Сценарий: “Урмандагы вакыйга”
Уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен тәрбиячеләр башкаруында курчак театры
КҮЧЕРҮ – Урмандагы вакыйга (Курчак театры)
Максат:
- Машиналар йөри торган урыннарда уйнарга ярамаганлыгын балаларга төшендерү.
- Светофорның төсләре нәрсә аңлатканын балаларга җиткерү.
- Әкияткә карата эмоциональ караш уяту.
Катнашалар:
- Сөйләүче
- Песи
- Төлке
- Әтәч
- Аю
I нче пәрдә.
Йорт, ишек алды күренеше.
Сөйләүче:
Сезнең игътибарга, дуслар,
Күрсәтәбез тамаша.
Кагыйдәләрне онытма
Юл аша чыккан чакта!
Кәефләр күтәрелер диеп
Өмет итеп калам мин.
Рәхим итеп карагыз сез
Сүземне башлыймын мин.
Урманда бәләкәй өйдә
Әтәч белән Песи дус
Булганнар ди бик тә дус!
Бергә ашлар пешереп,
Матур көйләргә биеп,
Яшәгән алар тату!
(Песи белән Әтәч биеп керәләр.)
Песи урманга китә,
Әтәчкә әмер итә.
Песи:
Өйдә каласың үзең!
Акаеп йөрмә күзең!
Капканы син һич ачма,
Ишек алдыннан чыкма!
Бел, адым саен бәла,
Юлларда уйнап йөрмә!
Онытсаң минем сүзем
Бәлале булырсың үзең!
Әтәч:
Әгәр төлке дус килсә…
Әйдә уйныйк, чык, дисә?
Песи:
Төлкене син тыңлама!
Сүзләренә ышанма!
Кайгы төшәр башыңа
Әгәр ышансан аңа!
Сөйләүче:
Песи әмерен биреп
Китеп бара урманга.
(Музыка астында песи чыгып китә.)
Әтәч:
Беркая да чыкмаска,
Төлкегә ышанмаска…
Нишләргә инде миңа?
Күңелсез бит үземә.
Сөйләүче:
Әтәч уйлап бетерергә дә өлгермәде, төлке шунда ук килеп тә җитте.
Төлке:
Дустым минем, әтәчкәй,
Көтәм сине, чык син, эй!
Тәгәрәтик әйдә туп,
Көтәм сине, әйдә, чык!
Әтәч:
Юк, төлке дус, һич тә юк,
Чыкмыймын мин, юк, юк!!!
Төлке:
Әйдә инде, ялындырма,
Алдым мин туп кулыма.
Бергәләп тәгәрәтеп
Уйнарбыз без урамда.
Әтәч:
Юк, төлке, син үгетләмә,
Чыкмыймын мин урамга.
“Хәрәкәт бик тә көчле”, – дип
Песи дус әйтте миңа.
Машина юлы бәлале
Ярамый һич уйнарга.
Юк, юк, үгетләмә
Чыкмыймын мин урамга.
Төлке:
Ә минем тубым матур,
Күр ул ничек сикерә.
Әйдә, әйдә, чык инде,
Бергәләп күңел ачыйк,
Берни дә булмас инде.
Сөйләүче:
Әтәч һич тә түзмәде,
Төлкегә ул иярде.
Төлке:
Урман читендә күрдем,
Бик тә яхшы урын бар.
Шундый шома, бер ташсыз,
Уйнарга шәп инде анда.
Әйдә, әйдә, син атла,
Киттек, йөгердек шунда.
(Төлке белән Әтәч чыгып китәләр.)
II нче пәрдә.
(Пәрдәдә юл, светофор макетлары.)
Әтәч:
Ой, Төлке дус, кара әле,
Нинди нәрсә тора бу?
(Светофорга күрсәтә, тирәли карап йөри.)
Кызыл, сары, яшел утлар
Бер – бер артлы яналар.
Әллә инде алар безгә
Нәрсәдер аңлаталар.
Төлке:
Әй, ул монда тик тора.
Бер сүзе дә бит чыкмый.
(Светофорны тыңлап карый.)
Матур булганга тора,
Әйдә, киттек без моннан.
(Күңелле матур көй астында Төлке белән Әтәч урамда туп уйныйлар.)
(Аю килеп чыга.)
Аю:
Әй, балалар, бу ни бу?
Монда бик тә куркыныч.
Һич ярамый уйнарга
Машиналар чатында.
Алыгыз тубыгызны,
Китегез тыныч җиргә
Юл кагыйдәләрен үтәгез
Үкенмәссез сез һич тә!
Әллә сез белмисезме,
Юллар да бик хәвефле.
Шаярмагыз, бар китегез,
Булмас бер дә күңелле.
Әтәч:
Аю абзый, әрләмә,
Сезнең сүзне тыңларбыз.
Башка беркайчан да без
Юлларда уйнамабыз.
(Аю чыгып китә.)
Төлке:
Ә миңа бик тә күңелсез,
Әйдә бераз йөгерик.
Куып җитәм мин сине,
Әйдә, әйдә, тиз инде.
(Музыка астында йөгерәләр, әбәкле уйныйлар. Машина чыга, тавыш бирә. Әтәч белән Төлке куркуга төшәләр. Әтәч машина астына эләгә.)
Әтәч:
Ой, үләм мин, үләм,
Песи дустымны көтәм.
Килче тизрәк, кил инде,
Дустыңа булыш инде.
Ник тыңламадым икән?
Ник кенә чыктым икән?
Бәлагә бит тарыдым,
Төлкегә ник ышандым?
(Песи йөгереп килеп җитә.)
Песи:
Ә мин сиңа ни әйттем?!
Син Төлкегә ышандың!
Мине син тыңламадың?
Менә бәлагә тарыдың!
Я, ярар, син елама,
Үз башыңа сикердең!
Минем сүзгә төкердең!!!
Әтәч:
Юл кагыйдәләрен, дустым,
Мин һич тә белмим икән.
Миңа инде аларны
Кем генә өйрәтер икән?
Песи:
Ярар, алай борчылма,
Ярдәм итәрмен сиңа.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Өйрәнербез без бергә.
(Әтәч дустын юата. Төлкегә әйтә.)
Ә син төлке, күземнән,
Югал, янә күренмә!
Төлке:
Гаепле мин, гаепле,
Әмма кумагыз мине.
Өйрәнергә мин телим,
Кагыйдәләрне белим.
Ялгышымны таныдым,
Үзгәрергә бик телим.
Песи:
Алай булгач, тыңлагыз!
Юлларның бар хуҗасы
Ул булыр – светофор. ( Светофорга күрсәтә.)
Аның төсләре сезгә
Һәр нәрсәне кисәтә.
Кызыл төс әгәр янса –
Хәрәкәт димәк тәмам.
Ә сары төс – кисәтә,
Әзер бул дип күрсәтә.
Яшел янса – юл ачык,
Ашыкмыйча гына чык.
Барысы бергә:
Һәркайсыбыз беләбез,
Бәлаләр булмас өчен
Кагыйдә үтәү кирәк!
Аларны белү кирәк!
Сөйләүче: Балалар, бу әкиятне беркайчан да онытмагыз. Юл кагыйдәләрен саклап юлларда хәвепсез генә йөрегез.
Әти белән әниеңне
Кайгылардан сакла син!
“Юл фәне әлифба”сының
Һәр билгесен ятла син.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Онытма син кич – иртә.
Әти – әниең синең
Сау кайтуыңны көтә!
Тәмам.
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Яңа Савин районы
“93 нче гомумүстерешле балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
САБИРОВА ГӨЛҮСӘ МИНСУР КЫЗЫ
Комментарии: |