Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Уенчыклар”

barto_loshadkaI кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча комплекслы шөгыль конспекты

 

Максат: кызыл, сары, зәңгәр, яшел, ак төсләр белән таныштыруны дәвам итү; шигырьләрне ашыкмыйча, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү; предметларны формасы һәм зурлыгы ягыннан чагыштырырга өйрәтү (зур, бәләкәй); бармак белән рәсем төшерергә өйрәтүне дәвам итү; уенчыкларга карата игътибарлылык, сакчыл караш тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: А.Барто шигырьләрен өйрәнү.

Җиһазлау: уенчыклар: ат, куян, төлке, арба, кер каптыргычлары, төсле каробкалар, бәләкәй төсле куяннар, төсле картон, гуашь, губкалар.

 

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар, исәнмесез.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Ә хәзер өстәлләргә борылып утырдык, аякларыбызны дуслаштырдык. Балалар, сез берәр тавыш ишетәсезме? Ниндидер тавыш ишетелә. Кая әле, ишекне ачып карыйм, безгә кунак килгән икән бит. Әйдә, керегез, түрдән узыгыз. Балалар, карагыз әле, кем килгән безгә?

Балалар: Ат.

Тәрбияче: Карагыз әле, ат нинди матур, йоннары ялтырап тора, йомшак, койрыгы озын. Сезнең атны яратып карыйсыгыз киләме? Әйдәгез, яратып, сыйпап алабыз. Ә хәзер утырыгыз инде. Ат турында без нинди шигырь беләбез әле? Кайсыгыз сөйләп күрсәтә.

 

Бала: Мин атымны яратам

Гел карап кына торам

Койрыгын аның тарап

Тәннәрен дә чистартам.

Тәрбияче: Рәхмәт, ат шат, сөенде.

Ат: Рәхмәт, балалар. Бик матур шигырь сөйләдегез.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле атның арбасында ниндидер тартма тора. Эчендә ниләр бар икән? (Тәрбияче ачып карый). Нинди матур тартмалар. (Бәләкәй тартмалар, балалардан төсләрен сорау. Һәр балага берәр тартма бирү, төсләрен һәр баладан сорау).

Тәрбияче: Балалар, тартма эчендә тагын ниләр бар икән? (Кыстыргычларны алу). Ниләр бу?

Балалар: Кер кыстыргычлары.

Тәрбияче: Дөрес (ялгыш төшереп җибәрү). Ай, төшеп киттеләр, миңа җыярга булышыгыз әле. Балалар, игътибарлы булыгыз, кытыргычлар тартмалар төсендә.Һәрберегез үзегезнең тартма төсендәгесен алсын. Кыстыргычларны тартмаларыгызның кырына каптырып куыгыз.(Һәр баладан төсен сорау).

Тәрбияче: Менә рәхмәт, балалар. Ат та сөенде. Ә хәзер ат белән бергәләп ял итеп алый.

Физминутка.

Минем атым тиз чаба,

Яшел болынга таба.

Әй чаба, әй чаба,

Яшел болынга таба.

 

Тәрбияче: Менә ял да итеп алдык. Атка да безнең белән бик күңелле булды. Балалар, ишетәсезме, тартма эченнән ниндидер тавыш ишетелә? Карыйм әле, тартма эчендә нәрсә калды икән.(Уенчык куянны алу).

Куян: Исәнмесез.

Тәрбияче: Аның да сезнең белән уйныйсы килә. Куян юешләнгән, өшегән. Нишләп алай булды икән ул? Әйдәгез, куянны сөртик (Куянны сөлге белән сөртү). Куян кайда юешләнде икән, балалар? (Бер бала куян турында шигырь сөйли).

 

Тышта яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып.

Өйгә кермичә калган,

Бөтен җире чыланган.

 

Куян: Бик зур рәхмәт, балалар.

Тәрбияче: Әле ул сезгә кунакка бәләкәй куяннар да алып килгән (Һәр балага тарату. Төсләрен сорау).

Тәрбияче: Әдилә, синең куян нинди төстә? Мәдинә, синеке? Әйе, дөрес әйттегез. Балалар ат безгә кунакка килгәндә якын тирәдә төлкене күргәнен әйтте. Төлке безнең куяннарны тотарга тели, әйдәгез, без аларны аланга яшерик. Төлке безнең кызыл куянны кайсы аланнан тапмас икән? Кызыл куянны кызыл аланнан таба алмас, әйе бит, балалар. Яшел куянны яшел аланга яшерәбез, сарысын сарыга, зәңгәрен зәңгәргә, акны акка. (Балалар төсле картоннарга куяннарны куялар). Тәрбияче уенчык төлке белән куяннарны эзли.

Төлке: Куяннарны таба алмадым. Балалар бик нык яшергәннәр.Урманга барып эзләп карыйм әле. (Төлкене яшерү).

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар урманга качкан куянннарның эзләрен ясыйк. Без сезнең белән бүген бармаклар белән ясарбыз. Матур итеп утырдык, аркалар төз, аякларны дуслаштырдык. Сул куллар белән кәгазъне тоттык, уң кулның ике бармагын краскага манып алабыз да өзек-өзек эзләр ясыйбыз. (Тәрбияче эшләп күрсәтә) Ясап бетергәч, бармакларны дымлы губкаларга сәртәбез.

 

(Балалар эше).

 

Куян: Рәхмәт, балалар. Куяннарымны яшердегез, төлке таба да алмады. Илназ, синең рәсемең бик матур. Гүзәл, синеке бик чиста эшләнгән. Айгөл, син ат турында шигырьне бик матур итеп сөйләдең. Айзилә, синең куян шигыре бик матур булды. Рәхмәт сезгә, балалар, барыгыз да тырышып катнаштыгыз. Ә хәзер миңа китәргә вакыт, сау булыгыз.

Балалар: Сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

“Гомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МИҢНУЛЛИНА РУШАНИЯ КАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий