Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Курчак Алсуны юындырабыз”

45597_2_l1 нче кечкенәләр төркеме

 

Интеграцияләнгән белем бирү өлкәләре: сөйләм үстерү, танып белү, хезмәт, музыка, сәламәтлек, физкультура.

Максат һәм бурычлар:

- предметларның исемнәрен, хәрәкәтләрен, сыйфатларын сөйләмдә активлаштыру;

– шәхси гигиена предметларын белдергән исемнәр, хезмәтне белдергән фигыльләр, предметларның температурасын белдергән сыйфатлар белән сүзлекне баету;

– диалогик сөйләм күнекмәләрен булдыру;

– балаларны тәрбияченең һәм иптәшләренең сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә, җыр тыңлау, аңа кушылып җырларга өйрәтү;

– уеннарга катнашу теләге уяту;

– уен барышында үзара дустанә мөнәсәбәт, чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү.

Күрсәтмәлелек һәм җиһазлау: курчак Алсу, тас, сабын, сабын савыты, шампунь, мунчала, сөлге, юрган, курчакка карават, мультимедия җиһазы, магнитофон.

Әзерлек эше: шигырьләр һәм җырлар өйрәну, шәхси гигиена предметлары белән таныштыру.

Сүзлек өстендә эш: тас, сабын, сабын савыты, сөлге, сабынлау, сөртү, кайнар, җылы су.

 

 I.  Оештыру моменты

Ситуация: “Курчак елаган тавыш ишетелә”

Тәрбияче: Балалар, сез ишетәсезме, ниндидер елаган тавыш ишетелә. (Җаваплар)

Тәрбияче: Ничек итеп кычкырып елый ул, күрсәтегез әле? (Җаваплар)

Тәрбияче: Ә ничек итеп әкрен генә елый? (Җаваплар төркемләп һәм шәхсән әйтелә)

Тәрбияче: Әйдәгез, без аны бирегә чакырыйк, кем елаганын шунда күрербез.(Куллар белән чакыру хәрәкәтләре ясала)

 

II. Төп өлеш

Тәрбияче: Исәнме, курчак. Синең исемең ничек? Нигә дип болай каты елыйсың? (Кулына ала, колагы янына китерә)

Тәрбияче: Балалар, менә Алсу исемле курчак миңа үзе турында сөйләп бирде, тыңлагыз әле сез дә.

Алсу урамда уйнап йөргәндә пычракка кергән, һәм шунда егылган. Аяк-куллары, битләре пычранган. Ул бик борчылган, әнисенә нәрсә дип әйтермен дип курыккан.

Рәсемгә карасагыз, анда Алсуның ничек итеп егылганын күрерсез.

Тәрбияче: Әйтегез әле, балалар, Алсуга ничек итеп ярдәм итеп була?

(Җаваплар: юындырырга кирәк аны)

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Әйдәгез, без Алсуны бергәләшеп юындырабыз. Барыбыз да озын җиңнәрне бөкләп куйыйк. Башта аның киемнәрен салдырырга кирәк (Баштан шапкасын салдырабыз, аннан түфлиен (Урындык астына куябыз), аннан кофта, юбкасын, оекбашын салдырабыз).

Тәрбияче: Балалар, киемнәрне ничек итеп куябыз? (Элеп)

Тәрбияче: Утыртып юындыру өчен безгә нәрсә кирәк? (Тас, ванна )

Тәрбияче: Әйе, дөрес, тас кирәк. Илнур, рәсемнән ваннаны күрсәт әле безгә.

Тәрбияче: Өстәлдәге тасны да алыйк. Ә таска нәрсә салабыз? (Су)

Тәрбияче: Дөрес, молодцы, таска су салабыз. Рания, рәсемдә суны күрсәт әле?

Тәрбияче: Ә хәзер без сезнең белән җыр җырлап, уйнап алабыз.

 

Хәрәкәтле-җырлы уен “Йомшак су”

 

Тәрбияче: Өстәлдәге савыттагы суны таска салырга кирәк (суны таска сала). Суны тотып карагыз әле, ул нинди? (Проблемалы ситуация)

Балалар: Су кайнар.

Тәрбияче: Әйе, балалар, су кайнар. Әйдәгез, без аңа өрәбез һәм су суыначак (Балалар суга барысы да өрә). Менә, су хәзер җылы гына. Юындыруны дәвам итәбез.

Тәрбияче: Алсуның чәчен нәрсә белән юыйк икән?

