Яңа фикерләр:

postheadericon ФГОС таләпләре белән 1 нче нәниләр төркеме өчен ХАЗРАТОВА В.Ф. методик ярдәмлеге буенча “Эш программасы”

КҮЧЕРҮ – ФГОС таләпләре белән 1нче нәниләр төркеме өчен ХАЗРАТОВА В.Ф. методик ярдәмлеге буенча “Эш программасы”
2-3

 

 

Аңлатма язуы.

План балалар бакчасында беренче кече яшьтәге балалар белән эшләү өчен ФГОС ,Р. К. Шаехованың “Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы”, Ф.В Хәзрәтованың “Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик кулланмасы нигезендә балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү, тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау, телне тоемлау сәләте булдыру максатыннан чыгып төзелде. Методик әсбап танып белү, сөйләм үстерү, матур әдәбият белән таныштыру кебек белем бирү өлкәләрен үз эченә ала. Балалар эшчәнлеген оештыру комплекслы-тематик планлаштыру нигезендә бара. План ел дәверендә төрле темалар үзләштерүне күздә тота. Болар — «Безнең балалар бакчасы», «Көз», «Мин — дөньяның бер кешесе», «Минем әйләнә-тирәм», «Кыш», «Әтиләр һәм әниләр, бабайлар һәм әбиләр», «Халык иҗаты»,«Яз», «Җәй».

Методик кулланмада ФГОС буенча өч белем бирү өлкәсе: танып белү, коммуникация (сөйләм үстерү), матур әдәбият белән таныштыру карала. Белем бирү өлкәләрен үзләштерү гомум кабул ителгән педагогик принципларга нигезләнә. Эшчәнлек конспектлары үстерешле белем бирү, белем бирү барышында тәрбияләү, фәннилек, эзлеклелек һәм системалылык, аңлаешлылык, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә ала. Дүртенче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерын ала. Шундый формаларның берсе булып бармак уеннары тора. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала, сөйләм сыйфаты, төрлелеге белән аерылып тора. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый, гуманлылык, күрсәтмәлелек һ.б. төп педагогик принципларга таянып үткәрелә. Эшчәнлек төрләрен оештыру федераль дәүләт таләпләрендә каралган интегратив сыйфатлар формалаштыруга: физик яктан үсеш алган, төп культура-гигиена күнекмәләрен үзләштергән; кызыксынучан, актив; интеллектуаль һәм шәхси бурычларны чишә, кеше хәленә керә белүчән, эмоциональ; өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралашу ысулларын, чараларын үзләштергән; үзе, гаиләсе, әйләнә-тирәсе, дәүләт, дөнья, табигать турында беренчел күзаллауларга ия булган; элементар гомум кабул ителгән нормаларны, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштергән; беренчел кыйммәткә ия булган күзаллаулар нигезендә үзенең тәртибе белән идарә итүгә һәм үз гамәлләрен планлаштыруга сәләтле; өйрәтү эшчәнлегенең универсаль нигезләрен үзләштергән бала шәхесе тәрбияләүгә юнәлдерелә.

План ел дәверендә «Җәй белән саубуллашу», «Көз», «Мин һәм минем гаиләм», «Минем йортым, минем шәһәрем», «Кыш», «Ватанны саклаучылар көне», «Сигезенче март», «Халык җәүһәрләре», «Яз», «Җәй» кебек темалар үзләштерүне күздә тота.

Елга ике тапкыр диагностик методикалар ярдәмендә балалар индивидуаль эшне оештыру максатыннан мониторинг үткәрелә. Мониторинг нәтиҗәләре балаларның персональ карточкаларына языла.

 

Татарстан Республикасы

Алексеевск муниципаль районы

“4 нче Алексеевск башлангыч мәктәбе балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ӘСФӘНДИЯРОВА РУМИЯ РАВИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий