Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әниләр бәйрәме”

мамаКечкенәләр төркеме

 

Зал матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән. Матур көй яңгырый, кереп, тезелеп басалар.

-Балалар, карагыз әле бирегә, монда нинди матурлык, кояш елмая, кошлар сайрый, чәчәкләрдән хуш ис килә, ни өчен икән?

Т-че. -Бүген нинди көн икән?

Б-лар. -Әниләр көне.

Т-че. -Дөрес, балалар, бүген без бу залга, Әниләребезне котларга җыелдык.

-Безнең өчен иң кадерле кешеләребез – ул безнең Әниләребез.

-Кадерле әниләр! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез.

 

1. Яратам мин әниемне

Ул да мине ярата

Матур карашлары б-н

Безне үзенә тарта.

 

2.Һәр кешегә әни кирәк

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк

Якты аяз көн кирәк.

 

Җыр “Әни белән барабыз”

Тәрбияче. – Әйе, балалар, әниләргә без кирәк. Әниләребез безнең өчен иң кадерле, иң якын кешебез. Алар безгә яхшы булсын өчен бөтен авырлыкларга да түзәләр, ә менә сез әниләрегезгә ярдәм итәсезме соң һәм ничек итеп?

 

3. Бик зур үстем инде мин

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

 

4. Әниемнең эше күп,

Бәйли ул миңа оек

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

 

5.Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга.

 

Т-че.-Менә безнең балалар нинди үскәннәр, әниләренә ничек булышалар икән, рәхмәт сезгә, балалар.

-Ә хәзер безнең балалар үзләренең биюләрен бүләк итәрләр.

 

Татар халык биюе “Әпипә”

 

(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә “Кик-ри-күк!”)

Тәрбияче. –Нинди тавыш бу, балалар?

Балалалар. –Әтәч.

 

(Көй уйнала, әтәч керә)

Әтәч. –Кик-ри-күк, кик-ри-күк.

Иртән бик иртә торам

Канат кагып кычкырам

Кик-ри-күк, кик-ри-күк.

-Нинди матур балалар җыелганнар монда. Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар, бу нинди бәйрәм сездә?

Балалар. –Бездә бәйрәм – Әниләр көне.

Әтәч. –Әйдәгез алайса, бер биеп алыйк, мин сезгә биер өчен матур көй бүләк итәм. (Көй уйнала башлый, әтәч кәрҗиннән чеби битлекләре алып, балаларга өләшә, балалар битлекләрне кияләр)

 

Бию “Чебиләр зарядкасы”

 

(Балалар биеп бетергәч бии-бии төлке керә):

-Көлтә-көлтә койрыгым,

Болгый-болгый барамын.

Кетәклеккә кереп мин,

Тавык-чебеш аламын.

-Ой, ой, мин кемнәрне күрәмен. Тәмлекәйләр! Ашарга берәр нәрсә булмасмы дип йөри идем, менә кемнәрне очраттым.

(Әтәч б-н “чебиләр” бер урынга җыелалар)

Тәрбияче. –Балалар, кем килгән безгә кунакка?

(Төлке Әтәч белән “чебиләр”тирәсендә сырпаланып йөри)

-Исәнме, төлке, исәнме! Әле син безнең белән исәнләшмәдең дә түгелме соң? Нәрсә пышылдыйсың анда, аңлашылмый.

Төлке. –Исәнмесез, исәнмесез, балалар, апалар һәм абыйлар. (Чебиләр тирәсендә йөри) Тәмледер инде сез?

Тәрбияче. –Әллә син берәр яманлык эшләргә йөрисеңме? Алай ярамый бит, дус-тату булырга кирәк. Әйдә бергәләп уйнап алыйк, ичмасам.

 

Уен

“Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Төлкекәй”…(төлке хәрәкәтләр ясый, балалар кабатлый)

Т-че. –Сиңа ошадымы, төлке, ә хәзер балаларны тыңла, алар шигырь сөйләрләр, бүген бит бәйрәм көн – әниләр көне.

 

6. Әнием минем ягымлы

Көлеп тора күзләре

Авыр чакта ярдәм итә

Әниемнең сүзләре.

 

7. Дөньяда иң матуры,

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа яныннан

Бер дә килми китәсе.

 

8.Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

9.Кемнең әнисе иң матур?

Минем әни, әлбәттә,

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

 

10.Иң чибәр әни – минеке,

Толымнарын карачы

Кояш кебек нурлар сибә

Ягымлы күз карашы.

 

Җырла дисәләр җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез

Карап торыгыз, әниләр

Җырлый-җырлый биибез.

 

Җыр “Матур курчаклар”

 

11.“Әни” – диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

Әни сүзен таптарга

 

12.Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

13. Мама, мама, мамочка.

Я тебя люблю.

Я тебе веселую

Песенку спою.

 

Җыр “Я пеку, пеку, пеку”

 

Бергә: Көннәр һәрчак аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын.

Әниләр дә кояш кебек

Озын гомерле булсын.

 

(Балалар ясаган бүләкләрен әниләргә бирәләр)

 

Татарстан Республикасы

Cаба муниципаль районы

“Лесхоз “Ләйсән”балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАКИМОВА АЛЬБИНА РИФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий