Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Аулак өй”

ойУртанчылар төркеме өчен

 

Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен, дисәк, без аны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да күңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез.

 

Кичәне җиһазлау:

Залның түрендә мультимедия тактасында презентация( аулак өй күренешләре белән слайдлар алмаша). Зал авыл өе кебек җиһазланган: ак пәрдәләр белән тәрәзә, тәрәзә төбендә гөлләр. Тәрәзә кырыенда өстәл, өстәлдә шакмаклы суккан ашъяулык җәелгән, өстәлдә җиз самовар, җиз подноста чәйнек, чынаяклар, агач коштабакта коймак өеме. Стенага кызыл башлы суккан сөлгеләр, чигүләр эленгән. Балалар татар халкының милли киемнәреннән.

 

Зал уртасына кыз бала чыга:

Күмәк бию уен-көлке

Була кичке уенда.

Кызлар, егетләр җыела,

Кичен аулак өендә.

 

Зал уртасына гармун уйнап бер егет керә һәм урындыкка утырып уйнавын дәвам итә, икенче бер егет кереп сызгырып җибәрә һәм үзе белән чакыра, егетләр чыгып китә, залга кызлар керә.

“Каз канаты” көе яңгырый. Кызлар каз канатлары белән бию башкаралар.

Егетләр керә.

 

Кызлар:

Егетләр килгәннәр,

Безнең монда җыелганны,

Әллә каян белгәннәр.

 

Егетләр:

Һай кызлары, кызлары,

Янып тора күзләре.

 

Кызлар:

Безнең авыл егетләре

Берсеннән-берсе матур,

Үзе матур, сүзе матур,

Туган илдә бер батыр.

 

Егетләр:

Безнең авылның кызлары

Берсеннән-берсе чибәр,

Шул чибәрләр хөрмәтенә

Өздереп җырлап җибәр.

 

Балалар татар халык бию такмагын җырлыйлар «Әпипә».

Егетләр җырлый: Бас кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

 

Кызлар җырлый: Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

 

Егетләр җырлый:    Әпипәнең калачларын

Ашап калыйм ичмасам.

 

Кызлар:

Түбән оч егетләренең

Билендә сары каеш.

Бу авылда без генә дип

Йөриләр, понимаешь.

 

Егетләр көләләр.

-Азамат, нигә көләсең?

-Көләм!

-Көл-көл, көлле күмәч ашатырмын.

-Көләм.

-Көлсәң, көл капчыгы тегәрбез.

-Көләм.

-Авызың зураер.

-Зурайса кечерәйтергә сине чакырмам.

-Азамат, көлмә.

-Елыйммыни?

-Елама, җырла!

-Әйдәгез, бергә уйнап алабыз.

-Нинди уен уйныйбыз?

 

“Чума үрдәк, чума каз”

Балалар уен уйныйлар.

-Дуслар, парсыз кем калды?

-Артур.

-Нинди җәза бирәбез?

-Биетәбез.

Бии.

 

-Уеннын дәвам итәбез.

-Дуслар, кем калды?

-Игорь.

-Нинди җәза бирәбез?

-Шигырь сөйләсен.

Исәнмесез, саумысыз!

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган.

Нигә чыгып алмыйсыз?

 

-Дуслар, әйдәгез түбәтәй уенын уйныйбыз.

-Әйдәгез. Балалар түгәрәккә басалар. “Түбәтәй” уены уйныйлар.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгын белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

-Әйдәгез, дуслар, барыбыз бергәләп, шәп итеп биеп алыйк.

Бию: “Итек-читекләр”.

“Аулак өй” кичәсе шуның белән тәмамлана.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

катнаш төрдәге 127 нче номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЛИМҖАНОВА ФӘРДИЯ ГАЗИЗ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий