Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Безнең кече тәрбияче»

vosp2Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль

 

Укыту өлкәсе: социаль-коммуникатив, физик, әдәби-эстетик үсеш.

Максатлар:

1. Кече тәрбияче эшенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү;

2. Балаларның сөйләмен, соскы, себерке, чүпрәк, алъяпкыч, яулык, савыт һ.б. шундый сүзләр ярдәмендә үстерү;

3. Тәрбияченең сөйләме аркылы балаларны предметлар белән эшләргә, уйнарга өйрәтү.

Җиһазлар: сюжетлы рәсем, соскы, себерке, чүпрәк, алъяпкыч, яулык, калак, аш савыты, аш чүмече, кәчтрүл.

 

Эш барышы.

Балалар ярымтүгәрәк булып утыралар. Уртада өстәл. Өстәлдә кече тәрбияче эшенә кирәк булган төрле предметлар: соскы, себерке, чүпрәк, алъяпкыч, яулык, калак, аш савыты, аш чүмече, кәчтрүл.

Т.: – Балалар, карагыз әле, бу өстәлдә нәрсәләр бар?

– Бу нәрсә? (Себерке.)

– Себерке нәрсә өчен кирәк? (Идән себерергә.)

– Бу нәрсә ? (Чүпрәк.)

– Чүпрәк нәрсә өчен кирәк? (Тузан сөртергә.)

– Бу нәрсә? (Аш савыты.)

– Аш савыты нәрсә өчен кирәк? (Аш салыр өчен.)

(Әлеге рәвештә һәр балага сорау бирелә.)

Т.: Балалар, әйдәгез бергәләп кече тәрбияче эшен башкарып карыйк әле. (Балалар әлеге предметлар белән кече тәрбияче эшләрен эшләп карыйлар: себерәләр, яулык һәм алъяпкыч ябып «аш» алып киләләр, савытларга аш бүләләр һ.б.)

Т.: Балалар, сезгә ашханәдән ашны кем алып килә?

Урамга чыкканда кем киенергә булыша? (Кече тәрбияче.)

(Балаларның җаваплары тыңланыла, авырыксынганда тәрбияче булыша.)

Т.: Балалар, әйдәгез бергәләп кече тәрбияче эшләгән эшләрне кабатлап карыйк. (Балалар әлеге предметлар аша кече тәрбияче эше белән танышалар: себерәләр, яулык һәм алъяпкыч киеп «аш» алып киләләр, савытларга бүләләр, чәй ясыйлар һ.б.)

Т.: Булдырдыгыз, балалар, әфәрин.

 

– Балалар, карагыз әле, бу рәсемдә нәрсәләр сүрәтләнгән, анда кемнәрне күрәсез?

– Мурат, бу кем? (Бу малай.)

– Малай нишли? (Малай чәй эчә.)

– Сәрия, бу кем? (Бу малай.)

– Малай нишли? (Малай ботка ашый.)

– Карина, бу кем? (Бу кече тәрбияче.)

– Ул нишли? (Ул савыт юа.)

(Шул рәвешле барлык балаларга да сорау бирелә.)

Т.: Булдырдыгыз, балалар. Буген күп уйнадыгыз, ардыгыз. Бергәләп ял итеп алыйк.

 

Ял минуты «Без уйнадык».

Без уйнадык, без уйнадык, (Бер урында сикерәләр.)

Без бит бүген бик ардык. (Кулларын селкиләр.)

Ә хәзер ял итәрбез, (Иеләләр.)

Аннан тагын уйнарбыз. (Басалар. Кул чәбәклиләр.)

 

Т.: Молодцы. Буген сезнең белән кем турында сөйләштек? (Кече тәрбияченең эше турында сөйләштек.) Әйдәгез бергәләп кече тәрбияче апабызга рәхмәт әйтеп килик.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“64 нче санлы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

КАШАПОВА ГӨЛИЯ РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий