Конспект: “Читек бизәү”
5-6 яшьлек балалар өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты
Максат:
– балаларда туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү;
– балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү;
– татар орнаменты мотивларын (яфрак, ләлә, мәк, кыңгырау, тукранбаш, кәнәфер) искә төшерү һәм кабатлау;
– читек силуэтында орнамент мотивларыннан бизәк төзергә өйрәтү;
– мөстәкыйль рәвештә бизәк төзү сәләтен үстерү;
– клей белән пөхтә эш итүне үзләштерү.
Шөгыльнең барышы.
Музыка яңгырый, балалар керә.
– Балалар, әйтегез әле, без сезнең белән нинди республикада яшибез?
– Татарстан.
– Әйе, ә безнең туган телебез нинди тел, без сезнең белән нинди телдә сөйләшәбез?
– Татар теле, татар телендә сөйләшәбез.
– Дөрес, безнең туган телебез –татар теле. Ул безнең милли телебез, республикабызның дәүләт телләренең берсе. Чөнки безнең республикада ике дәүләт теле: рус теле һәм татар теле. Әйдәгез, Туган ил, туган тел турында шигырь тыңлап китик.
Дөньяда иң-иң матур ил –
Ул минем – Туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел –
Ул минем туган телем.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин Туган илдә,
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Нинди күркәм минем илем,
Кояштай балкып тора.
Урманнары җыр шикелле
Моңланып шаулап тора.
Татарстан – үз илебез,
Безнең газиз җиребез.
Бакчаларда гөлләр төсле
Гүзәл булсын көнебез.
– Рәхмәт сезгә. Бүген без сезнең белән татар халкының милли киемнәре турында сөйләшеп алыйк. Татар милли киемнәре үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби бабаларыбыз киемнең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына зур игътибар биргәннәр. Өс-баш матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле.
Карагыз әле, балалар, менә монда безнең милли киемнәр бар (элгечләрдә милли киемнәр эленеп тора). Бу киемнәрне балалар бәйрәмнәрдә сәхнәләштерелгән татар әкиятләрендә катнашканда кияләр. Алар шундый матур!
– Санап чыгыйк әле, нинди татар милли киемнәрен беләбез?
– Читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, камзул, бала итәкле күлмәк.
– Әби-бабаларыбыз кием-салымга тәнне каплау, җылыту чарасы итеп кенә карамаганнар, аның килешле, уңайлы булуына да игътибар иткәннәр.
– Балалар, рәсемнәргә игътибар итегез әле. Осталар чиккән калфаклар, кәләпүшләр, түбәтәйләр, нәфис муенсалар, чигүле алъяпкычлар, бала итәкле күлмәкләр, камзуллар искиткеч матур! Алар барысы да матур бизәклеләр. Бизәкләрдә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, элек-электән килгән гореф-гадәтләре, иң якты хис-тойгылары чагыла.
Искә төшереп китик әле, татар орнаментында нинди мотивлар бар?
– Ләлә чәчәк, кыңгырау, кәнәфер, тукранбаш, мәк чәчәге, яфрак мотивлары бар.
– Сезнең бу мотивлар белән алъяпкыч, түбәтәй, калфак бизәгәнегез бар, ә менә бүген әйдәгез, читекләр бизибез. Читекләр бизәүче остазлар булабыз бүген без сезнең белән.
– Менә монда безнең остаханәдә бизәксез читекләр (читек силуэтлары), әзер бизәкләр. Шул бизәкләр белән читекләрне бизибез. Бизәкләрне ябыштырыбыз.
Ябыштыру “Читек бизәү”
– Читекләр әзер булгач, аларны өстәлдә калдырабыз да бер-беребезнең читекләрне карап чыгабыз. Күрегез әле, нинди матур читекләр килеп чыкты! (Сорыйбыз, кемгә кайсы читек ныграк ошый)
– Булдырдыгыз, балалар, молодцы!
– Эш беткәч, уйнарга ярый. Әйдәгез әле, уйнап ял итеп алыйк.
Татар халык уены “Чума үрдәк, чума каз”
– Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Ата-бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк. Сезгә барыгызга да иминлек, исәнлек-саулык телибез!
Татарстан Республикасы
“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге”
Лениногорск шәһәре
“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
II квалификацион категорияле тәрбиячесе
САДРИЕВА ГӨЛҮСӘ ЯДКӘР КЫЗЫ
Комментарии: |