Яңа фикерләр:

postheadericon Адәм галәйһиссәләм – 2 кисәк

Шәҗәрә Башы монда: Адәм галәйһиссәләм. 1 кисәк

 

Иблис Җәннәттән ачуланып чыгып китте. Эшләгән гөнаһ өчен һич тә Аллаһ каршында гафу үтенәсе, тәүбә итәсе килмәде. Чөнки аңа күңелендә булган тәкәбберлек хисе моңа комаучау итә иде. Тәкәбберлек – ул, дустым, бик начар хис. Ул үз-үзеңне кемнән дә булса өстенрәк күрү, үзеңне шул кешедән яхшырак дип уйлау. Иблис тә үзен Адәмнән яхшырак дип уйлады, борынын өскә күтәрде. Ләкин син, нәни дустым, шуны бел: андый тәкәбберләрне Аллаһ Тәгалә яратмый, аларга нык ачулана. Андыйларны фәрештәләр дә, кешеләр дә, хәтта җир, күк – бер кем дә, бер нәрсә дә яратмый.

Иблис, үзен өстен күреп, Адәм галәйһиссәләмгә һәм аның балаларына Кыямәт Көненә, ягъни, яшәешнең соңгы көненә  хәтле явызлыклар эшләргә уйлады. Аллаһ Тәгаләгә дә бу турыда әйтте. Аллаһ Тәгалә исә, Иблисне һәм аның сүзен тыңлап, аңа иярүчеләрне Җәһәннәмгә, ягъни утка кертәчәген әйтте. Ә инде гөнаһ эшләп, тәүбә итүче мөселманнарны Җәннәт белән бүләкләячәген белдерде.

Дустым, синең Җәннәт турында ишеткәнең бармы соң? Аның турында берәр нәрсә беләсеңме?

Җәннәт – ул мөселман кешесенең мәңгелек яшәү йорты. Анда бик рәхәт. Анда авырулар да, ямьсезлекләр дә, начарлыклар да юк. Анда берәү дә хәтта күңелсезләнеп тә утырмаячак! Җәннәттә бөтен нәрсә дә бар. Нинди тәмле ризык теләсәң, ул анда бар! Нинди матур кием теләсәң – ул анда бар! Нинди матур нәрсә теләсәң дә – ул анда бар! Ә иң мөһиме – анда мөселман кешесе Аллаһ Тәгаләне күрә алачак! Синең, дустым, Аллаһ Тәгаләне күрәсең киләме? Әлбәттә, киләдер, Ул бит – безне бар Итүче, Ризыкландыручы, туры юлдан Алып Баручы.

Җәннәткә барасың килсә, дустым, син Аллаһ Тәгалә кушкан нәрсәләрне үтәп, Ул яраткан нәрсәләрне башкарырга тиешсең, ә Ул яратмаганнарны, Ул эшләргә ярамый дигәннәрне эшләмәскә тиешсең.

Аллаһ Тәгалә Адәм галәйһиссәләмне бар итеп Җәннәткә керткәч, ул анда ашап-эчеп, рәхәтләнеп яши башлады. Ул – иң беренче кеше булып, үзе генә иде. Аннары Аллаһ Тәгалә, аңа иптәш булсын өчен, Хәва исемле хатынны бүләк итте. Аллаһ Тәгалә аны Үзенең хикмәте белән Адәм галәйһиссәләмнең кабыргасыннан бар итте.

Адәм галәйһиссәләм, әлбәттә, бик сөенде, Раббыбыз Аллаһка шөкерләр кылды. Дустым, син дә бел: әгәр  бәхет-шатлык килсә, мөселман кешесе һәрвакыт Аллаһ Тәгаләне бөекләп, шөкерләр кыла, ягъни Аңа рәхмәтләр әйтә; ә әгәр дә кайгы-хәсрәт килсә, Раббысының сынавы дип, сабыр итә. Аллаһ Тәгалә шундый кешеләрне бик ярата.

Аллаһ Тәгалә Адәм галәйһиссәләм белән Хәвага Җәннәттә булган барча нигъмәтләр белән ләззәтләнергә рөхсәт биргәннән соң, бер агачның җимешен ашаудан тыелырга кушты. Шушы тыюны явыз шәйтан белеп алып Адәм галәйһиссәләм белән Хәваны хәйләләп тыелган агачтан ашатты. Шәйтан аларга: “Аллаһ сезнең фәрештә булуыгызны теләмәгәне өчен, яки Җәннәттә мәңге калуыгызны теләмәгәне өчен, сезне бу агачтан тыйды. Мин сезгә яхшылык кына телимен”, – диде. Алар үзләренең хаталарын соң аңладылар шул! Раббылары аларга: “Мин сезне бу агачтан тыймадыммы? Һәм дөрелектә, шәйтан – сезгә ачык дошман, аннан сакланыгыз, дип әйтмәдемме?” – диде.

Шул көннән башлап Адәм галәйһиссәләм белән Хәва Җәннәттән чыгып, Җирдә яши башладылар.

Адәм галәйһиссәләм белән Хәва ялгышып, хата эшләгәнлекләрен аңлагач, Аллаһ Тәгаләдән гафу сорап тәүбә кылырга ашыктылар: “Әй Раббыбыз! Үзебезгә золым кылдык, әгәр безне гафу итмәсәң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, хәсрәттә калучылардан булачакбыз”, – дип әйттеләр.

Аллаһ Тәгалә Адәм галәйһиссәләмнең һәм Хәваның тәүбәсен кабул итте. Чөнки Ул – тәүбәләрне кабул итүче, гафу итүче, Мәрхәмәтле, Рәхимле, Шәфкатьле.

Бел, минем нәни дустым: әгәр дә без нинди дә булса хата-гөнаһ кылабыз икән, тиз арада, кичектермәстән Аллаһ Тәгаләдән гафу сорарга һәм беркайчан да шул гөнаһыбызны кабатламаска тиешбез.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий