Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кунак сыйлыйбыз”

2Рус телле зурлар төркемендә үткәрелгән эшчәнлек

 

Максат: Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек  кулланыптел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар :

1. Сүз байлыгын булдыру.

2. Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү.

3.Татар теленә кызыксыну уяту.

Актив сүзләр: кирәк, нәрсә кирәк?

Җиһазлау: эш дәфтәре, яшелчәләр, проектор, интерактив такта.

 

 

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, балалар, кәефләрегез ничек?

-Исәнмесез, яхшы.

-Кәрим, ничек хәлләр?

-Яхшы.

-Ксюша, Дашаның хәлен сора әле.

-Даша, ничек хәлләр?

 

-Исәнме, Ксюша. Яхшы.

 

II. Яңа белем формалаштыру.

-Балалар, бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез, тиз генә алар өчен табын әзерлик әле. Өстәлгә нәрсәләр куярбыз икән?

-Чәй, конфет, сөт, варенье, яшелчә салаты.

-Ә салатка нәрсәләр салырга соң? (Яшелчәләр күрсәтү)

-Кишер кирәк? (Кирәк)

-Суган кирәк? (Кирәк)

-Кәбестә кирәк? (Кирәк)

-Помидор кирәк? (Юк)

-Ә бәрәңге кирәк? (Кирәк)

-Чөгендер кирәк? (Кирәк)

-Балалар, әйтегез әле, безгә нинди яшелчәләр кирәк булды  инде салатка?

-Чөгендер, кишер, кәбестә, алма, суган, бәрәңге,кыяр һәм майонез.

-Безнең салат бик тәмле булырга ошаган, ул кунакларга да ошар. Бик тырышып эшләдек, ә хәзер ял итеп алсак та булыр.

(Физкультминутка)

 

III.Алган белемнәрне камилләштерү.

Интерактив тактада эш (Яшелчәләрне җый)

 

IV.Йомгаклау.

-Балалар, без бүген нинди эшләр башкардык? (Кунакларга салат ясадык)

-Аның өчен нәрсәләр кулландык? (Чөгендер, кишер, кәбестә, алма, суган, бәрәңге, кыяр)

-Ә хәзер эш дәфтәрләрен ачыгыз әле. (7нче бирем буенча эш)

-Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, хәзер кунаклар белән саубуллашып , үз төркемебезгә, бүлмәгә кайтыйк.

 

Татарстан Республикасы

Буа шәһәре

 “АБВГДЕЙКа” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ЗЫЯТДИНОВА ЛИЛИЯ АЛЬТАР КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий