Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Юлда сак бул”

bffed8b9bb140114f71b2a16141b2c90.jpg2-3 яшьлек балалар өчен

 

Алып баручы:

–         Күрсәтәбез хәзер сезгә

Хикмәтле бер әкият.

Юл кагыйдәсен белмәгән

Балага тарган, димәк.

 

Йомры күмәч:

–         Мин барам урманнан,

Як-ягыма каранам.

Әбидән дә качтым,

Бабайдан да качтым.

Беркемгә дә буйсынмыйм,

Беркемне дә тыңламыйм.

 

Кызыл төскә юлны аркылы чыга.

 

Бүре:

–         Ах, юләр Йомры күмәч!

Светофор бит артыңда.

Чү, ашыкма син, тукта.

Ашыгырга беркемгә дә

Ярамый кызыл утка.

 

Йомры күмәч җырын җырлап тагын китә.

 

Йомры күмәч:

–         Мин барам урамнан,

Як-ягыма каранам.

Әбидән дә качтым,

Бабайдан да качтым.

Беркемгә дә буйсынмыйм,

Беркемне дә тыңламыйм.

 

Юлдан йөрүче машиналар арасына барып керә. Машинадан Аю чыга.

 

Аю:

–         Кая ашыгып чабасың

Юл аша туп-турыдан?

Машиналар да туктады

Әнә синнән куркудан!

Эләкмәдең чак кына

Тәгәрмәчләр астына.

Юлга йөгереп чыкма дип,

Аңлатам менә сиңа!

 

Йомры күмәч юлын дәвам итә.

 

Йомры күмәч:

–         Мин барам урамнан,

Як-ягыма каранам.

Әбидән дә качтым,

Бабайдан да качтым.

Беркемгә дә буйсынмыйм,

Беркемне дә тыңламыйм.

 

Аның артыннан кулына яңа футбол тубы тоткан Куян куып җитә.

 

Куян:

–         Тукта, Йомры күмәч, дустым!

Куып тотам көч-хәл белән.

Туп алдылар миңа,

Гөрләтеп уйныйк әйдә.

 

Йомры күмәч белән Куян юл өстендә уйный башлыйлар.

 

Бүре:

–         Юл яныңда уйнап

Син кемне кызыктырасың?

Китсә ялгыш руль борылып,

Син тапталып ук калырсың.

 

“Юл өстендә уйнарга ярамый” дип язылган плакат чыгарыла. Төлке күренә.

 

Төлке:

–         Кагыйдә бозучылар белән дус мин,

Тәртипсезлек кенә эшләп йөрим,

Оештырдым байтак бәла-каза да.

Һәрвакыт мин кагыйдә бозучылар янында.

 

Төлке Куян белән Йомры күмәч янына кушыла. Шулчак машина сигналы ишетелә. Төлке авып китә, аягын сыпыра-сыпыра юлга чыга.

 

Бүре:

–         Юл кагыйдәләрен тырышып

Өйрән син, әй, бала,

Барсы да яхшы булыр,

Кайгы булмас юлыңда.

 

Алып баручы:

Юл кагыйдәләре бик күп –

Һәрчак исеңдә булсын:

Сәләмәт яшим дигән бала

Юлларда уйнамасын.

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

“35 нче “Нәни ил” гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка тәрбиячесе

ӘХМӘТГАЛЕЕВА ГӨЛНАЗ ИСМАГЫЙЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий