Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Әниләр бәйрәме»

s1_64948_572-3 яшьлек балалар өчен

 

Алып баручы. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләр, әбиләр, килгән барлык кунаклар! Бүген без язның беренче бәйрәме 8 март халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Сезне барыгызны да, шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!

 

1 бала. Кояш көлә, мин елмаям

8 нче март бәйрәме.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

 

2 бала. Бәйрәм бүген,

Бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын.

 

3 бала. Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

Җыр

 

Алып баручы. Безнең балалар өйләрендә әниләренә, әбиләренә ярдәм дә итә беләләр. Тыңлап  китик әле, ничек ярдәм итәләр икән.

 

4 бала. Мин пешерәм әнигә

Бәлешләр, кыстыбыйлар.

Минем бүләгем булсын

Өстәлдәге мул сыйлар.

 

5 бала.Бик тәмле пәрәмәчләр

Пешерәм мин әнигә

Дуслар, сез дә килегез

Ашарга күчтәнәчләр.

 

6 бала. Яз килә, яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп – сайрашып,

Җырчы кошлар килә!

 

7 бала. Тышта яз әле

Яңа башлана:

Тамчылар тып-тып,

Түбәдән тама.

 

8 бала. “Әни” диеп язып кудым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый әни сүзен таптарга.

 

Җыр

 

А.Б. Шауламагыз, карыйк әле,

Кемдер керә ишектән.

Безнең балалар янына

Кунакка курчак килгән.

Татарча бию.

 

Курчак: Исәнмесез, балалар,

Әби, әни, апалар.

Урамнарга килгән яз,

Минем исемем Гөлназ.

 

Үзем генә килмәдем

Курчаклар белән килдем,

Бәйрәмнәр булсын ямьле

Күңелле уйныйк әле.

 

Уен “Яулыклар белән”

 

А.б. Гөлназ, кем сиңа шундый матур күлмәк текте?

Курчак: Әни.

А.б. Ә кем сиңа матур бантик бәйләде?

Курчак: Әнием! Минем әни шундый уңган. Бик матур иттереп бер минутта киендереп тә куйды. Ә сезнең  балаларыгыз әниләргә булышалармы?

 

Уен “Баланы киендер”

Җыр

 

Курчак: Рәхмәт, балалар. Әйдәгез, хәзер кулъяулыклар белән биеп алыйк.

 

А.б. Хөрмәтле кунаклар, шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Сезне тагын бер кат шушы матур бәйрәм белән тәбриклибез. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, хатын-кыз бәхете теләп калабыз! Сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

“35 нче “Нәни ил” гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка тәрбиячесе

ӘХМӘТГАЛЕЕВА ГӨЛНАЗ ИСМАГЫЙЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий