Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Көз күчтәнәчләре”

клюква с медом4-5 яшьлек балалар өчен

 

Бер кыз, бер малай залга кереп баса.

 

1. Үтте китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

 

2. Падают, падают листья,

В нашем саду листопад.

Желтые, красные листья

По ветру вьются, летят.

 

Калган балалар музыкага залга керәләр. Түгәрәк ясап басалар. Кулларында яфраклар.

 

Яфраклар биюе.

 

Ярым түгәрәк булып басалар.

 

А.б. Бүген без сезнең белән көзге бәйрәмгә җыелдык. Хәзер бар дөнья алтын-сары төскә күмелгән. Агачлардан сары, кызыл яфраклар коела. Әйдәгез әле, без дә бәйрәмебезне башлап шигырьләр сөйләп үтик.

 

3. Яфрак саргайды,

Үләннәр шиңде.

Ашыкмый гына

Алтын көз килде.

 

4. Осень, осень наступила,

Листья осыпаются.

Солнца нет и потемнело,

Дождик начинается.

 

5. Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

 

6. Дождик, дождик целый день

Барабанил в стёкла.

Вся земля, вся земля

От дождя промокла.

 

7. Яңгыр ява шып та шып,

Тамчы тама тып та тып.

Яңгыр диеп тормыйбыз

Зонтик белән йөрибез.

 

Җыр: “Көз килде”.

 

8. Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган.

Кояш та елмаймый,

Белмим нәрсә булган.

 

 9. Дождь холодный льет и льет,

Погулять нам не дает.

Птиц дорога позвала

Это осень к нам пришла.

 

10. Апа! Безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

Кемдә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

 

Җыр “Осень”

 

Балалар урындыкка утыралар.

 

А.Б. Көз, балалар, безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз.

– Помидор, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер……

 

Шул арада бабай килеп керә, арып-талып, маңгаен сөртә-сөртә.

 

Бабай: Ой, арыдым, бигрәк арыдым. Кара әле, кая килеп эләктем соң мин?

А.Б. Бабай, без монда көз бәйрәменә җыелдык. Әйдә, утыр әле, безнең белән бергә синдә ял итәрсең.

Бабай: Әй, мин балаларны бик яратам. Үз оныкларым белән мин гел табышмак әйтешле уйныйм. Әллә сезнең белән дә уйнап алабызмы?

А.Б.: Әйдә, бабай, безнең балалар табышмакны отарга яраталар.

 

Бабай табышмаклар әйтә. (Яшелчәләр турында).

 

  1. Турыйсың да турыйсың,  тураганда елыйсың. (Суган).
  2. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр).
  3. Утыра бер чүлмәк өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә).
  4. Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге).
  5. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. (Кәбестә).

 

Бабай: Булдырдыгыз, балалар, табышмакларны бик тиз оттыгыз.

А.Б. Бабай, без сиңа шигырьләр сөйләп күрсәтик әле.

Бабай: Рәхәтләнеп тыңлыйм.

 

11. Сары, сары сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак,

Көзнең матур чаклары.

 

12. У морковки, кроме кос,

Есть ещё и длинный нос.

Прячу я его на грядке!

И с тобой станцую пляску!

 

13. Летом в огороде

Мы свежие, зеленые

А зимою в бочке

Крепкие, соленые.

 

14. Безнең бакча балалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакчадагы туптан да зур,

Мәсәлән, мин, кәбестә.

 

15. Карагыз әле, бер генә

Менә миңа, кабакка.

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

 

16. Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле.

Сап-сары бәрәңге белән

Безнең базыбыз тулды.

 

Җыр: “Безнең бакча”

 

Бабай: Әй, балакайларым, мин бит монда онытылып утырам икән. Сез бәрәңге турында шигырь сөйләгәч, исемә төште. Мин бит бакчадан бәрәңге алып кайта идем. Әй, картайгач һич кенә хәтер юк инде. Кая, бәрәңгемне мондарак алып куйым әле. Сез дә булышыгыз әле миңа, балалар.

(1-2 бала булышып капчыкны алып килеп җиткәндә бәрәңге таралып китә).

 

Бабай: Әй, Аллам, капчыгым тузган булган икән. Ничек кенә җыеп бетерергә инде.

А.б.: Бер дә кайгырма, бабай. Балалар, бик тиз җыеп бирерләр. Башта синең бәрәңгеләр белән бер уен уйнап алыйк әле.

 

Уен: “Кем күбрәк бәрәңге җыя”

Бабай: Әйдә, мин дә карап торыйм.

Бабай: Бигрәк җитезләр, уңганнар.

Әби килеп керә. Әй, Раббым, монда нишләп йөрисең инде. Мин бит сине бәрәңге алып кайта диеп көтеп утырам.

А.б.: Әби, тукта әле. Ачуланма әле бабайны. Әйдә, син дә безнең янда ял итеп ал. Әле менә бабайга биеп күрсәтик дип тора идек. Син дә кара әле, әби.

 

Күмәк бию

Әби: Әй, бигрәк матур биедегез. Хәтереңдәме, бабасы, яшь чагында без ничек җырлап-биеп күңел ача идек. Әй, кызык та яши идек. Әллә сезгә дә өйрәтикме, балалар?

Балалар: Бик теләп өйрәнербез.

 

Уен: “Түгәрәк”

Әби: Әй, балакайларым, бигрәк акыллылар инде үзегез. Сезнең белән бик күңелле дә, әйдә, бабай, безгә кайтырга инде. Менә сезгә күчтәнәч калдырыйм (җимеш) әле.

А.б. Рәхмәт сезгә! Күчтәнечегезгә, сезнең белән безгә дә бик күңелле булды. Безнең балалар янына тагын килегез. Сау булыгыз.

А.б. Шуның белән көзге бәйрәмебез тәмамланды. Күчтәнәчләрне бергәләп авыз итәрбез.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “28 нче “КАР БӨРТЕГЕ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХӘБИБУЛЛИНА ГӨЛНУР РАВГАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий