Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кояшкай һәм әтәч”

этэчБеренче кечкенәләр төркемендә катнаш шөгыль

 

Максат: Яңа сүзләр өйрәнү аша сүз байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү.        Тәрбияче биргән сорауларга дөрес җавап бирә белергә, пиктограммалар аша 2 – 4 сүздән тора торган җөмлә төзәргә өйрәтү. Предметның билгеләрен дөрес әйтүгә ирешү.

Игътибарлык, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлар: Мольберт, кояш һәм болыт төшкән рәсем, әтәч (бибабо), пиктограмма, пазл, балаларга рәсем ясау өчен ватман, сары төстә гуашь, куллар сөртү өчен салфетка.

 

 

Шөгыль барышы:

I

Тәрбияче: – Балалар, безгә бүген кунаклар килгәннәр, әйдәгез, алар белән исәнләшик.

Б: – Исәнмесез!

Т: – Алтын алма елмаеп

Күк йөзендә яктырта.

Бик, бик кайнар нуры белән

Тирә якны җылыта.

Т: – Нәрсә ул, балалар? Әйе, кояш (мольбертта кояшны күрсәтәм). Ул нинди? Әйе, кояш җылы, түгәрәк, ягымлы. Ул нәрсәгә ошаган?

Б: – Алмага, коймакка, тәлинкәгә ошаган.

Т: – Кояш нинди төстә?

Б: – Сары.

Т: – Булдырдыгыз. Балалар, карагыз әле, безнең кояшны, нигә моңсуланган ул?(Мольбертта кояш, болытлар). Әйе, аны болыт каплаган. Балалар, кояшны болыт каплагач нәрсә була?

Б: – Салкын, караңгы, яңгыр ява.

 

II.

Т: – Әйдәгез, кояшны коткарыйк, болытны куып җибәрик, кояшка нурлар ясыйк. (Балалар белән эш)

Т: – Балалар, карагыз, ничек итеп кояш сөенә! Ул сезгә рәхмәт әйтә, елмая. Без дә елмайик аңа, бер – беребезгә.

 

III.

Т: – Кояшның сезнең белән уйныйсы килә. (“Кояш һәм яңгыр” уен)

– Әйдәгез, шундый матур кояшлы көндә уйнарга чыгыйк! (Балалар бүлмә буйлап биеп, сикереп, уйнап йөриләр. “Яңгыр килә!” диюгә, урыннарына йөгерәләр.

 

IV.

Т: – Кем кояш белән тора,

Бар кешене уята,

Бик нык кычкырып җырлый,

Безгә йокларга бирми?

Б: – Этәч!

Т: – Әйе, әтәч (кулга бибабо этәчне киям). Карагыз әле, балалар, ул сезгә башы белән селки, исәнләшә һәм әтәчебез буш кул белән килмәгән, ул рәсем алып килгән, әйдәгез, бергәләп сөйләп карыйк әле (Пиктограмма куела)

Б: – Бу этәч, ул кош, сарайда яши.

Т: – Әтәчнең нәрсәсе бар? (Баш, гәүдә, канаты, аяклары).

Т: – Әтәч нәрсә ярата ашарга?

Б: – Җим, чирәм, су эчә.

Т: – Булдырдыгыз, әтәч турында дөрес сөйләдегез. Ә хәзер этәчне өлешләрдән җыеп карагыз.

 

V. “Пазладан этәчне җыю” (дид. уен)

 

VI. Т: – Әйдәгез, әтәч белән бармак уенын уйнап алабыз:

– Син, бармак, кая бардың?

– Бу бармак белән кунакка бардым,

– Бу бармак белән кояшны күрдем,

– Бу бармак белән әтәчне күрдем,

– Бу бармак белән уен уйнадым!

Т: – Балалар , әтәчкә ошады бездә кунакта, ләкин аңа китәргә кирәк. Ул безгә рәхмәт әйтә һәм саубуллаша.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

 “4 нче “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МӨТЫЙГУЛЛИНА ӘЛФИЯ ДИНМӨХӘММӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий