Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Бергәләп өйрәнәбез”

mdi_p34Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән шөгыль конспекты

 

Шөгыльнең структурасы һәм кулланган методик алымнар.

 

I. Кереш өлеш.

1. Исәнләшү – 1минут.

2. Оештыру моменты – “Атна көннәре” – 1 минут.

II. Төп өлеш

1. “Бу нинди хәреф?” уены – 3 минут.

а) хәрефне белдергән авазга характеристика

б) шул авазны кертеп сүз уйлау

2. “Сүз уйла!” уены – 2 минут.

3. “Дөрес билгелә!” уены – 2 минут.

4. “Нәрсә артык?” уены – 2 минут.

Ял минуты: “У – командир” – 1 минут.

5. “Дөрес эшлә!” уены – 3 минут.

6. Кассалар белән эш – 4 минут.

7. “Игътибарлы бул!” уены – 2 минут.

8. “Бу кайчан була?” уены – 2 минут.

9. “Җөмлә төзе!” уены – 3 минут.

10. “Хикәя сөйлә!” уены – 3 минут.

III. Йомгаклау өлеше – 1 минут

1. Йомгаклау.

2. Балаларның белемнәренә бәя бирү.

 

Шөгыльнең дәвамлылыгы – 30 минут.                                              

 

Шөгыльнең максаты:

–         игътибарлылык тәрбияләү;

–         истә калдыру сәләтен үстерү;

–         атна көннәренең исемнәрен дөрес әйтү;

–         башлангыч грамотага өйрәтү;

–         хәрефләрне тану;

–         авазларга характеристика бирү; “сузык” һәм “тартык” аваз төшенчәләрен ныгыту;

–         сүзләрне авазларга таркату;

–         ишетү сәләтен үстерү;

–         сүзләрне иҗекләргә бүлү;

–         уйлау – фикерләү сәләтен үстерү;

–         кул чукларының һәм бармакларның хәрәкәтчәнлеген камилләштерү;

–         иҗекләргә һәм сүзләргә иҗек – аваз анализы ясау;

–         сүз байлыгын арттыру;

–         грамматик яктан дөрес итеп җөмлә төзү;

–         сөйләмне камилләштерү.

 

Сүзлек өстендә эш:

дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе; хәреф; аваз; “сузык” – “тартык” аваз; иҗек, таякчык, касса, фишка.

 

Алдан алып барылган эш:

шәхси һәм төркемчекләр белән алып барылган шөгыльләр, әңгәмәләр, күзәтүләр, экскурсиялар.

  

Җиһазлау:

“серле келәм”, кыңгырау, йолдызчыклар, “Атна көннәре” – схема,

хәрефләр, “балык” – схема; туп, фланелеграф, “Көз җитте” – схема; 1,2,3 – саннары.

 

Таратма материал:

хәрефләр, таякчыклар, кассалар; фишкалар; предметлы рәсемнәр: көз фасылына хас.

 

Балаларны оештыру:

–         шөгыль башында балалар өстәлләре янында басып торалар;

–         1 – 4 нче уеннарны өстәл артына утырып уйныйлар;

–         ял минутын түгәрәк буенча йөреп башкаралар;

–         5 – 7 нче уеннарны өстәл артына утырып уйныйлар;

–         “Бу кайчан була?” уенын басып уйныйлар;

–         җөмләләрне утырып төзиләр;

–   хикәяне “серле келәм” янында сөйлиләр.

  

I. Оештыру моменты:

“Атна көннәре”  уены:

Укытучы – логопед схемадагы саннарны күрсәтә, балалар шул санга туры килүче атна көненең исемен әйтеп утыра баралар.

Мәсәлән: Атнаның икенче көне – Сишәмбе.

(Өстәмә сораулар: Бер атнада ничә көн? Ничә ял көне? Ничә эш көне?…)

 

II. Төп өлеш:

1. “Бу нинди хәреф?” уены:

Һәр бала алдына өйрәнгән хәреф төшерелгән карточка куела.

Балалар:

а) хәрефне белдергән авазга характеристика бирәләр;

б) шул авазны кертеп сүз уйлыйлар.

Мәсәлән: Бу И хәрефе. И – нечкә сузык аваз. Ипи.

 

2. “Сүз уйла!” уены:

Фланелеграфта “балык” – схема – укытучы – логопед нинди дә булса хәрефне шул схеманың: башына, уртасына яки ахырына куя. Балалар шул схемага нигезләнеп мөстәкыйль рәвештә сүзләр уйныйлар.

Мәсәлән:

    А

Сүзләр: баш, балык, барабан, кабак…

  

3. “Дөрес билгелә!” уены:

Укытучы – логопед сүзләр әйтә, балалар сүздәге иҗекләр санын билгелиләр һәм саннар ярдәмендә күрсәтәләр.

Мәсәлән: Ат – 1; Урам – 2; Тәрәзә – 3…

 

4. “Нәрсә артык?” уены:

Укытучы – логопед сүзләр әйтә, балалар уйлап җавап бирәләр:

алма, лимон, кыяр, груша

аю, бүре, ат, куян

ат, алма, аш, ак

ун, ипи, ук, ут

ит, ут, урам, ук

дүшәмбе, сентябрь, чәршәмбе, шимбә…

 

Ял минуты: “У – командир” уены:

Һәр бала У авазына башланган 1 әр сүз уйлый. Кем иң беренче булып кулын күтәрә, шул командир була. Ул алга чыгып баса, калган балалар аның артыннан тезеләләр. Бар бала да сүз уйлагач, командир артыннан түгәрәк ясап атлыйлар.

Сүзләр: ут, урам, урман, усак, утын, учак, урындык, ук, улым, ун, уң, умарта, уенчык…

 

5. “Дөрес эшлә!” уены:

Укытучы – логопед хәрефләр, иҗекләр, сүзләр әйтә, балалар таякчыклар ярдәмендә язалар.

Мәсәлән:  Өч таякчык ярдәмендә А хәрефен языгыз. А хәрефенең сул ягына У хәрефен языгыз. Нәрсә дип яздыгыз? Укып күрсәтегез.

(УА – беренче хәреф У, У – калын сузык аваз; икенче хәреф А, А – калын сузык аваз)

  

6. Кассалар белән эш:

Ал – Ул – Ил – Илә.

 

7. “Игътибарлы бул!” уены:

Укытучы – логопед сүзләр әйтә, балалар өйрәнгән авазларның кайсысы бу сүзләрдә ишетелсә, шул хәрефне югары күтәрәләр.

Сүзләр: алма, урман, китап, тун, ландыш…

 

8. “Бу кайчан була?” уены (басып, туп белән үткәрелә):

Укытучы – логопед төрле ел фасылларына караган җөмләләр әйтә һәм тупны балага бирә. Бала җавап бирә.

Мәсәлән: Кошлар җылы якка китәләр. – Бу көз була…

 

9. “Җөмлә төзе!” уены:

Һәр баланың өстәлендә көзгә караган бер предметлы рәсем. Балалар шул рәсемдәге сүзне кертеп мөстәкыйль рәвештә җөмләләр төзиләр.

Мәсәлән: Көз җиткәч яфраклар саргаеп җиргә коела.

Кошлар җылы якка китәләр…

 

10. “Хикәя сөйлә!” уены – схемага нигезләнеп.

 

III. Йомгаклау.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 78 нче “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы

«Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенең

югары квалификацион категорияле укытучы-логопеды

МУРАТОВА ГҮЗӘЛИЯ МӘХӘСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий