлыйк. Зур курчакка нинди чынаяк һәм тәлинкә кирәк булыр?

–         Зур чынаяк һәм зур тәлинкә.

–         Дөрес, менә кечкенә тәлинкә һәм кечкенә чынаяк. Болары кемгә?

–         Кечкенә курчакка.

–         Дөрес әйттегез. Биремнәрне төгәл башкардыгыз, курчакларга сезнең белән уйнау бик ошады. Ләкин инде аларга китәргә кирәк. Икенче юлы килгәндә тагы да күңеллерәк, кызыклырак уеннар алып килербез диләр. Сау булыгыз, курчаклар.

–         Сау булыгыз.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

 “162 нче санлы “ЧУЛПАН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ЗАРИПОВА АЛСУ ИЛДАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий