Конспект: “Су – тормыш чыганагы”
5-6 яшьлек балалар өчен танып белү, аралашу, белем бирү өлкәләре буенча интеграль эшчәнлек
.
Максат: балаларны табигатьтәге су әйләнеше белән таныштыру; суның өч төрле халәте (сыек, каты, пар) турында аңлату; кеше тормышында суның әһәмиятен аңлауларына ирешү; эксперимент эшчәнлеге аркылы мөстәкыйль рәвештә гади нәтиҗәләр ясый белүләрен камилләштерү.
Җиһазлар: кабартылган шардан ясалган су тамчысы макеты, “Су” темасы буенча слайдлар, су тавышлары язмасы, “Суның өч төрле халәте” схемасы, электр чәйнеге, салкын пыяла, глобус, 3 л банка, экспериментлар өчен җиһазлар (үтәкүренмәле стаканнар, сөт белән стакан, трубочкалар, тоз, шикәр, 2 кашык, боз кисәкләре салынган термос,төсле карандашлар ).
.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, бүген нәрсә турында сөйләшәчәгебезне аңларсыз.
Елга-диңгездә яши,
Һавада җиңел оча.
Әгәр очып арыса,
Кабаттан җиргә төшә.
(Су, су тамчысы)
Әйе, балалар, бик дөрес. Су! Без бүген су турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Балалар, сез бернинди дә тавыш ишетмәдегезме? Миңа әнә шул яктан кемдер эндәшкән кебек булды. Карыйм әле, мөгаен анда кемдер бардыр… (Тәрбияче яшергән җирдән Су тамчысын алып килә) Менә нәрсә булган икән ул, балалар! Сез аны таныйсызмы? Әйе, бу – Тамчы, су тамчысы, шулай бит. Ул бүген су турында сөйләшүебез турында ишеткән дә безнең янга килергә булган. Әйдәгез, без аны менә монда урнаштырыйк, ул безне карап, тыңлап торсын, ярыймы?
Белгәнебезчә, без Җир планетасында яшибез. Җирдә суны кайларда очратырга мөмкин икән, искә төшереп китик әле (“Су” темасы буенча слайдлар карау: диңгез, елга, инеш, күл, чишмә, сазлык һ.б.) Һәр рәсем буенча балаларның җаваплары тыңлана.
Тәрбияче. Ә хәзер сезнең игътибарлылыгыгызны тикшереп алыйк. Тыңлагыз һәм нәрсә тавышын ишетүегез турында кул күтәреп җавап бирегез.
Уен: “Нәрсә тавышы?”
Балаларга тыңлау өчен диңгез шаулаганы, чишмә челтерәве, яңгыр тавышы, тамчы тамган һ.б.тәкъдим ителә.
Тәрбияче. Балалар, минем кулымда глобус икәнен сез таныйсыз инде, шулай бит. Ә кайсыгыз әйтеп китәр икән, нәрсә соң ул глобус?
Балалар. Глобус ул җир шарының кечерәйтелгән макеты (башка фикерләр дә тыңлана, дөрес булмаса, төзәтелә).
Тәрбияче. Сары, көрән төсләр нәрсәне аңлата? Зәңгәр төс белән нәрсәләр ясалган?(Балаларның җаваплары тыңлана) Ә кайсыгызның диңгездә булганы бар? Исегезгә төшерегез әле, диңгезнең суы нинди? Аны эчәргә ярыймы? Ә елгадагы суны эчергә ярыймы? Елга-күлләрнең суын бары тик чистартып кына эчәргә ярый. Иң чистасы, әлбәттә, чишмә суы. Җир шарындагы барлык су запасын шушы тулы банка кадәр (3 литрлы) диеп күздә тотсак, шул суның бары ярты стаканы гына эчәргә яраклы, ә 2-3тамчысын гына кешеләр кулла-на икән. (Балалар каршына 3л банка, ярты стакан белән су куела).
Балалар, Тамчы безгә буш кул белән генә килмәгән. Ул үзенең дуслары белән ничек итеп безнең өйләргә килүе турында сезгә кечкенә генә хикәя сөйләп китәр.
“Тамчы хикәясе”
Яшәгән ди, нәни инеш. Ул болыннар, урманнар аша аккан да аккан. Ә бер көнне ул юлында үзенә бик тә охшаган икенче инешне очраткан.
– Син кем? – дип сораган ул.
– Мин –инеш. Ә син үзең кем?
– Мин дә инеш, – дип җавап биргән безнең инеш. Әйдә, дуслашыйк һәм бергәләп агыйк.
Менә шулай итеп күп кечкенә инешләр бергә кушыла-кушыла зур елгага әйләнгәннәр. Елга үзенең суларын ерак-еракларга алып киткән. Бер көнне елга ярына Кеше килгән, елга суының күплегенә, чисталыгына карап сокланган. Ул елгадан үзенең суы белән уртаклашуын үтенгән. Кеше елга буена насослар куйган һәм насос белән суны трубалар аша кешеләрнең өйләренә җибәрергә булган. Ә инде су чиста, эчәргә яраклы булсын өчен кеше чистарту корылмалары төзегән һәм шуннан соң гына өйдә ага торган краннарга трубалардан су килгән. Менә шундый озын юл үтеп мин сезнең яныгызга килдем (Хикәянең эчтәлеге буенча слайдлар күрсәтелеп барыла).
Тәрбияче. Балалар, аңладыгызмы, безнең өйләргә килеп җиткәнче Су тамчысы үзенең дуслары белән никадәр юл үтә икән. Ә хәзер үзебез дә нәни тамчыларга әйләнеп ял итеп уйнап алыйк.
Физкультминут.
“Шаян тамчылар”
Без, без җыелдык
Нәни тамчылар булдык (тамчы формасы ясау).
Елгада дулкынландык , (кулларны ян-якка сузып дулкын ясау)
Диңгезләрдә чайкалдык (куллар билдә, ян-якка чайкалу).
Кояш кызу кыздыргач (кулларны баш очына күтәрү)
Зәңгәр күккә үрләдек (сикерү хәрәкәте ясау).
Болытларда тирбәлдек, (кулларны өскә күтәреп селкетү)
Өстән җирне күзләдек (билгә таянып иелеп аска карау).
Җилләр безне кудылар, (ике кулны алга чыгарып этү)
Бер болытка җыйдылар (кулга-кул тотынып түгәрәк ясау).
Бергә-бергә җыелдык
Бик зур бер болыт булдык (түгәрәкне зурайту).
Яңгыр тамчылары булып (тамчы формасы ясау)
Кабат җиргә коелдык (сикереп чүгәләү).
Тәрбияче. Балалар, ял итеп алдык, ә хәзер үзебезнең тәҗрибәләр ясый торган лабораториябезгә рәхим итегез. Су турында нәрсәләр белүебез турында Тамчыга да исбатлап күрсәтик.
Экспериментлар
1. “Суның авырлыгы бар”.
Буш һәм сулы стакан алына. Балаларга кайсы авыррак икәнен ачыкларга кушыла.
Нәтиҗә: суның авырлыгы бар.
2. “Суның формасы юк”.
Ике стакан алына, берсендә – су, икенчесендә – шакмак. Шакмакны икенче савытка салабыз, ул формасын югалтмый. Суны икенче формадагы савытка салгач ул формасын үзгәртә.
Нәтиҗә: суның формасы юк.
3. “Су – сыеклык, ул ага”.
Ике стакан алына, берсендә – су, икенчесе – буш. Суны буш стаканга агызабыз. Су нишли? Ага.
Нәтиҗә: су сыек, шуңа күрә ага.
4. “Суның төсе юк”.
Сулы стаканга төсле карандашлар тыгып карап суның төсен билгелибез. Карандашларның төсе бар, ә суның төсе карандашка карап үзгәрми.
Нәтиҗә: су – төссез.
5. “Су – үтәкүренмәле”.
Сулы стакан аша тирә-юньне күзәтәбез, су аша предметлар күренә.
Нәтиҗә: су-үтәкүренмәле.
6. “Суның тәме юк, ул – эретүче”.
Өч стакан белән су, тоз, шикәр салынган савытлар, 2 кашык, трубочкалар куела. Бер стаканда тоз, икенчесендә шикәр эретәбез. Суларны тәмләп карыйбыз. Беренче стаканда су тозлы, икенчесендә баллы, ә өченче суның тәме юк.
Нәтиҗә: суның тәме юк.
7. “Суның исе юк”.
Әниләребез өйдә тәмле-тәмле ризыклар пешергәндә безнең борыныбызга тәмле исләр керә. Суны иснәп карыйк әле, нинди ис килә икән?
Нәтиҗә: суның исе юк.
8. “Су өч төрле халәттә була ала”.
Электр чәйнегенә су салып кайнарга куела, кайнап торган чәйнектән чыккан парны күзәтеп парның газ халәтендәге су тамчылары икәнен аңлату (пар халәтен кеше модельләре рәсемендә күрсәтү). Кайнар пар өстенә салкын көзге яки пыяла куйганда аның өстендә су тамчылары барлыкка килә, бу кү-ренеш аша парның яңадан суга әйләнүен аңлату (сыеклык халәтен кеше модельләре рәсемендә күрсәтү). Сулы савытны салкынга куеп боз ясап карадыгыз инде. Балаларның кулларына термостан кечкенә боз кисәкләре таратыла. Боз нинди? Каты, салкын. Бу очракта су каты халәттә була (каты боз халәтен кеше модельләре рәсемендә күрсәтү). Боз эри һәм суга -сыеклыкка әйләнә. Шулай итеп табигатьтә су һәрвакыт бер халәттән икенче халәткә күчеп тора.
Нәтиҗә: су өч төрле халәттә була ала: каты, сыек, газ.
Хәрәкәтле уен: “Суның өч халәте”
Тәрбияче яки уенны алып баручы чиратлап суның өч төрле халәте ясалган рәсемнәр күрсәтә. Балалар, рәсемгә карап пар (бер-берсенә бәрелмичә йөгереп йөриләр), сыеклык (кулга-кул тотынышып түгәрәктә йөриләр), каты боз (бергә җыелып кочаклашалар) халәтенә керәләр. (Уен берничә тапкыр кабатланырга мөмкин).
Тәрбияче. Балалар, сезгә шөгылебез ошадымы? Сез бүген бик тапкыр һәм тырыш булдыгыз . Хәзер инде сез су турында бик күп беләсез. Ләкин шуны да онытмагыз, суны, сулыкларны һәрвакыт сакларга, чиста тотарга кирәк. Чөнки су ул чиксез түгел, ул кайчан да булса бетәргә мөмкин . Ә сусыз тормыш юк . Кеше сусыз 2-3көн генә яши ала. Шуңа күрә бу турыда үзегез дә гел истә тотыгыз, башка кешеләргә дә әйтегез. Әгәр краннан суның кирәкмәгәнгә агып яки тамып торганын күрсәгез, кичекмәстән аны ябып куегыз.Тамчыга да сез бүген бик ошадыгыз , ул сезне сыйларга тәмле чишмә суы алып килгән. Рәхәтләнеп эчегез, авырмагыз! (Балаларны чишмә суы белән сыйлау).
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Совет районы
“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
415 нче балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ШИҺАБИЕВА МИЛӘҮШӘ ГАБДЕЛБӘР КЫЗЫ
Комментарии: |