Балалар: Шампунь белән.

Тәрбияче: Дөрес, шампунь белән (кабатлату). Илһам, күрсәт әле рәсемдә шампуньне.

Тәрбияче: Өстәлдәге шампуньне алып Алсуның чәчен юабыз. Сез дә үзегез чәчләрегезне юган сыман итеп кулларыгыз белән әйләндерү хәрәкәтләре ясагыз (Балалар чәчләрен юган хәрәкәтләр ясыйлар).

Тәрбияче: Алсуның хәзер кул-аякларын, аркаларын, битләрен юарга кирәк. Нәрсә белән юыйк икән?

Балалар: Сабын белән.

Тәрбияче: Кабатлагыз әле, балалар, сабын сүзен. Динар, сабынны рәсемдә тап.

Тәрбияче: Ә сабын кайда яши? (Җаваплар)

Тәрбияче: Балалар, сабын сабын савытында яши. Инсаф, күрсәт әле сабын савытын рәсемдә.

Тәрбияче: Безнең дә өстәлдә сабын да, сабын савыты да бар. Менә алар. Иснәп карагыз әле сабынны, нинди исле ул? (Иснәп карыйлар)

Балалар: Сабын тәмле исле.

Тәрбияче: Ә без сабынны нәрсәгә ышкыйбыз соң?

Балалар: Сабынны мунчалага ышкыйбыз.

Тәрбияче: Илдан, курсәт әле рәсемдә мунчаланы.

Тәрбияче: Мунчаланы тотып карагыз әле, ул нинди?

Балалар: Мунчала тишекле, йомшак.

Тәрбияче: Молодцы. Мин сабынны мунчалага ышкыйм, ә сез уч төпләрегезне бер-берсенә ышкыгыз. (Уч төпләрен ышкыйлар)

Тәрбияче: Менә курчак чистарды. Ул хәзер бик сөенә. Реналь, әйдә, син чиста су салып тор, Алсуны коендырырга кирәк. (Коендыру моменты)

Тәрбияче: Балалар, безнең Алсу чистарды, ләкин аның тәне юеш булганлыктан, ул туңа. Безгә нәрсә кирәк?

Балалар: Сөртергә кирәк.

Тәрбияче: Нәрсә белән сөртәбез? (Җаваплар)

Тәрбияче: Дөрес, сөлге белән сөртергә кирәк.

Тәрбияче: Алмаз, сөлгене дә күрсәт инде безгә рәсемдә.

Тәрбияче: Молодец. (Курчакны сөртү). Инде курчагыбыз туңмый.

Тәрбияче: Балалар, Алсуның чәченә игътибар итегез әле. Матурмы икән?

Балалар: Юк, матур түгел.

Тәрбияче: Чәче матур булсын дисәк, нишлибез?

Балалар: Тарак белән тарыйбыз. Вадим, тарак күрсәт әле рәсемдә.

Тәрбияче: Бик дөрес. Молодцы. Мәликә курчакның чәчен тарый, ә без үзебезнең чәчне тарыйбыз. (Чәч тарыйлар)

Тәрбияче: Менә, Алсу чистарды, матурланды. Без аны җылы юрганга төреп куйыйк.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Алсуны сөендереп бер уен уйнап алабыз.

 

“Күбек очырту” уены

 

 (Тәрбияче кубек очырта, балалар сикереп тоталар)

Тәрбияче: Уен күңелле булдымы, балалар? (Җаваплар)

 

III. Йомгаклау

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген нишләдек? (Җаваплар)

Тәрбияче: Без аны нинди суда юындырдык? (Җаваплар)

Тәрбияче: Нәрсә белән юындырдык? (Җаваплар)

Тәрбияче: Карагыз әле тастагы суга, су пычрак һәм сабынлы. (Кабатлату)

Тәрбияче: Безгә аны түгәргә кирәк. Сез миңа булышырсыз. (Су түгү)

Тәрбияче: Молодцы, балалар. Рәхмәт сезгә.

Тәрбияче: Безнең Алсуның йокысы килгән. Аны безгә җыр җырлап йоклатырга кирәк.

Хәзер барыбыз да әкрен генә “Баю, баюшки, баю” җырын җырлыйбыз. (Җыр җырлыйлар. Курчакны караватка салалар)

Тәрбияче: “Тсс”. Балалар, аяк очларында чыгып китәбез.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

“Гомуми үсеш төрендәге 1 нче “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

БИЛАЛОВА АЙСЫЛУ НӘФИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий