Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Чәчәкләр – тормыш яме»

1Зурлар төркемендә интеграль шөгыль

 

Дәреснең максаты:

– чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү;

– мөстәкыйль фикерләү, фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү;

– балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету, чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтү.

Дәрестә кулланылган материал: рәсемнәр, презентация, практик эш.

Әзерлек эшләре: презентация әзерләү.

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, бүген мин сезне “чәчәкләр иле”нә алып бармакчы булам. Чәчәкләр – тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Алай гына түгел, күбесе безгә дару буларак та хезмәт итә. Алар өй яннарында, бакчада, болыннарда, урманнарда, су буйларында үсәләр.  Алар  бер-берсеннән бик нык аерылып торалар, чөнки төрле урыннарда үсәләр. Ягез әле, уйлап карагыз: чәчәкләр безгә нигә кирәк?

Мылтык түгел-үзе ата

Куркытмый ул шартлап та.

Күбәләк тә, бал корты да

Аны өзелеп ярата.

Күрсә кеше шакката.

Нәрсә икән ул? (Чәчәк).

 

Балалар чыгышы.

Тәрбияче: – Ә хәзер, балалар, әйдәгез безнең балалар бакчасы территориясендә үсүче чәчәкләр турында сөйләшик. Бакчадагы чәчәкләрне кешеләр үстерә. Безнең группа янындагы түтәлгә дә чәчәкләрне без бергә утырттык.

Балалар: Әйе.

Тәрбияче:  Күрегез әле, сулар сибеп, чүпләрен утап торгач чәчәкләр бик матур булып үскәннәр. Әйдәгез әле, шуларның исемнәрен кабатлап китик.
–  кашкарый (астра),

– миләүшә (фиалка),

– чалмабаш (пион),

– гөлчәчәк (роза),

– дәлия (георгин),

– кәнәфер чәчәк (гвоздика).
Тәрбияче: Сез аларны ничек тәрбиялисез?

 

Балалар чыгышы.

Тәрбияче:  Әйтегез әле, чәчәкләр нинди төсләрдә булалар?

 

Балалар чыгышы.

Презентация карау.

 

Тәрбияче:  Кыш көне чәчәкләрне каян алып була? Кыш көне чәчәкләр үсәме?  Ни өчен?
Балалар : Юк. (Кояш җылысы, дым, яктылык юк…..)
Тәрбияче:  Дөрес, балалар.  Кыш көне  чәчәкләрне теплицада үстереп була. Чәчәкләргә үсү өчен анда барлык шартлар да тудырылган. Әйдәгез, уен уйнап алыйк.

Уен: “Чәчәк кибете”

Тәрбияче:  Менә без чәчәкләр турында бик күп сөйләштек, ә хәзер үзегезгә ошаган чәчәкнең рәсемен ясагыз, ә аннары күргәзмә  оештырабыз.

 

Балалар чыгышы.

Һәр бала үз рәсеме турында сөйли.

Тәрбияче:  Балалар, ә чәчәкләрне күпләп өзәргә ярыймы?

Балалар : Юк.
Тәрбияче:  Әлбәттә, юк. Өзгән чәчәк озак яшәми. Һәр көнне без үзебезнең участокка чыгып   чәчәкләребезгә сокланып торырбыз. Шөгылебезне дә тәмамлар вакыт җитте. Балалар, өйләрегезгә кайтткач, әниләрегез белән дә чәчәкләр турында фикер алышырга онытмагыз.

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “1 нче “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АХУНҖАНОВА ЗӨЛФИЯ ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий