Яңа фикерләр:

postheadericon Татар телен МКТ кулланып өйрәнәбез

128255_1Ата-аналар жыелышы өчен чыгыш

Безнең хәзерге җәмгыять фән һәм техника прогрессы белән бәйләнгән. Мәгълүмати коммуникатив технологияләр (МКТ) кеше тормышының бөтен тармагына да үтеп кергән.

Туганда ук инде баланы өйдә, балалар бакчасында электрон дөнья әйләндереп алган. Яңа мәгълүматлар, рекламалар, электрон уенчыклар – болар барысы да мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча тәэсир итә. Безгә дә элеккеге традицион методларны яңа алымнарга алыштыру бурычы куела. Хәзерге үсеш процессында бер урында таптанып тору мөмкин түгел. Шуңа күрә, заман яңа мәгълүмати технологияләр куллануны таләп итә.

Балаларны татар теленә өйрәтү өчен, укыту методик кулланманың үзендә анимацион сюжетлар, мультфильмнар, аудио-видеоязмалар җитәрлек дәрәҗәдә бар. Балаларга татар теле өйрәткәндә алар бик уңышлы кулланыла.

МКТ куллануның уңай яклары һәм бу эшчәнлекнең кайбер нәтиҗәләре турында әйтеп үтәсе килә.

  1. МКТ куллану балаларга белем бирү эшчәнлеген җанландырып җибәрә, эмоциональ яктан балаларга уңай тәэсир итә. Балалар күрсәтмә материалны җиңел кабул итә, аларда кызыксыну уята. Материалларның сыйфатына килгәндә, алар тәэсирле, матур, зур.
  2. Диагностика нәтиҗәләре шуны күрсәтә: балаларның танып белү һәм фикерләү өлкәсендәге үсеш дәрәҗәсе югары. Элекке вакытта үсеш дәрәҗәсе буенча беренче урында физик һәм сәнгать өлкәсе тора иде. МКТ куллануның нәтиҗәлелеге шунда: без алда әйтелгән өлкәләрдә сикереш ясадык. Бу бик мөһим.
  3. МКТ психологик яктан мәгълүматны кабул итүне җиңеләйтә. Балаларга экрандагы образлар бик якын, таныш һәм кызык. Эшчәнлек барышында алар хәтта яңа белем, күнекмәләр алуын сизмичә дә калалар.
  4. МКТ куллану гомуми белем дәрәҗәсен киңәйтә. Яңа технологияләр, алымнар, чаралар – замана таләбе. Шуларны эшчәнлектә файдаланып, без балаларны алдагы мәгълүмати дөньяга әзерлибез.
  5. Күрсәтмә материаллар куллану дәрәҗәсе үсә, мөмкинлекләр арта: рәсемнәр, презентацияләр, видеоязмалар, аудиоязмалар һ.б. кулланырга мөмкин.
  6. Тәрбияче һәм балаларның хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра. Моның өчен МКТ барлык шартларны тудыра.
  7. Вакыт экономияләнә һәм дәреснең нәтиҗәлелеге арта. МКТ күп мәгълүматны кыска формада, гади һәм җиңел кабул итәргә мөмкинлек бирә.
  8. Белем бирү процессы эчтәлеге индивидуаль шәхескә ориентлаша. Һәрбер баланың күрү, ишетү органнары активлаша, фикерләү сәләте үстерелә.

МКТ кулланганда гади санитар нормалар турында онытырга ярамый.

Бу технологияләрне кулланып оештырылган белем бирү эшчәнлегенең дәвамлылыгы 15 минуттан артмаска тиеш. Балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алганда, 15 минут – 6-7, 10 минут – 5-6, 5 минут – 4-5 яшьлекләр белән мөмкин. Эш барышында балалар экраннан 5 метрдан күбрәк аралыкта, 2 метрдан якын аралыкта утыртыларга тиеш түгел. МКТ кулланып белем бирү көненә бер тапкыр, атнасына 2-3 тапкыр булырга мөмкин. Эшкә сәләтлелекне арттыру өчен, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрергә була. Бу эшчәнлек барышында физминутка ясарга, ә ахырдан күзләрне ял иттерергә кирәк. Әлбәттә, кабинетны эшчәнлеккә кадәр һәм анардан соң җилләтергә кирәк.

МКТ дөрес һәм җитәрлек дәрәҗәдә генә кулланырга кирәк. Шул очракта гына МКТ куллану балаларны татар теленә өйрәтүдә нәтиҗәле, уңайлы ысул булачак. Бу ысулны балаларның сәламәтлегенә зыян китермичә практикада киң кулланып була.

Татар телен өйрәнгәндә МКТ куллануның нәтиҗәле булуы берсүзсез.

МКТ куллану – заман таләбе. Шуңа күрә заман белән бер аяктан атлыйк һәм татар телен өйрәник. Баланың аңы үсү, белем арту, чынбарлыкны танып белү, тирәлеге киңәю һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның үз туган телен яхшы белүенә бәйле.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“106 нчы “Кызыклы уен” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ИСРАФИЛОВА РУФИЯ НАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий