Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тапкырлык һәм зирәклек”

3Зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү шөгыле

 

Максат. Балаларда уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, тапкырлык, зирәклек, игътибарлылык, күзәтүчәнлекләрен камилләштерү, ныгыту. Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау. Әкияткә декорацияләр, мич, алмагач, елга, убырлы карчык өе.

 

Дәрес барышы.

1. Кызыксындыру.

–  Балалар, минем кулымда серле китап бар. Карагыз әле, нинди китап бу?

– Әйе, бу әкиятләр китабы.

–  Балалар, без барыбыз да әкиятләр яратабыз. Искә төшерик әле, без нинди әкиятләр укыдык (Саныйлар: “Өч аю”, “Аю белән хатын”, “Куян һәм әтәч”, “Шалкан”, “Теремкәй”, “Йомры күмәч”, һ.б.)

–  Әйе, без бик күп әкиятләр укыдык. Ә менә бу серле китаптан мин сезгә хәзер сорулар бирәм. Ә сез миңа дөрес итеп жавабын әйтерсез.

–  Әкиятләр гадәттә ничек итеп башлана?

–  Нинди кошлар малайны канатларына утыртып алып китәләр?

–  Чуар тавыкның әби белән бабайга биргән вәгъдәсе?

–  Былтыр исемле егет кайсы әкияттән?

–  Кәҗә белән сарыкның капчыгында нәрсә бар?

–  Бүре ничек койрыксыз калган?

–  Боздан салынган йорт ныкмы, әллә кайрыданмы?

(Җаваплар алына. Ишектән кереп килүче кыз күренә).

 

Кыз:  Дусларым, минем сезгә әйтәсе зур хәсрәтем бар. Әтием белән әнием базарга иткәндә мина энемне карап торырга куштылар. Мин энемне ишек алдында чирәмдә утыртып иптәш кызларым белән урамга уйнарга чыгып киттем. Уен белән мавыгып энемне бөтенләй онытканмын. Ә мин кайтып кергәндә, ул инде урынында юк иде. Мин аны эзләп карадым, таба алмадым. Сез миңа булышмассызмы икән? Ярдәм итегезче миңа.

–  Балалар, бу кыз безгә таныш бит. Кайсы әкияттән килгән ул безгә?

–  Әйе, “Казлар – аккошлар” әкиятеннән. Ә аның энесе кайда киткән?

Балалар: – Аны казлар – аккошлар алып киткәннәр.

Тәрбияче: – Балалар, эзләшергә булышабызмы кызнын энесен? Балалар: – Әйе, булышабыз.

Тәрбияче: – Сез әкият юлына чыгарга әзерме? Ә нәрсәгә утырып барабыз? Әкиятләрдә  нәрсәгә утырып йөриләр әле, балалар?

Балалар: – Оча торган келәмгә (ковер-самолет)

Тәрбияче: – Әйдәгез, без дә оча торган келәмгә утырып әкият иленә  китик. (Утыралар, очып барган тавыш чыгаралар)

Тәрбияче табышмак әйтә:

 

Узе ак кулмәк кигән,

Башы түшәмгә тигән

Нәрсә ул?        (Мич)

 

(Ерактан мичне күреп алалар, мич янына баралар )

– Мич, әйтмәссең микән, казлар-аккошлар кая китте?

Мич: Балалар, мин әйткән табышмакка жавап таба алсагыз, юлны курсәтермен . Табышмакны тыңлагыз:

 

Үзе тугәрәк

Урыны турдәрәк

Эче тулы кузәнәк.

Әчкелтем дә төчкелем

Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.       (Икмәк)

 

Мич:  Мин әйткән табышмакка дөрес җавап бирдегез. Тапкырлылыгыз өчен мин сезгә юлны күрсәтәм .

(Балалар мич курсәткән якка баралар. Алмагач янына килеп туктыйлар).

Тәрбияче hәм балалар: -Алмагач, алмагач әйтче, казлар кайсы якка очып киттеләр?

Алмагач: – Минем сезнең зирәклегегезне сынап карыйсым килә. Барлык  сорауларыма да жавап бирә алсагыз, ярдәм итәрмен. Әйтегез әле, мин кыргый алмагач, минем алмаларым нинди була? (Әче була).

-Ә минем җимешләремнән кешеләр нәрсәләр ясыйлар?

Балалар: -Компот ясыйлар, пирог пешерәләр, варенье (кайнатма) ясылар,

как коялар, бәлеш пешерәләр .

– Алмагачка үсү өчен нинди шартлар кирәк? Я, кем әйтә?

– Яктылык, су, жылылык кирәк.

– Ярый, минем сорауларыма дөрес җавап бирдегез, ә хәзер табышмакларыма җавап бирегез.

 

– Алма – дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул балалар?                 (Алма)

 

– Исе дә юк, төсе дә юк,

Аннан башка тормыш юк.              (Су)

 

– Лампа тугел яктырта,

Мич түгел жылыта.                     (Кояш)

 

– Яз килсә, киенә,

Көз килсә чишенә                     (Агач)

(Алмагач балаларны зирәклекләре очен мактый, юлны курсәтә. Елга янына килеп җитәләр.)

Балалар: Елга, елга әйтче, казлар кайсы якка очтылар?

Елга: Ә сез минем турында табышмаклар беләсезме?

Балалар табышмаклар әйтәләр:

 

-Кыш буена тик тора, яз життеме котыра.

 

– Су өстендә жәяү йөрим.

Тып-тып басып атлыйм мин.

Иң тирән җирләрдән үтәм,

Әз генә дә батмыйм мин.

 

Елга:  Рәхмәт, ә сез мин китергән файда турында беләсезме?

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез әле, әйтик әле, елга безгә нинди файда китерә.

– Елгаларда балыклар яши, су коенабыз, көймәләрдә, пароходларда йөзәбез, керләр чайкыйбыз.

-Табышмаклар  да әйтим әле сезгә, балалар .

 

1. Суда нинди таш булмый?                           (Коры)

2. Үрдәк судан чыккач кайда баса?                 (Коры жиргә баса)

3. Суны кайчан иләк белән ташып була?     (Су карга, бозга әйләнгәч)

 

Елга: – Сез тапкыр – зирәк икәнегезне курсәттегез. Мина бик ошадыгыз. Шатланып ярдәм итәм сезгә.

(ЕлгаУбырлы карчык өенә таба юлны курсәтә, балалар килеп житәләр)

 

Убырлы карчык чыга: (ачуланып) – Авырып ятканда да бер тынычлык юк. Нишләп йөрисез мине борчып?

Тәрбияче: Әбекәй, синен кай җирең авырта соң, бәлки без ярдәм итәрбез, әйме, балалар?

Убырлы карчык: – Суык тидердем, тамагым авырта.

Тәрбияче: Борчылма, әби, безнен балалар суык тигәннән дәвалану серләрен беләләр. Әйдәгез, балалар, әбигә ярдәм итик.

 

l-че бала:

Йөткерсәм дә,карлыксам да,

Әни миңа кич, иртән

Балан суы эчертә.

2-нче бала:

Кура жиләген менә

Дару дисәң дә ярый,

Ничек бирсәң дә ярый.

Суык тисә вареньесын

Чәйгә салып эчәсен,

Шыбыр тиргә төшәсең.

 

3-нче бала:

Кем дә белә анысын,

Ул булмаса әгәр дә,

Юкә чәчәгенән дә

Яхшы дару бармы соң?

(Савыт белән үлән суы суза)

 

4-нче бала: – Әбекәй, менә бу үлән суын эчеп жибәр әле, файдасы тимәс микән.

 

Убырлы карчык: (эчеп). – Ай, рәхмәт яугырлары, сез бик шәфкатьле балалар икәнсез. Шундук җиңеләеп киттем. Яхшылыгыгызга яхшылык белән жавап бирәсем килә. Сез бу кызның энесен эзләп йөрисез бугай. Бар явызлыгымны кичерегез. Мин сезгә малайны кире кайтарам.

(Убырлы карчык өеннән малайны алып чыга, ягез әле, сез бик кыю, куңелле балалар бугай, миңа берәр уен уйнап курсәтегез әле, мин дә кушылырмын.

 

(“Йонлач көчек “уены уйнала, әби белән саубуллашып кайтып китәләр).

Тәрбияче: Балалар, сезнең тапкырлыгыгыз, зирәклелегез, яхшы күңелле булуыгыз, ярдәмчел булуыгыз сәбәпле кызның энесен таптык.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

 “4 нче “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХИСМАТУЛЛИНА ГӨЛНАРА РАФАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий